Логотип Магариф уку
Цитата:

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча түгәрәк өстәл узды

Бүген “Мәгариф” журналы редакциясе Бердәм дәүләт имтиханнары буенча түгәрәк өстәл уздырды. Биредә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән ми...

Бүген “Мәгариф” журналы редакциясе Бердәм дәүләт имтиханнары буенча түгәрәк өстәл уздырды. Биредә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гәптрәис улы, Белем сыйфатын мониторинглау республика үзәге директоры Юнысов Булат Марсель улы, Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты профессоры, физика-математика фәннәре докторы, ТР ФАның мөхбир әгъзасы Тимеркәев Борис Ахун улы, КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Гайсин Илгизәр Тимергали улы, Казандагы 41нче мәктәп директоры, БДИның рус теле буенча комиссия рәисе Корбанова Лилия Илдар кызы, Арча районы Шушмабаш мәктәбе директоры урынбасары, биология һәм химия укытучысы Сәмигуллина Чулпан Миңнулла кызы катнашты.

Инде мәктәпкә килгәненә күпме еллар узса да, бу теманың һаман да телдән төшкәне юк. Бүген без янәдән бер кат бу өлкәгә караган мәсьәләләр хакында фикер алыштык,  менә берничә ел инде укытучыларны да, ата-аналар һәм укучыларның үзләренә дә тынгылык бирмәүче проблемаларны ачыклап аларны чишү юлларын эзләдек.

Түгәрәк өстәлдә күтәрелгән мәсьәләләр турында журналыбызның киләсе санында укый алырсыз.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ