Логотип Магариф уку
Цитата:

«Безнең ишегалды тавышы» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы башкаланың барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак,...


Казанда «Безнең ишегалды тавышы. Безнең команда тавышы» халык караокесы конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Шәһәр халкы башкаланың барлык районнарында 19 мәйданчыкта чыгыш ясаячак, теләгән һәркем җыр башкара һәм финалга чыгу өчен көрәшә алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.




Сайлап алу турлары ишегалларында, скверларда һәм паркларда узачак. Шәһәр халкы, яше һәм әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, гаризаны онлайн я теркәлү өстәле янында урында биреп, үз сәләтләрен күрсәтә алачак.
Конкурсның һәр этабы ике сәгать дәвамында уза, тавыш бирү бәйге узган урында оештырыла – тамашачылар үзләренә ошаган конкурсантларның номерлары язылган бланкларны махсус тартмада калдыра алачак.
Конкурста җиңүчеләр 30 августта Казан һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүнең төп сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Голосдвора.рф сайтында сайлап алу турлары һәм катнашу кагыйдәләре белән танышырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ