Логотип Магариф уку
Цитата:

«Черек күл» паркында җәйге йорт ачылды

Казанның «Черек күл» паркында җәйге йорт ачылды. Ул сезон ахырына кадәр 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.Җәйге йортның беренче катында каһвәхан...

Казанның «Черек күл» паркында җәйге йорт ачылды. Ул сезон ахырына кадәр 10:00 дән 22:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Җәйге йортның беренче катында каһвәханә, китап кибете, судно моделе прокаты пункты, мультибрендлы урам киемнәре кибете, чәчәк маркеты урнашкан. Шулай ук тиздән сувенирлар кибете ачылачак, анда Казан парклары атрибутикасы сатылачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 6  майда «Черек күл» паркында «Шәһәрлеләрнең яшел күршеләре. Шәһәрдә кеше һәм үсемлекләр арасындагы мөнәсәбәт» дигән темага лекция узачак. Агроном-эколог Александр Матюха тыңлаучыларның сорауларына җавап бирәчәк, шулай ук парк буйлап экскурсия үткәрәчәк. Әйткәнчә, лекция 14:00 сәгатьтә амфитеатрда башланачак, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ