Логотип Магариф уку
Цитата:

“Балалар кешбэгы”ның файдасы

2021 елда Россиядә балаларның ял лагерьларына юллама өчен кешбэк программасы бик популяр булган һәм аңа ихтыяҗ да җәй дәвамында бетеп тормаган. Әйтик, татарстанлылар 36 мең юллама өчен 400 миллион сум...

2021 елда Россиядә балаларның ял лагерьларына юллама өчен кешбэк программасы бик популяр булган һәм аңа ихтыяҗ да җәй дәвамында бетеп тормаган. Әйтик, татарстанлылар 36 мең юллама өчен 400 миллион сумга якын акчасын кире кайтарган. Программа быел да гамәлгә ашырылуын дәвам итә. Татарстан яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков әйтүенчә, быел ял лагерьларына кешбэк системасы тагын да киңәйтелгән. Юллама хакының 50 процентын стационар лагерьлар өчен генә түгел, палаталы лагерьлар өчен дә алырга мөмкин булачак.
Әлеге программа 31 марттан эшли башлаган. Ата-аналар тарафыннан бүген 5900 дән артык юллама сатылган һәм аларга кешбэк алынган. Шуның нәтиҗәсендә, программа үзенең кирәклеген таныткан, юлламалар берничә сәгать эчендә сатылып беткән.
Садыйков әйтүенчә, әгәр юллама 16 мең сум тора икән, ата-аналар биш көн эчендә мөрәҗәгать итсә, аның 8 меңе кире кайтарыла. “Әлеге программа турында без бик күп уңай бәяләмәләр алабыз,” – диде министрның беренче урынбасары.
Быел Татарстаннан 5 меңнән артык бала Кара диңгез яр буйларына – Кырым республикасына һәм Краснодардагы җәйге лагерьларга ял итәргә китәчәк. Республиканың савыктыру лагерьларында 182 мең бала ял итәчәк. Кайбер сәламәтләндерү лагерьлары үз эшен 1 майдан башлаячак һәм алар 30 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Ринат әфәнде юлламаны 50 % кешбэк белән сатып алу өчен әти-әниләргә “Мир” картасын булдырырга кирәклеген искәртте.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: https://minobr74.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ