Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучылар уңышы көч бирә

Методик темамның исеме – «Күпкырлы иҗади шәхес тәрбияләүдә татар теле һәм әдәбияты дәресләренең тоткан урыны».

Теманы өйрәнүгә куйган бурычларны гамәлгә ашыруда аеруча зур көч таләп итә торган мәсьәләләрнең берсе – рус телле балаларда татар теленә карата кызыксыну уяту, хөрмәт хисе тәрбияләү, татар халкының гореф-гадәтләре, рухи кыйммәтләре белән таныштыру. Моның өчен һәр дәрескә иҗади якын килеп, аеруча отышлы метод һәм алымнар сайларга тырышам.

Безнең гимназиядә милли төбәк компоненты программасын гамәлгә кую шактый уңышлы алып барыла. Р.Нигъмәтуллина һәм Ф.Фәизова авторлыгындагы «Татарча да яхшы бел» дәреслекләре нигезендә үткәрелгән дәресләр аеруча уңай нәтиҗә бирә. Әлеге дәреслек белән эшләү дәверендә мин УМКның бик күп уңай якларын таптым. Анда укытучыны да, укучыларны да кызыксындырган күнегүләр системасы тәкъдим ителгән. Мондый биремнәр балаларның иҗади сәләтен генә үстереп калмый, ә укучыларның сүз байлыгын арттырырга, аларда телдән сөйләм күнекмәләре тәрбияләргә дә ярдәм итә. Бу дәреслекләр балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Татар теле дәресләрендә без татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗаты белән танышабыз, татар һәм рус халкының бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен өйрәнәбез. Мәсәлән, «Милли ризыклар» темасын үткәндә, татар халкының милли ризыклары белән танышабыз, аларның рецептларын өйрәнәбез, кайбер милли ризыкларны укучылар өйләрендә пешереп тә киләләр. Дәрестә сөйләшү өчен укучыларны кызыксындырырлык темалар уйларга тырышам. Мәсәлән, «Казанымда — Универсиада», «Тукай әкиятләре», «Театр сәнгате», «Татар яшьләре», «Начар гадәтләр», «Татар зыялылары»... Бу темаларга төрле проект эшләре башкарыла. Дәресләрдә иҗади эш төрләре куллану балаларда шулай ук телгә карата кызыксыну уята. Фотоконкурслар уздыруда, нәсел шәҗәрәсе төзүдә, проект эшләрен яклауда, Интернет челтәреннән өстәмә материал туплауда, китап күргәзмәләре оештыруда укучыларым — минем беренче ярдәмчеләрем. Әлеге бердәм хезмәттәшлек аларга мөстәкыйльлеккә өйрәнергә, кызыксынуларын арттырырга, фән өлкәсендәге яңалыклар белән танышырга ярдәм итә.

Дәрес темасын искә алып, татар теле дәресләрен үткәргәндә бер-берсен кабатламый торган метод һәм алымнар файдаланырга тырышам. Яңа материалны өйрәтү барышында укучының фикерләү-акыл эшчәнлеген тагын да тулырак эшкә җигәргә, проблемалы ситуацияләр тудырырга туры килә. Татар телен башка фәннәр белән бәйләп аңлатканда, укучыларым актив коммуникатив эшчәнлеккә омтыла. Һәрбер дәресем план нигезендә, логик эзлеклелектә бара. Өйрәнелә торган грамматик күренешләрне укучыларда уңай сыйфатлар тәрбияләүдә йогынты ясарлык итеп сайлыйм. Дәресләремдә педагогик технологияләрне, компьютер, мультимедиа чараларын нәтиҗәле кулланырга омтылам. Мәсәлән, контроль дәресләрдә компьютерда тестлар белән эшлим, укучыларым бик теләп проект эшләрен башкаралар һәм яклыйлар. Дәресләрдә төрле темаларга караган мультимедиа чараларын да кулланырга яратам. Укытуда яңа алымнар, яңа технологияләр файдалану укытучының белем дәрәҗәсен камилләштерү өчен этәргеч булды. Яңа технологияләр ярдәмендә туган телне өйрәнү укучыларны тагын да активлаштыра, мөстәкыйльлек тәрбияли.

Уен — коммуникатив технологиянең төп үзенчәлеге. Шуңа күрә дәресләремдә хәрәкәтле, сюжетлы, рольле, лексик-грамматик уеннар, төрле башваткычлар, таблицалар кулланырга тырышам. Белгәнебезчә, балаларның үзләштерү сәләте төрлечә. Шуңа күрә мин дәресләремдә дифференциаль алымны ешрак кулланырга яратам. Мондый алым укучыларга шәхес итеп карарга кирәклеген тагын бер тапкыр исбатлый. Коммуникатив технология — дәресләремдә кулланыла торган иң уңышлы технологияләрнең берсе. Коммуникатив технологиянең өстенлеге — укытуда сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар тудыру. Дәресләрдә компьютерны уңышлы кулланам. Бу — укучыларда максатка омтылучанлык, мәгълүмати технологияләр дөньясындагы яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Яңа материалны аңлату дәресләрен проект методына, үстерелешле белем бирү, блоклы-модулле системасына нигезләнеп оештыру белем бирүне югары дәрәҗәдә алып барырга ярдәм итә.

Безнең, укытучыларның бурычы белем бирү барышын оештыру гына түгел, ә укучының рухи һәм физик үсешенә дә булышу. Шуңа күрә дә мин бу бурычларны тормышка ашырганда, заман сулышын тоеп, белемемне өзлексез камилләштереп, укыту-тәрбия барышына иҗади якын килеп эшләргә тырышам.

Укучыларның уңышлары миңа яңа көч бирә. Әгәр туган җирен яратучы, татар теленә хөрмәт белән караучы иҗади шәхесләр тәрбияли алсам, минем өчен бу зур бәхет булыр иде. Ә моның өчен укучыны яратырга, үз эшеңнең остасы булырга кирәк. Бу — безнең уртак бурычыбыз. Без, укытучылар, һәрвакыт бу җаваплылыкны тоеп эшлибез, иҗат итәбез.

Зөлфия ГАБИТОВА, 125 нче гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ