Бүген – Бөтендөнья йорт хайваннары көне

Чираттагы сыйныф сәгатен шушы көнгә багышлап уздырдык. Бу көн «кече дусларыбыз» алдында никадәр җаваплы булуыбыз хакында кисәтә. 1931елның 30 ноябрендә Италиядә узган Халыкара конгресста табигать дөньясын, тереклекне яклаучы активистлар йорт хайваннары көнен халыкара дата буларак билгеләү мәсьәләсен күтәрә.

Авыл балаларында йорт хайваннарына мәхәббәт тәрбиялисе юк кебек. Бу ярату гаиләдә тәрбияләнә. Алар песиен дә, этен дә, башкасын да ярата. Бозау, бәрәннәрне яратып кына калмый, аларны ашатып, эчертеп, асларын чистартып, хезмәт тәрбиясе дә ала. Сыйныф сәгате өчен яраткан йорт хайваннарыгыз белән фотога төшегез дигәч, төрледән-төрле фотолар җибәрде укучыларым. Дүрт аяклы дусларын яратулары йөзләренә чыккан. Йортларында эт, мәче тотучыларының үз тарихы бар. Кайбер хайваннар үзләре килеп кергән, кайберәүләрнең әти-әниләре баласы теләгенә каршы килә алмаган, хуҗасыз этне кертеп бәйләгәннәре, чит мәчене ияләндергәннәре дә бар. Ләкин «кече дусларыбыз»га булган мәхәббәт авылда үзеннән-үзе хәл ителгән, дип мактанып булмый әле. Кызганыч, йорт хайваннарына булган карашның кайберәүләрдә тиешле дәрәҗәдә булмавы борчу тудыра. Кешеләр еш кына төрле сәбәп белән “артык җан” булып күренгән йорт хайваннарын урамга куып чыгара. Сүз, әлбәттә, сарык, сыер малы турында бармый. Сүз авылларда да сукбай этләрнең артуы, чеби аулаучы кыргыйланган мәчеләрнең күбәюе турында. Балалар белән бу турыда да фикер алыштык. Мондый күңелсез күренешнең кеше җавапсызлыгы белән бәйле булуы ассызыкланды. Җинаятьләр Кодексының 245 нче маддәсендә хайваннарга мәрхәмәтсезлек, аларның сәламәтлегенә зыян китергән өчен штрафлар каралган. Хәтта кансыз кешенең 2 елга ирегеннән мәхрүм ителүе ихтимал.

Хайваннарны яратучы кеше гадәттә тәрбияле, миһербанлы була. Кече күңелле, табигатьне сөюче, акыллы балалар тәрбияли алсак иде.

Лидия КОНСТАНТИНОВА,
Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф җитәкчесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.