Логотип Магариф уку
Цитата:

Алия Нургалиева:«Бәйгедә үземнең көчле якларымны күрдем»

«Авыл укытучысы - 2020» бәйгесендә өченче урынны яулаган Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Алия Нургалиевадан конкурста ничек жиңүгә ирешүе турында сораштык. Мәртәбәле конкурс яшь...

«Авыл укытучысы - 2020» бәйгесендә өченче урынны яулаган Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Алия Нургалиевадан конкурста ничек жиңүгә ирешүе турында сораштык. Мәртәбәле конкурс яшь укытучыга нәрсә белән истә калган?

Алия Ильсуровна, конкурска нинди эш тәкъдим иттегез?
«Авыл укытучысы - 2020» бәйгесенең беренче этабында «ТАССР оешуының 100 еллыгын каршылап: мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр» темасына язма җибәрергә кирәк иде. Мин озак уйламадым.  Социалистик Хезмәт Герое, «Урак һәм чүкеч» алтын медале, Ленин ордены иясе Стелла Зәкиевна Габдрахманова турында эссе тәкъдим иттем. Стелла Зәкиевна – безнең авылдашыбыз, мәктәптә уздырылган бик күп чараларда мәртәбәле кунагыбыз. Очрашулар вакытында без аның һәр сүзен, һәр киңәшен тыңлыйбыз. Миңа әйткән үгет-нәсыйхәте: «Балаларны ярат! Калганы булыр». Чыннан да, әгәр үз һөнәреңне, балаларны яратасың икән, эшләүләре дә җиңел. Аның киңәшләренә колак салып, аннан үрнәк алып, укытучы һөнәренең абруйлы икәненә инанып эшлисем килә.
Катнашу идеясе ничек туды?
Мәктәптә мин бары тик икенче елымны гына эшлим. Катнашырга җөрьәт иткәндә ни бары бер генә ел эшли идем әле.Үземне сынап карыйсым килде. Мәктәбебездә төрле конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны яулаучы укытучылар күп. Минем дә аларга тиңләшәсем килде. Бәйге турында Мәгариф журналын укып белдем. «Ятып калганчы, атып калыйм әле» дидем дә, язмамны җибәрергә булдым. Әллә ничә йөз эшләр арасыннан мине күреп алып, алдагы этапларда катнашырга мөмкинлек биргәннәре өчен җюри әгъзаларына чиксез рәхмәтлемен. Зур тәҗрибәле укытучылар белән беррәттән көч алышып, үзем өчен бик күп яңалык, алдагы һөнәремдә куллана алырлык белем алуыма бик шатмын.
Өченче урын белән канәгатьме?
Беренче унлыкка керү минем өчен зур казаныш иде. Ә инде беренче өчлеккә кергәнемне белгәч, үз күзләремә, үз колакларыма ышанырга курыктым. Әлбәттә, мин канәгать. Мин мәктәптә ни бары бер ел гына эшләүче гади авыл кызы. Шундый абруйлы бәйгедә призлы урын алу – минем өчен зур горурлык.
Беренче урын алу өчен ни җитмәде дип саныйсыз?
Тәҗрибә, проблемалы ситуацияләрдән дөрес чыга белү, стресска чыдам булу.Минем максат урын алу түгел, ә үз көчемне сынап карау иде. Үзем өчен күп үсеш нокталары билгеләдем, үземнең көчле якларымны күрдем, кызыклы кешеләр белән таныштым. Алда мине күп бәйгеләр көтәдер, мөгаен. Ә инде «Авыл укытучысы» бәйгесе минем педагогик эшчәнлектә иң беренче буларак йөрәгемә кереп калачак. 
Быел катнашырга теләгегез бармы?
Быел катнашучыларны читтән генә күзәтергә ният кылдым. Аларның һәр этаптагы эшләрен, нәтиҗәләрен күзәтү минем өчен кызыклы. Ә инде берникадәр тәҗрибә туплагач, әлбәттә, мин тагын катнашырга теләр идем.
Исегезгә төшерәбез, гаризалар һәм эшләр 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә.
Бәйгенең дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Быел җиңүчеләрне тәбрикләү Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узачак. Конкурсның йомгаклау этабын югары дәрәҗәдә зурлап үткәрү каралган. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның да катнашуы көтелә.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ