Логотип Магариф уку
Цитата:

"Авыл укытучысы-2023" конкурсының иң яхшы тәрбиячеләре билгеле булды

Бүген Казан шәһәренең 379 нчы балалар бакчасы базасында ел саен үткәрелә торган «Авыл укытучысы-2023» конкурсы кысаларында иң яхшы авыл тәрбиячеләре игълан ителде. Быел конкурс 10 нчы тапкыр үткәрелә,...

Бүген Казан шәһәренең 379 нчы балалар бакчасы базасында ел саен үткәрелә торган «Авыл укытучысы-2023» конкурсы кысаларында иң яхшы авыл тәрбиячеләре игълан ителде.

Быел конкурс 10 нчы тапкыр үткәрелә, димәк, үзенә күрә матур бер юбилей елы да. Конкурс финалында республикабызның төрле районнарыннан 6 тәрбияче жюри алдында үз шөгыльләрен күрсәтте. Жюри катнашучыларның эшен түбәндәге критерийлар буенча бәяләде:
- тәрбиячеләрнең шөгыль максатларын дөрес куюы һәм ачуы;
- балаларны дәрескә җәлеп итү;
- дидактик материалларны һәм техник җиһазларны дөрес куллану;
- шөгыль эчтәлегенең темага, максат һәм бурычларга туры килүе;
- тәрбияченең педагогик культурасы: эрудиция, сөйләм культурасы, балалар белән үз-үзен тотышы;
- шөгыльнең төп идеясен кыскача һәм образлы итеп бәян итү һәм башкалар.

Тәрбиячеләрнең эшен ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Рүзилә Вагыйзь кызы, Казан шәһәре Вахитов районы 41 нче урта белем бирү мәктәбе тәрбиячесе Лотфуллина Айсылу Газинур кызы; Казан шәһәре Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы; "Мәгариф" журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы ; "Гаилә һәм мәктәп" журналының баш мөхәррир урынбасары Лотфуллина Фәния Альберт кызы бәяләде.


Озак кына фикер алышулардан соң жюри республиканың авыл җирлегендә яшәгән иң яхшы ике тәрбиячесен игълан итте. Бу исемгә Балтач районы Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Зәйнуллина һәм Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Хәмидуллина ия булды.

Бәйгенең соңгы турына үткән Актанышның 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәнилә Бакирова, шулай ук Актнашының  6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Закирҗанова, Балтачның 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Фәүзия Солтанова һәм Апас районы Зөя бистәсендәге балалар бакчасы тәрбиячесе Диләрә Гыймадиеваның да шөгыльләре югары бәяләнде.

Киләсе елларда үтәчәк конкурсларда алар арасында да җиңүчеләр булыр дип өметләнәбез һәм барлык катнашучыларга, аларның ярдәмчеләренә, методистларга, жюри әгъзаларына һәм тәрбиячеләрне үзләрендә кабул итеп алып, шушы матур бәйрәмне оешытырырга ярдәм итүче 379 балалар бакчасы коллективына һәм аның җитәкчесе Галләмшина Эльмира Фоат кызына рәхмәтләребезне җиткерәбез.


 Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ