Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар өчен драматургия конкурсы игълан ителде

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 2023 елның 17 февраленнән балалар һәм үсмерләр арасында республика күләмендә драматургия конкурсы игълан итә. Конкурста татар телендә язылган о...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры 2023 елның 17 февраленнән балалар һәм үсмерләр арасында республика күләмендә драматургия конкурсы игълан итә. Конкурста татар телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша.
Драматургия конкурсы Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында үтә. Конкурста 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
I урын – 30 мең сум, II урын – 20 мең сум, III урын – 10 мең сум. Жюри бәйгегә килгән эшләрдән чыгып, аерым номинацияләр дә билгели ала.
Конкурста катнашкан һәр балага театрның партнеры "ALGA" фирмасыннан бүләк сертификат тапшырылачак.
Конкурска җибәрелгән пьесаларга хокуклар авторларның үзләрендә кала.
Гаризалар (заявкалар) 2023 елның 17 февраленнән 17 июньгә кадәр кабул ителә. Лонг-бит 1 сентябрьгә кадәр формалаша. Шорт-бит 1 октябрьгә кадәр формалаша. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 17 ноябрьдә Яңа Кырлайда Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында узачак.
Текстларны электрон почта аша конкурсның электрон адресына (dramkonkurs-atnya@mail.ru) җибәрергә кирәк. Анкетага түбәндәге мәгълүматлар теркәлә: ФИО, туган көне һәм урыны; уку йорты; тору урыны (индекс, адрес), телефон (үзенеке булмаган очракта, укытучысы яки әти-әнисенеке), электрон адрес, пьесаның исеме.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматларны 89274033969 телефоны буенча алырга мөмкин.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ