Логотип Магариф уку
Цитата:

Алиш эзләреннән...

22 нче февраль көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Алиш эзләреннән” Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференция эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының телләр буенча идарә б...

22 нче февраль көнне Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Алиш эзләреннән” Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе узды. Конференция эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының телләр буенча идарә башлыгы Илгиз Халиков, ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Рәсимә Шәмсетдинова, педагогика фәннәре докторы, академик, Әнвәр Хуҗиәхмәтов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова, балалар язучысы, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Йолдыз Шәрәпова, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон, балалар шагыйре Рафис Корбан, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех катнашты. Чарада укучылар һәм укытучылар 5 юнәлеш буенча эзләнү һәм ижат эшләрен тәкъдим иттеләр. Шунысы куанычлы, балалар Алиш премиясе лауреатлары: Р.Корбан, Л.Шәех, Г.Гыйлманов, Й.Шәрәпова, Н.Сәйяр иҗаты буенча да чыгышлар ясадылар. Ачылу тантанасында Р.Миңнуллин, Р. Арсланова шигырьләре яңгырады. Конференция герой шагыйребез Абдулла Алишның истәлеген яңарту һәм укучыларда патриотлык хисе тәрбияләүдә үрнәк эш булып тора.

Айсылу Имамиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ