Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәдә театраль фестиваль үтте

Әтнәдә Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль үтте. Быел беренче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры оештырган  фестивальдә Әтнә районының барлык урта һәм төп бе...

Әтнәдә Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль үтте. Быел беренче тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры оештырган  фестивальдә Әтнә районының барлык урта һәм төп белем бирү мәктәпләре катнашты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Әтнә татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рамил Фазлыев, Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин, мәгариф һәм үзешчән сәхнә ветераны Илсөя Габидуллина, “Әтнә таңы” газетасы баш мөхәррире Гөлнар Мөхәммәтҗанова, Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Финә Сафиуллина, Әтнә татар дәүләт драма театрының тамашачылар белән эшләү буенча директор урынбасары, постановка бүлеге мөдире Рәмис Галиевтән торган жюри 15 февральдән алып 1 мартка кадәр аралыкта төрле жанрдагы 12 спектакль карады.

Фестивальдә беренче сыйныфтан башлап  унберенче сыйныфта укучыларга кадәр  112 бала катнашты. Араларында сәнгатьтә тәүге адымнарын атлаучылар да, күп еллар район данын Татарстанда һәм аннан читтә танытучылар да бар. Сайлаган әсәрләрнең дә жанр төрлелеге  сокландыра: әкият-тамашалар, классик комедия, заманча мәктәп тормышын чагылдырган пьесалардан алып җитди драма әсәрләренә кадәр сәхнә күрде фестиваль кысаларында. Авторлар исемлеге исә татар театрының тарихын, чишмә башыннан алып, бүгенге көнгәчә чагылдыра: Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Шәриф Хөсәенов, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин, Рабит Батулла, Әмир Камалиев, Илгиз Зәйниев, Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Раилә Мөхсинова, дип хәбәр итә Әтнә театрының матбугат үзәге.

Фестивальдә чыгыш ясаган һәр мәктәп коллективы Катнашучы дипломы белән бүләкләнде, сәхнәгә чыккан һәр артистка истәлекле бүләкләр тапшырылды. Нигезләмә буенча, жюри тарафыннан иң югары бәяләнгән театр коллективы – Олы Әтнә урта мәктәбе тарафыннан Фатих Әмирхан повесте буенча сәхнәләштерелгән “Хәят” спектакле абсолют җиңүче дип танылды. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк, Җиңүче дипломы һәм фестивальнең Гран-при билгесе тапшырылды.

Әлеге билгене танылган тимер эшкәртү остасы, Кырлайда Габдулла Тукай музее әйләнәсендә урнаштырылган тимер сыннар авторы Ренат Вилдан улы Гыйбадуллин металлдан эшләгән. Ул пьедестал-колонна өстенә беркетелгән Әтнә районы гербындагы төп символ – ярым алтын башак, ярым каурый каләмнән гыйбарәт. Билгеле булганча, бу символ халкыбызның хезмәтне сәнгать белән үреп яшәвен, Казан артының йөзек кашы – Әтнәнең татар халкының мәгърифәте, сәнгате, шигъриятенең бишеге саналуы белән бергә, иң алдынгы авыл хуҗалыгы төбәге булуын чагылдыра. Антик колонна исә – театр сәнгате символы. Пьедесталның төбенә Әтнә халык театрының легендар режиссёры Гомәр ага Мәрдановның канатлы сүзләре уелган.

Фәния Лотфуллина


Рәмис Нәҗмиев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ