Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда авыл укытучылары 690 мең сум күләмендә 100 грант алган

Башкортстан авылларында эшләүче 100 талантлы һәм актив яшь укытучы республика башлыгы грантларын алган. Грант күләме 690 мең сум . 2022 елда грантлар санын ике тапкыр арттыру планлаштырыла. Бу хакта с...

Башкортстан авылларында эшләүче 100 талантлы һәм актив яшь укытучы республика башлыгы грантларын алган. Грант күләме 690 мең сум . 2022 елда грантлар санын ике тапкыр арттыру планлаштырыла. Бу хакта сертификатларны тапшыру тантанасында төбәк башлыгы Радий Хәбиров белдерде, дип хәбәр итә «Российская газета».
Башлык фикеренчә, республика хакимиятенең яшь авыл укытучыларына төбәк грантларына акча бүлеп бирүе Башкорстанның ерак районнарында эшләүче педагоглар өчен ярдәм һәм кызыксындыру чарасы булып тора.
Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгында әйтүләренчә, төбәк грантының төп максаты - республикада талантлы укытучыларны саклап калу. Грант алган укытучы 10 ел дәвамында авыл мәктәбендә эшләргә бурычлы булачак. Бу вакыт, декрет ялы яки армиядә хезмәт итү чорына туры килсә, автомат рәвештә озайтыла.
Ә килешүне вакытыннан алда өзгән очракта укытучыга акчаны кире кайтарып бирергә туры киләчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: pixabay

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ