Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг үткәрә

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг үткәрәчәк. Сайлап алу турында 9–15 яшьлек татар телен белгән һәм җырлый белгән укучылар катнаша ала. Алар арасыннан жюри «Чулпан» мәдәният үзәгендә у...

«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг үткәрәчәк. Сайлап алу турында 9–15 яшьлек татар телен белгән һәм җырлый белгән укучылар катнаша ала. Алар арасыннан жюри «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан студиядә бушлай шөгыльләнәчәк 10 егетне сайлап алачак, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегенең матбугат хезмәте.
Кастингта укучылар җыр яки бию башкарырга, шигырь укырга тиеш булачак. Шулай ук жюри әгъзаларыннан өстәмә биремнәргә әзер булырга кирәк. Талантларны ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр актёры Алмаз Сабирҗанов, җырчы Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләячәк.
Кастингта катнашу өчен гаризалар teatrstudio_kzn@mail.ru электрон почтасына кабул ителә, исем-фамилияне, әтисенең исемен, баланың яшен, элемтә өчен ата-аналарның телефонын күрсәтергә кирәк. Сораулар буенча +7(927)032-22-85 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кастинг 26  мартта 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр узачак.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ