Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген галим Зөфәр Рәмиевка 83 яшь тулды

Әдәбиятчы галимебез Зөфәр Рәмиевкә шылтыраткан идем. Туган көне булып чыкты. 83 яшь тулган аңа бүген.Шунысы кызык: ул  туган көннәрен айлар белән дә исәпләп бара икән. «Дүрт айдан тууыма, иншалла...

Әдәбиятчы галимебез Зөфәр Рәмиевкә шылтыраткан идем. Туган көне булып чыкты. 83 яшь тулган аңа бүген.

Шунысы кызык: ул  туган көннәрен айлар белән дә исәпләп бара икән. «Дүрт айдан тууыма, иншалла, мең ай булачак. Билгеләп үтәргә җыенам», – дип шаккаттырды ул мине. Миңа бу хәл бик кызык тоелды. «Берәр шәп бүләк тапмый калмам. Мине дә чакырырсыз әле», – дип әйтеп куйдым. Их, мең ай тулуын улы янында, Истанбулда уздырмакчы икән аксакал. Анда баруы бик ансат түгел шул.
   Шулай да тәгаен көнен әйтегез инде, котламый калмабыз, дип сорадым. «Алла боерса, бу вакыйга 24 октябрьгә туры киләчәк. Әгәр исән булса, хатыным Резедә Ганиевага 25 октябрьдә 89 яшь тулыр иде. Хәер, ул мең аен тутырып китте», – дип сөйләде өлкән галим.
Олы яшьтә булса да бирешергә уйламый галим. Туган җире – Кама Тамагы районының Каратай (Уразлино) авылы турында язган китабын тагын да тулыландырып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, шул зур яуда катнашкан авылдашлары турындагы һәм башка мәгълүматларны да өстәп, яңартып нәшер итмәкче була Зөфәр абый.
Рәшит МИНҺAҖ

фото: realnoevremya.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ