Логотип Магариф уку
Цитата:

«Бәллүр каләм — 2021» җиңүчеләре билгеле булды

Бүген «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. «Казанские истории» газетас...

Бүген «Татмедиа» бинасы янында Татарстанда XXIV «Бәллүр каләм — 2021» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. «Казанские истории» газетасы баш мөхәррире, Дәүләт Советының элекке матбугат сәркәтибе Любовь Агеева гран-при иясе булды.



Любовь Агеевага төп бүләк — Lada Granta машинасы ачкычларын Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин тапшырды.


Lada Granta машиналарыннан ачкычлар Яшел Үзән районы «Яшел Үзән» газетасы, Кайбыч районының «Кайбыч таңнары» газетасы, Чүпрәле районының «Туган як» газетасы, Мамадыш районы «Мамадыш-информ» мәгълүмат үзәге редакцияләренә дә тапшырылды.


Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов конкурстагы эшләр турында: «Яңа ачышлар, талантлы кешеләр күп», — дип билгеләп үтте.


Чыганак: Татар-информ
Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ