Логотип Магариф уку
Цитата:

Атналык йолдызнамә (28 июнь – 4 июль)

КучкарБу атнада дәрәҗәле яңа кешеләр белән еш аралашырга туры килер. Алар аркылы сез эшегезгә, тормышыгызга яхшы гына этәргеч бирердәй мәгълүматлар алып шәп кенә планнар белән яши башларсыз.Үгезбозау...

Кучкар
Бу атнада дәрәҗәле яңа кешеләр белән еш аралашырга туры килер. Алар аркылы сез эшегезгә, тормышыгызга яхшы гына этәргеч бирердәй мәгълүматлар алып шәп кенә планнар белән яши башларсыз.
Үгезбозау  
Эш урыныгызда үзегезнең тиң ярыгызны очратырга мөмкинсез. Дәвамлы, ышанычлы, җитди мөнәсәбәтләр көтәргә мөмкин сезне. Бу очрашу тормышыгызны уңай якка үзгәртәчәк.
Игезәкләр
Бу атна җиңел узачак. Матди күтәрелеш көтелә. Бер мәсьәләдә ярдәм һәм киңәш кирәк булу тирәгездәгеләрнең чын йөзен ачып салыр. Шуңа күрә үзегезгә генә таяныгыз.
Кысла
Әллә ни зур үзгәрешләр булмаячак. Моңарчы күңелегезгә бик ятмаган берәүнең чын кеше булуы, ә дустыгызның, киресенчә, мәкерлерәк уйлар белән янып йөрүе аңлашылыр. Бу көннәрдәге вакыйгалар үзегезне бераз уйланырга мәҗбүр итәчәк.
Арыслан
Тормышның бөтен өлкәләре өчен уңышлы чор. Матди күтәрелеш көтелә. Дөрес, атнаның беренче яртысында эштә кытыршылыклар булыр. Борчылмагыз, бу сезгә файдага гына.
Кыз  
Итагатьлерәк булырга тырышыгыз, сезнең ниндидер мәсьәлә күтәреп чыгуыңны башкалар үзенә кисәтү ясау дип аңларга мөмкин. Кешеләрнең фикерен үзгәртү өчен юкка көчегезне түкмәгез.
Үлчәү
Гаиләгездә искиткеч җылылык, рәхәтлек, муллык хөкем сөрер. Шулардан ләззәт алып кына яшәрсез! Тик кыйммәтле зур әйберләргә кызыкмагыз. Иң элек акча җыю ягын карагыз
Чаян
Көтелмәгән чыгымнарга әзер торыгыз. Озакламый язмышыгыз тагын да күбрәк акча эшләү мөмкинлекләре бүләк итәчәк. Эштә бер мәсьәләгә карата үзгә фикерле кеше белән чәкәләшеп алудан гына сак булыгыз: абруегызга зыян салуыгыз бар.
Укчы Атна бергәләп ял итү, сәфәр чыгу өчен кулай. Тәҗрибәгез һәм абруегыз яңа проектларны тормышка ашырганда ярдәм итәр. Торак һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе булачак. Атнаның соңгы көннәре мәхәббәт өчен уңышлы.
Кәҗәмөгез Эштә җитәкчегез белән үзара аңлашылмаучанлык килеп чыгарга мөмкин. Бөтен уңышсызлыкларны сездән генә күрер шикелле ул. Югалып калмыйча, гаепнең бөтенләй башкага бәйле булуын аңлатыгыз. Сезгә фикере үзгәрер.
Сукояр Сез бу атнада, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен дә ачыкламыйча, үзегез генә мөһим карарлар кабул итәчәксез. Шуңа да тирә-юньдәгеләр белән конфликтка керү ихтималы бар. Иң яхшысы: бөтен нәрсәне яхшылап уйлау, башкалар белән фикерләрегезне уртаклашмау.
Балык Бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачаксыз. Артык актив булмагыз, ирешелгәннең кадерен белегез, хисләр белән артык мавыкмагыз дип кисәтә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ