Логотип Магариф уку
Цитата:

Без Болгарны күрдек

Минем улым Гадел укый торган Урта Кирмән урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы күңелле тормыш белән яши. Әле генә уку елы тәмамлану уңаеннан табигатькә походка чыкканнар иде. Көннәрдән бер көнне улым сыйныф җ...

Минем улым Гадел укый торган Урта Кирмән урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы күңелле тормыш белән яши. Әле генә уку елы тәмамлану уңаеннан табигатькә походка чыкканнар иде. Көннәрдән бер көнне улым сыйныф җитәкчеләре Ринат абыйлары Хәйруллинның Болгар шәһәренә экскурсия оештырырга теләге барлыгын кайтып әйтте. Безнең рөхсәт кенә кирәк икән. Ничек рөхсәт итмисең инде, аларга ияреп, үзем дә чыгып киттем әле. Юллар шулкадәр яхшы, өч сәгать дигәндә барып та җиттек. Идел елгасының биек ярында урнашкан Болгар шәһәренең табигате дә бик матур икән. Иң башта тышкы яктан да, эчке яктан да күз явыңны алырлык Ак мәчеткә кердек. Белгән догаларыбызны укып, күңелләребез чистарынып киткәндәй булды.

Ә шәһәр эчендә экскурсиябезне Җәмигъ мәчетеннән башладык. Ринат Миңлегаян улы, һәр корылма турында кызыклы тарихлар сөйләп, безне моннан мең еллар элек булган вакыйгаларга кире кайтарды. Бу мәчетнең  ныгытма булып торуын да, Олы манараның ничек җимерелүен дә, Петр I, Екатерина II ләрнең монда булуларын да, ислам динен кабул итү тарихларын да аннан ишеттек. Кече манара янына килеп җиткәч, кыюрак егет-кызларыбыз баскычлар буйлап менеп тә киттеләр, манара очындагы уемнан чыгып, тирә-юньне күзәттеләр. Кара пулат турындагы риваять бигрәк тетрәндергеч булды.

Балаларыбыз өчен шунысы сөенечле: барлык музейлар да аларга бушка иде. Рекордлар китабына кертелгән Коръән китабын да, Болгар цивилизациясе музее экспонатларын да күреп булды. Борынгы бабаларыбызның никадәр белемле, алга киткән мәдәнияткә ия булганнарын үз күзләре белән күрде балалар. Болгар мунчаларында ул заманнарда ук  балчык торбалар буйлап кайнар су китерелүен белү үземә дә бик кызык тоелды.

Болгар җиренең яшел чирәменә утырып, юлга дигән ризыкларыбызны ашадык та кайтыр юлга кузгалдык. Балаларның да, үземнең дә әлеге экскурсиядән алган тәэсирләребез чиктән ашкан иде. Бу сәяхәттә күргәннәребез күңелләребездә озак сакланыр әле. Безнең балаларыбызга шушы чараны оештырган сыйныф җитәкчесенә, мәктәп администрациясенә ата-аналар, балалар исеменнән зур рәхмәт.

Рәмзия МИҢНЕКӘЕВА,


Мамадыш районы Арташ авылы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ