Логотип Магариф уку
Цитата:

Бу уку елында татар теленнән нинди республикакүләм бәйгеләр көтелә?

Һәр бала үзенчә сәләтле, диләр. Тик аның нәрсәгә сәләте барлыгын вакытында күрә белеп, дәрес юнәлеш кенә бирә белергә кирәк. Моны балаларны олимпиадаларда, төрле иҗади конкурсларда катнаштырып ачыклар...

Һәр бала үзенчә сәләтле, диләр. Тик аның нәрсәгә сәләте барлыгын вакытында күрә белеп, дәрес юнәлеш кенә бирә белергә кирәк. Моны балаларны олимпиадаларда, төрле иҗади конкурсларда катнаштырып ачыкларга мөмкин. Бу җәһәттән, безнең «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары да искәрмә түгел. Бу көннәрдә бара торган «Әдәби карта», «Мәгариф» йолдызларын эзлибез», «Ислам динен беләсезме?», «Туган тел олимпиадасы» – шундыйлардан. Әле шулар өстенә Республика олимпиада үзәге дә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, 2018/2019 уку елында мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм I – VI сыйныф укучылары арасында татар телендә түбәндәге иҗади бәйгеләрне уздырырга карар кылды.


Сентябрь аенда балаларыбыз «Матур язу серләре» дигән республикакүләм бәйгедә үз сәләтләрен сынап карый алачак.


Декабрь аенда исә I – VI сыйныф укучылары арасында «Татарча хатасыз!» һәм татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау максатыннан «Әбиемнең сандыгы» дигән республика олимпиадалары үтәргә тиеш.


2019 елга чыккач та, укучыларыбыз өчен татар теленнән шактый гына иҗади бәйге-олимпиадалар уздыру күздә тотыла. Әйтик, февраль башында башлангыч сыйныф укучылары арасында үткәреләсе «Мин кулыма китап алам» дигән республика олимпиадасы да күпләрдә кызыксыну уятыр дип уйлыйм.


Март аенда исә I – VI сыйныф укучылары арасында татар теленнән «Эрудит» дигән республика олимпиадасы, ә май аенда «Әдәби манзара» исемле республикакүләм әдәби бәйге уздыру планга кертелгән.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ