Логотип Магариф уку
Цитата:

«Черек күл» дә концерт, экскурсия һәм кино күрсәтү

14 февральдә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар бәйрәм концертын, экскурсияне, шулай ук автокинотеатрда комедия карый алачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.18:30 сәгатьтә «Ч...

14 февральдә Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар бәйрәм концертын, экскурсияне, шулай ук автокинотеатрда комедия карый алачак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
18:30 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта Soldiers of Love төркеме чыгыш ясаячак. Килүчеләр өчен конкурслар һәм ярышлар планлаштырыла. Шулай ук тимераякны арендага алучылар өчен фотозона һәм бушлай җылы эчемлекләре булган почмак җиһазландырылачак.
Шул ук вакытта «Татар хатын-кызы дөньясы» проекты авторы Энҗе Дусаевадан «Татарча мәхәббәт» экскурсиясе старт ала. Җәяү йөрү «Черек күл» паркы тирәсендә булачак, чарада катнашырга теләүчеләр Мергасов йорты янында (Дзержинский ур., 18) җыелачак. Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлү кирәк.
«Казан» гаилә үзәге янындагы автокинотеатрда 19:00 сәгатьтә «Минем нәфрәтемнең 10 сәбәбе» романтик комедиясен күрсәтә башлаячаклар. Сессиягә сылтама буенча теркәлергә кирәк.

Фәния Лотфуллина


Фото: kzn.ru/meriya

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ