Логотип Магариф уку
Цитата:

Алексеевскида яшәүче 14 яшьлек Иван Павлиновның батырлыгын онытмаслар

Алексеевск районының Зур Полянка авылында  ут ялмап алган йорттан өч энесен чыгарып, аларны үлемнән коткарган 14 яшьлек Иван Павлиновның батырлыгы  турындагы хәбәр Казанга да, Мәскәүгә дә ба...

Алексеевск районының Зур Полянка авылында  ут ялмап алган йорттан өч энесен чыгарып, аларны үлемнән коткарган 14 яшьлек Иван Павлиновның батырлыгы  турындагы хәбәр Казанга да, Мәскәүгә дә барып иреште. ТР Президенты аны чын герой дип атады. Иван «Бердәм Россия Яшь Гвардия»  оешмасының «Яшь герой», Бөтенроссия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең «Яшь армияче батырлыгы» медальләре белән бүләкләнде, исеме «Кайнар йөрәк» мактау китабына кертелде.
Батырлык  ул планлаштырып эшләнми. Мондый адымга адәм баласы      кемнәрнедер бәладән коткару хакына аңлы рәвештә үз гомерен куркыныч астына куеп бара. Татарстанның Алексеевск районы Зур Полянка урта мәктәбенең 9 нчы сыйныфында белем алучы   Иван Павлинов та, хәлнең котылгысыз булуын аңлап, мизгел эчендә шундый батырлык кыла.

2020 елның 19 ноябрь иртәсе була ул. 14 яшьлек Ваня  янгын турында хәбәр итү җайланмасы тавышына уянып китә. (Мондый җайланмаларны республика программасы кысаларында күп балалы гаиләләргә бушлай урнаштырган булалар.) Иван – йортта иң олысы. Күзен ачып җибәрсә, бөтен өйгә төтен таралган. Чатнап өй бүрәнәләре янганы, түбә шиферының шартлап атылганы  ишетелә. Чыгу юлын ут томалап алган, ишегалдына караган тәрәзәләр дә ялкын эчендә, ул һаман елан кебек түргә үрмәли, тагын 3–4 минут соңласа, йорттан чыга алмыйча янып үләчәк. Тукта, аның бит баш очындагы ятакта  10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек  ике игезәк туганы йоклап ята. Аларны   тиз генә уятып, тәрәзә янына алып килә. Аягы белән тәрәзә өлгесен тибеп төшергәндә, табанын пыяла яруын да сизми ул. Ашыга-ашыга, энеләрен утлы тәрәзәдән чыгара.  Әниләре Анна эштә төнге кизүдә була.
Өйләреннән ул иң соңгы булып чыга. Йорт нигезенә хәтле янып бетә. Бәхеткә, барысы да исән кала. Малайның аягы да, йорт янып бетеп, бөтен тирә-як тынып калгач кына, үзәкләргә үтеп сызлый башлый. Яраны тегәргә туры килә.
– Янгын вакытында  мин нәрсә эшләгәнемне дә белмәдем, интуиция буенча эш иттем. Уемда бары тик туганнарым гына иде, – дип сөйли ул соңыннан йорт урынына җыелышкан авылдашларына. – Әлбәттә, мәктәптәге хезмәт дәресләрендә безгә мондый гадәттән тыш хәл килеп чыкканда нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлаталар иде. Әмма анысы – дәрес, монысы – чынбарлык. Яныңда ярдәм кулы сузарга  укытучың да, дусларың да юк. Мондый чакта бар да автомат рәвештә эшләнә икән.  Күңелдә бер генә теләк, ул да булса, энекәшләрне янган өйдән ничек тә тере килеш чыгару.

– Дөресен әйткәндә,  улымнан мондый  кыюлыкны, тәвәккәллекне көтмәгән идем, – ди үсмернең әнисе Анна. –
 Безнең өйдә моңа хәтле гадәттән тыш хәлдә үзеңне ничек тотарга, нәрсә эшләргә кирәклеге турында бер дә сөйләшкәнебез булмады. Бик зур батырлык дип саныйм мин моны.  Югалып калмаган, нәрсә эшләргә кирәклеген белгән. Урамга чыгып, ярдәм сорап, вакытны уздырмаган. Бердәнбер дөрес гамәлне кылган.
Шул иртәдә үк Иван Павлинов һәм аның әлеге батырлыгы турындагы хәбәр  бөтен республикага тарала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз Инстаграмына Алексеевск егете турында пост урнаштыра һәм  үзенең язмасында Иванны чын герой дип атый. 
Район башлыгы Сергей Демидов якташы Иван Павлинов белән   очрашу вакытында кылган батырлыгы өчен аның кулын кысып: «Синең яшьтә шундый гамәл кылу – чын батырлык. Кыю булуың өчен рәхмәт сиңа!» – ди.
Әмма Иван үзен һич кенә дә батыр дими. «Мин бит янган йортка тыштан бәреп кермәдем. Шуның эчендә идем. Үз туганнарымны коткардым гына. Бу нинди батырлык булсын.  Мондый хәлдә һәркем шулай эшләргә тиеш», – ди.
Очрашу вакытында яшүсмер башлыкка программа төзүче булырга хыяллануын, үзенең компьютеры янгында эштән чыгуын белдерә. Сергей Демидов аны замананың иң популяр һөнәрләреннән берсен үзләштерергә омтылуын хуплый һәм егеткә көчле процессорлы ноутбук бүләк итә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе хезмәткәрләре исә, Зур Полянка мәктәбенә килеп, линейкада, егеткә тизйөрешле велосипед бүләк итеп китәләр. Егет «Безнең заман геройлары»н бүләкләү тантанасында да игътибар үзәгендә була.
–Төрле тантаналарга еш чакырылып торса да, укуы аксамый, – ди аның турында мәктәп директоры Любовь Павлова. – Хәзер Ваняга алга таба зур максатлар куярга һәм шуларга ирешү юлына басарга кирәк.
Иван бүген әнисе һәм өч энесе белән район җитәкчелеге булышлыгында алынган, бөтен шартлар тудырылган ике бүлмәле фатирда яши. Район предприятиеләре һәм оешмалары  шулай ук йорт кирәк-яраклары белән җиһазларга ярдәм иткән. Иван хәзер чаңгы секциясенә йөри, район буенча оештырылган ярышларда призлы урыннар яулый. Аның барлык дуслары да – спортчылар.  Киләчәктә туган җирләрен данга күмү өчен үзләре салган юлдан  чемпион булырга әзерләнәләр.
Ирек НИГЪМӘТИ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ