Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын мөгаллимгә «йолдыз чире» кагылмас

2022 ел тиздән үзенең 110 еллык күркәм юбилеен каршылауга җыенучы «Мәгариф» журналы елъязмасына шактый үзенчәлекле вакыйгалары белән кереп калды. Шулар исәбендә мөгаллимнәр арасында популярлык казаныр...

2022 ел тиздән үзенең 110 еллык күркәм юбилеен каршылауга җыенучы «Мәгариф» журналы елъязмасына шактый үзенчәлекле вакыйгалары белән кереп калды. Шулар исәбендә мөгаллимнәр арасында популярлык казанырга өлгергән «Авыл укытучысы» конкурсы иң дәрәҗәлесе булгандыр, мөгаен. Бердән, конкурсның финал өлеше, моңарчы уздырылганнарыннан аермалы буларак, исеме җисеменә тәңгәл килердәй итеп, авыл җирлегендә – йөз елдан артык тарихы булган, данлыклы Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә үтте. Икенчедән, «Авыл укытучысы» конкурсының тугызъеллык тарихында тәүге тапкыр буларак, ир-егет мөгаллим абсолют җиңүче дип танылды. Конкурсыбызның I этабына дип юллаган «Укытучы һәм хәзерге чор» дигән эссесындагы уйланулы фикерләре белән үк жюридагыларны үзенә җәлеп иткән Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбе физика һәм информатика укытучысы Руслан Дамир улы НӘБИУЛЛИН ул, II этапта 9 нчы сыйныфта физика һәм информатикадан «Турысызыклы тигез тизләнешле хәрәкәт вакытында күчеш» дигән темага интеграль дәрес эшкәртмәсе белән катнашса, III этап өчен исә 8 нче сыйныфта физикадан «Җисемнең эчке энергиясен үзгәртү ысуллары» дигән темага әзерләнеп, Шәле мәктәбе укучылары катнашында жюри хөкеменә ачык дәрес тәкъдим итте. Беренче карашка, шактый катлаулы тема кебек, әмма Русланыбыз теманың асылын укучылар аңына җиткерү өчен балаларга смартфоннарын да эшкә җиктерде, молекулаларның хәрәкәт итү тизлеген арттыру яки киметүнең нинди ысуллары барлыгын яхшырак күзалласыннар өчен биш-алты тәҗрибә дә ясарга өлгерде.

Журналның узган елгы октябрь-ноябрь саннарында урын алган «400 еллык педагогик стаж», «Конкурстан – форумга» дигән язмаларны укып, конкурсыбызның абсолют герое хакында шактый гына кызыклы мәгълүмат табарга була. Түбәндә тәкъдим ителәсе әңгәмәбездә, анда язылганнарга артык тукталмыйча, гамьле гәп корырга булдык.
Президент туган авылда
– Мәктәбегез тарихы ни белән үзенчәлекле? Элекке укучыларыгыз арасында нинди күренекле шәхесләр бар? Мәктәбегез соңгы елларда район, республика күләмендә нинди уңышларга иреште? Мәктәбегезнең матди-техник базасын ныгыту юнәлешендә нинди чаралар күрелде?
– Минем күңелдә калганнарның берсе – Татарстан Президенты, тумышы белән авылдашыбыз булган Рөстәм Нургали улы Миңнехановның мәктәбебезгә информатика кабинеты бүләк итүе. Хәзерге вакытта барлык шул җайланмаларны укыту процессында кулланабыз.
Мәктәбебезнең элеккеге укучылары арасыннан медицина фәннәре докторы Камил Галиевне, физика-математика фәннәре докторы Әмир Сибгатуллин, Россия Федерациясенең атказанган урманчысы Рәшит Таҗетдинов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рашат Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты Сәкинә Миңханова, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Рузилә Сафина, Татарстанның атказанган механизаторы Үзбәк Мусин һәм тагын бик күп күренекле шәхесләрне санап китеп булыр иде. Мәктәбебез уңышларына, беренче нәүбәттә, үземнең «Авыл укытучысы – 2022» конкурсында җиңүемне дә кертер идем. Коллективтагы башка укытучылар да төрле конкурсларда, грантларда катнаша, җиңүләр яулый. Мәктәп бинасы 1996 елда сафка басканлыктан, аны тиешле дәрәҗәдә тоту өчен күп көч куярга кирәк. Соңгы биш ел эчендә мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту өчен байтак эшләр эшләнде. 2019 елда түбәсе алыштырылды, яңа пар казаннары куелды, 2020 елда заводта эшләнгән төтен юллыклары урнаштырылды. Иганәчеләр белән дә актив эш бара. Әйтик, 2021 елда мәктәбебезнең элекке укучысы Ринат Гатиятуллин ярдәме белән 135 мең сумга мәктәпкәчә төркем өчен уен мәйданчыгы җиһазланды. Быелның җәендә шул ук иганәчебез ярдәме белән мәктәбебезнең беренче катына 540 мең сумга керамик плитә алыштырылды. Нәтиҗәдә быел мәктәбебез яңа уку елына әзерлек буенча районда I урынга лаек дип табылды. 2025 елда буласы капиталь ремонт программасына кертелүе аның матди-техник базасы тагын да яңаруга китерер, дип уйлыйм.
– Соңгы елларда милли телләргә карата вазгыятьнең кай тарафка таба үзгәрүе һәркайсыбызга мәгълүм. Сезнең Яңа Арыш мәктәбе татар авылындагы милли гыйлем йорты. Бүгенге шартларда сездә ана телебезне саклау һәм яклау юнәлешендә ниләр башкарыла? Тел мәсьәләсендә, төгәл фәннәр укытучысы буларак, шәхсән үзегез нинди өлеш кертә алам дип саныйсыз?
– Минемчә, ана телен саклау – шул телдә сөйләшү, шул телдә фикер йөртү ул. Яңалык түгелдер инде, хәзерге заман балалары кечкенәдән рус телен күбрәк үз итә, яшьтәшләре белән дә шушы телдә аралашалар. Мин үземнең дәресләремдә генә түгел, сыйныф җитәкчесе буларак та, укучыларны ана телендә сөйләшергә өндим. Дәресләремдә ике телне дә уртак итеп бирергә тырышам. Рус телендә язылган материалларны татарчага тәрҗемә итеп аңлатам. Мәктәптәге төрле чараларда да тәрбияви чараларны туган телебездә алып барабыз.
Һөнәри осталыкка этәргеч
– Мәгариф хезмәткәрләре өчен төрле иҗади бәйгеләр, конференцияләр шактый уздырыла анысы. Шулай да «Авыл укытучысы» конкурсының укытучының һөнәри осталыгын арттыруда тоткан урыны ни дәрәҗәдә дип саныйсыз? Моңарчы үзегезнең нинди конкурсларда катнашканыгыз бар иде?
– «Авыл укытучысы» конкурсы мөгаллимнәрнең һөнәри осталыгын арттыруда бик зур этәргеч бирә дип саныйм. Монда үз фәнеңне яхшы белү генә җитеп бетми, ә аны ни рәвештә балалар аңына үтеп керердәй итеп бирә белү осталыгың – иң мөһимедер, мөгаен. Шәхсән үзем катнашкан конкурслар шактый күп инде, шуларның берничәсе – «Ел укытучысы» (2016, 2018, 2020), «Яшь укытучы – 2016» бәйгеләре, «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2020» дигән укучыларга өстәмә белем бирү бәйгесе. Республика комиссиясе каршында чыгыш ясап, «Өлкән укытучы» грантына ия булдым.
– «Авыл укытучысы – 2022» конкурсында катнашу теләге үзегездә кайчан туды һәм Сезгә кем этәргеч бирде?
– Бу конкурс турында игълан ителүенең беренче елыннан ук инде «Мәгариф» журналы аша хәбәрдар идем. Әмма ул миңа ниндидер буй җитмәслек бәйге булып тоелды. Ә менә районыбыз, хәтта мәктәбебез укытучыларыннан берничәсенең, төрле елларда әлеге бәйгедә катнашып, призлы урыннар алуын ишеткәч, миндә дә «Авыл укытучысы» конкурсында катнашып, көчемне сынап карау теләге туды. Уйлап куйдым: бәлки, булып чыгар дип... Этәргеч-көч һәм терәк биргән кешеләрем бар гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаган әтием белән әнием булды. Алар, миңа төпле киңәшләрен биреп, үз-үземә ышаныч тууга ярдәм иттеләр. Безнең өй – зур һәм тату гаилә. Барыбыз да мәктәптә эшлибез. Шуңа күрә методик ярдәм күрсәтү, «педагогик киңәшмә»ләр өйдә дә үтә инде.
– Конкурс барышында иң кыены нәрсә булды? Катнашырга алынган чакта үз алдыгызга нинди максат куйган идегез? Күңелегездә конкурсның абсолют җиңүчесе булачакмын дигән уй бар идеме?
– Конкурс барышында иң кыены вакытның акрын үтүе булгандыр дип уйлыйм хәзер. Аңлыйм: конкурска катнашучылар саны да күп булгандыр, мөгаен. Әмма билгесезлек гел «тонус»та тотып торды. Катнашырга алынганда алга куелган максат – ул үземнең педагогик белемем белән, төрле информацион-коммуникатив технологияләрне дәрес вакытында куллану тәҗрибәсен «Мәгариф» журналын укучылар белән бүлешү. Башка кешеләр дә шул ысул-алымнарны куллансыннар иде дигән теләктә калам. Әлбәттә, «генерал булырга хыялланмаган солдат – начар солдат» дигән гыйбарәне дә онытырга ярамый.
– Шәле мәктәбендә узган 3 нче этап барышында нинди уй-хисләр кичердегез? Иң кыены нәрсә булды?
– Иң беренче хис ул дулкынлану хисе инде. Чөнки дәресне бер белмәгән балалар белән шундый күренекле зур шәхесләр алдында бирү миңа бик зур җаваплылык өстәде. Иң кыены нәтиҗәләрне көтү булгандыр. Чөнки мин дәресне икенче кеше булып бирдем.
– Конкурста Сезнең җиңүне мәктәбегездә, хезмәттәшләрегез һәм укучыларыгыз, гаиләдәгеләр ничек кабул итте? Сезне халыкка танытуда матбугат, телевидение дә шактый эшләде сыман. Болар йогынтысында Сез үзегездә «йолдыз чире»нә бирешү сизмәдегезме?
– Хезмәттәшләрем дә, укучылар да котладылар үземне, билгеле. Ә гаиләдә исә яңа бурычлар, максатлар өстендә эшләргә дигән «таләпләр» бар. Минем уемча, чын укытучы «йолдыз чире»нә бирешә алмый ул. Чөнки балалар белән эшләү мондый мөнәсәбәтне гафу итмидер...
Гаделсезлек гафу ителми
– Сез – күпкырлы педагог: физика, математика, информатика фәннәреннән укытасыз. Шул фәннәрнең кайсысын укыту Сезнең күңелегезгә якынрак һәм ни өчен? Дәресләрегездә укучыларда үз фәнегезгә кызыксыну уяту өчен нинди эш алымнарын кулланасыз? Конкурс, олимпиадаларда уңышка ирешкән укучыларыгыз бармы?
– Әлбәттә, миңа беренче чиратта физика һәм информатика якынрак, чөнки югары уку йортында төп белемне шушы юнәлеш буенча алдым. Физик тәҗрибәләр үткәреп, яңача информацион-коммуникатив алымнар кулланып, укучыларда бу фәннәргә карата кызыксыну уятырга тырышам.
Информатика һәм информацион-коммуникатив технологияләр башка предметлар белән дә бик тыгыз бәйләнгән. Бу – иң беренче чиратта, мәгълүмат җыю, аны анализлау, реаль тормышта бара торган процессларны модельләштерү, кыскасы, бик күптөрле технологияләрне киң куллану. Хәзерге заман кешесенең тормышын болардан башка күз алдына да китереп булмый.
Бүгенге яшь буын компьютердан башка яши алмый. Әгәр бу эшчәнлекне танып белү һәм иҗади юнәлешкә җәлеп итеп булса, балаларның уку эшенә кызыксынулары артачак. Информатика укытучысы буларак мин хәзерге киңкырлы мәгълүмати җәмгыятьтә яшәргә, укырга һәм эшләргә әзерлекле, функциональ грамоталы шәхес тәрбияләүне төп бурычым күрәм.
Бу максатларга уңышлы ирешү өчен укытуның күптөрле ысулларын, формаларын, алымнарын кулланам. Әлбәттә, беренче урынга укучыларымда үзара аралаша белү бәхете, аңлашу, ярдәм итешү, иҗади эшчәнлеккә омтылу кебек шәхси сыйфатлар тәрбияләү дә өстенлекле бурыч булып тора. Минем уемча, укытучы даими рәвештә эзләнүдә булучы, проблемаларны ачыклап, аларны чишү юлларын табучы һәм нәтиҗәгә ирешүче шәхес ул.
Әлбәттә, үзеңнең белемнәреңне балаларга җиткерү юлында аларча уйлап, бергәләп нәтиҗәгә ирешү юлларын эзләргә кирәк. Укучылар белән аралашканда ихласлык та зур роль уйный. Аз гына гаделсезлек тә алар тарафыннан зур фаҗига итеп кабул ителә. Һәр укучының үзен шәхес итеп тоеп, эшчәнлеген иҗади оештыруына ирешү, шуның өчен шартлар тудыру, балаларның дөреслек, ирек, ярату, иҗат кебек әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлгән эшчәнлек тә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Балаларны үз предметың белән кызыксындыра аласың икән, бу укучыларда үсеш өчен ныклы кызыксыну булдыруга нигез дигән сүз.
Монда инде аларга бүгенге белемнәренең киләсе тормышта ничек кирәк булачагын аңлатып, үз мисалыңда да күрсәтеп бирергә була. Иң мөһиме – укучы белән бердәм эшчәнлеккә ирешү. Укучыга әзер булган бердәнбер җавап бирү түгел, ә бәлки бергәләп нәтиҗәгә ирешү юлларын эзләү, иҗади эзләнү шатлыгын тоярга мөмкинлек бирү, үз-үзенә ышаныч булдырырга ярдәм итү.
Төрле конкурслар дигәннән, укучыларым белән республика конкурсында катнашып, алар үз куллары белән 3D-принтер җыеп, соңыннан шуны мәктәпкә бүләк итеп алып кайтулары хәтергә нык уелган.
Хезмәт күләме һәм хезмәт хакындагы тигезсезлек
– Сез – педагоглар нәселеннән. Укытучы һөнәрен сайлауда аның роле ни дәрәҗәдә булды? Остазларыгыз дип кемнәрне саныйсыз? Сезнең үзегезнең дә инде 15 елга якын педагогик стажыгыз бар. Шул җәһәттән, киләчәк язмышын мөгаллимлек юлына багышларга ниятләгән яшьләргә нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар?
– Әлбәттә, нинди мохиттә үскән булуы кешегә йогынты ясамый калмый. Мин дә, бу һөнәрнең нинди үзенчәлекләре барын белә торып, шушы юлны сайладым. Авыл мәктәбендә эшләп тә бәхетле булып була, әмма җитешле яшәр өчен шартлар азрак шул. Хәер, җитешле яшәүне кем ничек күз алдына китерә бит әле... Аннары укытучының җәмгыятьтәге урынын күтәрү өчен дәүләткүләм ниндидер программа булса да комачау итмәс иде. Бәлки, җаваплылыкның артык зур булуы, шуңа карата хезмәт хакының җитәрлек булмавы, укытучының дәрәҗәсен төшерүдә күптөрле факторлар уйнавы да яшьләрне куркытадыр. Әмма ни генә булмасын, бу мәсьәләне кайчандыр барыбер хәл итәргә кирәк булачак бит!
– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән гыйбарә бар. Сезне дә мин көн-төн кәгазь арасында гына күмелеп, вакыт уздыручы дип уйламыйм. Укытудан тыш нинди шөгыль-һөнәрләрегез бар? Хоббиегыз нинди? Буш вакытларыгызда ниләр белән шөгыльләнәсез? Ишетүемчә, әле Сез ислам дине юлында да. Дин юлына ничек килдегез һәм моның Сезнең укыту-тәрбия эшчәнлегегезгә тискәре йогынтысы сизелмиме?
– Укытудан бушаган вакытымда теннис уйнарга яратам. Яңа Арыш авылы командасы составында футбол буенча район ярышларында катнашып, авыл командалары арасында II урынга лаек булдык. 3D-модельләштерү түгәрәген дә бик теләп алып барам. Дин юлына килүем, әлбәттә, әти-әнием йогынтысында булды. Аларның икесе дә – Россия ислам университетын тәмамлаган кешеләр. Әтинең мәчеттә үткәргән дәресләренә йөрдем, Коръәнне гарәпчә укырга өйрәндем. Укыту-тәрбия эшчәнлегенә диннең тискәре йогынтысы берничек тә була алмый, чөнки ислам дине белем алуны, тәрбияле булуны, чисталыкны, ихлас күңелле булуны алга куя. Ә болар гомумкешелек кыйммәтләре белән тәңгәл килә бит инде!
Иң кыены «кече педсовет»
– Сез туган авылыгызда, кайчандыр үзегез үк укып чыккан мәктәптә укытасыз. Әле нинди шартларда диегез: әниегез дә шул мәктәптә – укытучы, әтиегез исә – шул мәктәпнең директоры. Моның нинди уңай яклары һәм кыенлыклары бар дип саныйсыз?
– Әти-әниемнең гомер буе укытучы булып эшләүләренең миңа аларның теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер торуларын уңай як дисәк, ә инде кимчелекләрем булган чакта өйдә «кече педсовет» үтүен кыенрак хәл дип әйтер идем. Андый чакта «утлы таба» кызуына чыдамлыгым гына җитсен иде инде...
– Киләчәккә нинди уй-планнар белән яшисез?
– Үзем дә сизмәстән киләчәккә үземә карата югары «планка» әзерләп куйганмын инде. Хәзер ничек тә шул дәрәҗәдән төшмәскә, хезмәтемне җиренә җиткереп башкарырга, миңа ышаныч белдергәннәрнең йөзенә кызыллык китермәскә тырышырга кирәк. Бер бәйгедә җиңү алдагы бөтен эшчәнлегемә ниндидер ташлама бирер дигән уем юк.

Әңгәмәдәш – Таһир САБИРҖАНОВ


Альберт САБИР фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ