Логотип Магариф уку
Цитата:

Ажиотажны кемнәр тудыра?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләренең телевизор аша: “Товарларга ажиотажны халык үзе тудыра,” – дигән чыгышларыннан соң, үзебезнең янәшәдәге кибетләрдә йөрисе килеп китте. “Б...

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләренең телевизор аша: “Товарларга ажиотажны халык үзе тудыра,” – дигән чыгышларыннан соң, үзебезнең янәшәдәге кибетләрдә йөрисе килеп китте. “Берәр ажиотаж күреп булмас микән?”- дип уйларга өлгермәдем, кибетләрдә тоз беткәнен ишеттем. Һич кенә ышанасы килми бит 1 апрель ялганына. Әмма Әмирхан урамындагы “Бәхетле” кебетендә дә, “Пятёрочка”да да күренмәде бу тоз. Аптырагач, юлның теге ягындагы “Магнит”ка кердем. Бәхеткә, дигәндәй, анда тоз бар иде, шунда ук “9 сум тора,”- дип хакы да язылган. Әмма тоз кабы янында күңелгә шом салып: “Бер кулга 3 пачка бирелә,” – дигән язу да бар иде. Бу ажиотаж тудыруның иң сыналган, иң шомарган алымы була түгелме соң инде, җәмәгать? Миңа аның бер кабы да кирәкми, өйдә тоз җитәрлек, шулай да хатынга шылтыраттым. Ә кем белә хәзерге тозның сыйфатын? Бәлки аларның куллану срогы беткәндер. “Казан буенча тоз күренми бит, ал инде,” – диде бу минем тоз хакындагы соравыма каршы. Сүзләреннән тоз кирәкмәгәнлеге сизелеп тора. Белдерүдә: “Бер кулга 3 кап,” – дип язылгач, кәгазьдә язылганча алдым да  кассага юнәлдем. Чиратым җиткәч, аптырашта калдырып, кассир хатын бер кап тозымны аяк астындагы тартмасына ыргытты да: минем тарафка илтифатсыз гына: “Бер кулга икәү генә бирелә,” –дигән сүзләрен ташлады. Аның бу кыланышы мине бөтенләй телсез калдырды. Тагын бер кат ажиотаж тууның тере шаһиты идем мин бу минутларда. Баш миен ирексезләп: “Илгә тозсызлык куркынычы яный, ахры,” – дигән хәтәр уй сызып узды. Нәфесем уянып, җилкә аша асып йөргән сумканы тутырып, тоз аласы килеп китте. Кассир хатынның сүзе бетмәгән иде әле. “Бер капның бәясе 18 сум,” – диде ул тозның пачкасына 9 сумнан хисап ясаячагымны алдан ук белеп. Сораулар артык иде, чөнки бу ажиотаж тууның көндәге  минутлары иде. Кибеттән чыгып, Ямашев проспектының теге ягына баккач, ярминкә уртасына туктаган КамАЗ машинасына ябырылган халыкның шикәр комы алып ду килгәнен күрдем. Анда да ажиотаж туып ята иде!

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: https://www.omsk.kp.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ