Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстан Милли симфоник оркестры Татарстанга килә

7–11 апрельдә Башкортстан Милли симфоник оркестры Татарстанда гастроль туры белән чыгыш ясаячак. Музыкантлар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама тамашачысына дөнья классикасы шедеврларын, Башкортстан һәм Тата...

7–11 апрельдә Башкортстан Милли симфоник оркестры Татарстанда гастроль туры белән чыгыш ясаячак. Музыкантлар Казан, Чаллы һәм Түбән Кама тамашачысына дөнья классикасы шедеврларын, Башкортстан һәм Татарстан милли композитор мәктәпләре вәкилләренең әсәрләрен тәкъдим итәчәк, дип белдерде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Аның әйтүенчә, 2023 елда җәмәгатьчелек Сергей Рахманиновның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтә. Шунлыктан кайбер концертлар бөек рус композиторының истәлегенә багышлап оештырылачак. Әйтик, 10 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы сәхнәсендә Башкортстан Дәүләт оркестры Сергей Рахманиновның симфоник поэмалары һәм Австрия композиторы Антон Брукнерның шедеврларыннан торган программа тәкъдим итәчәк.
Дөньякүләм шедеврлардан тыш, гастроль туры кысаларында Башкортстан һәм Татарстан халыкларының милли мотивлары да яңгыраячак. Әйтик, 11 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары Башкортстан һәм Татарстан милли композитор мәктәпләренә нигез салучыларның гына түгел, ә бүгенге көн авторларының да әсәрләрен ишетә алачак. Алар арасында Хөсәен Әхмәтов, Илһам Байтирәк, Ильяс Камал, Лидия Ризванова һ.б. композиторлар бар.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ