Логотип Магариф уку
Цитата:

Без бердәм булганда көчле

Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек җепләрен ныгытуның бик матур ысулын беләләр. «Халыклар дуслыгы» фестивале быел гимназиядә җиденче  тапкыр үткәрелде....

Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә милләтләр арасындагы дуслык, бердәмлек җепләрен ныгытуның бик матур ысулын беләләр. «Халыклар дуслыгы» фестивале быел гимназиядә җиденче  тапкыр үткәрелде. Фестивальгә   әзерләнгәндә һәр сыйныф теге яки бу милләтнең  гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли ризыкларын – барысын  да исәпкә алган иде. Фестиваль дәвамында  төрле халыкларның җыр-моңнары, дәртле биюләре берсе артыннан икенчесе  алыштырып кына торды.
                                                                               
– «Без илебезнең тарихи үткәнен, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын онытмаска һәм   Татарстаныбызда төрле милләт вәкилләре  белән бергә тынычлыкта дус-тату яшәргә тиеш!» фестивальнең  башыннан ахырына кадәр  кызыл җеп булып барган бу сүзләр һәрвакыттагыча актуаль булып кала, – диләр чараны оештыручылар.
 
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ