Логотип Магариф уку
Цитата:

Чын укытучы Ринат Миңнегаян улыдай булырга тиеш!

Коллегам, дустым, якташым, «Мәгариф» журналының алыштыргысыз даими авторы – Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллинга – 60 яшь.Анды...

Коллегам, дустым, якташым, «Мәгариф» журналының алыштыргысыз даими авторы – Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллинга – 60 яшь.
Андыйлар турында: «Чын укытучы», «Укытучы булып туган», – диләр. 38 еллык педагогик стажы булган дустым бүген дә армый-талмый милли мәгарифебезгә хезмәт итә. Мин аның тирән белеменә генә түгел, эш алымнарына да сокланам, чөнки ачык дәресләрендә булганым бар, уңышларын күрәм. Ринат Миңнегаян улы – сыйныфтан тыш эшләргә дә бик зур әһәмият биреп эшләүче мөгаллим. Мәктәп еллары коры дәрес белән генә түгел, күңелле мәктәп тормышы белән дә истә калырга тиеш, дип санаучы укытучы-остаз ул! (Кызганыч, болай уйлаучылар көннән-көн сирәгәя бара шул.)



 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Өстәп шуны әйтәм: Ринаттан да яхшы сыйныф җитәкчесе дөньяда юктыр ул. Аның сыйныфында тәрбияләнгәннәр минем фикерне берсүзсез раслар. Мәктәпне әллә кайчан тәмамлаганнар да: «Абый!» – дип киңәшкә килә, хөрмәт итә, махсус аның янына кайтып, хәлен белеп китә. Авыл мәктәбендәге аз санлы балалар белән дә әллә ниләр майтарып ята ул: экскурсияләргә алып бара, походларга чыга, төрле темаларга кичәләр, сыйныф сәгатьләре уздыра. Ул үткәргән чаралар оригинальлеге белән аерылып тора. Үзе генә эшләп калмый, безгә – үзе белән аралашкан коллегаларына да яңа идеяләр бирә. «Менә шушындый әйбер уздырдым әле, әйбәт килеп чыкты шикелле, син дә уздырып карамыйсыңмы соң? Балаларга бик ошады!» – дип, яисә: «Шушындый дата якынлаша, әзерләнә башларга вакыт!» – дигән булып, безне дә эшкә илһамландыра.


Без Ринат белән еш аралашып торабыз. Сөйләшүебезнең төп темасы – әлбәттә, мәктәп. Четерекле сораулар килеп туганда, ярдәм кирәктә мин гел аңа мөрәҗәгать итәм, чөнки беләм: Ринат ярдәменнән ташламаячак.
Аның бик тә тырыш кеше булуына да сокланам мин. Үрнәк гаилә башлыгы, авылда яшәүче олы йортның тырыш хуҗасы булуы өстенә төрледән-төрле эзләнү эшләренә, иҗат итәргә дә мөмкинлек таба торган эшчән кеше ул. Аны районыбызда гына түгел, «Мәгариф» журналының актив авторы буларак, республикабызда да яхшы беләләр. Дөрес, ул төрле проблемалар күтәргән мәкаләләрен башка газета-журналларда да еш бастыра. Юкка гына ул – Татарстан һәм Россия Журналистлар берлекләре әгъзасы түгел шул!


 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Ринатны мин тагын шуңа хөрмәт итәм: анда хөсетлек, кешедән көнләшү дигән әйбер юк. Бу җөмләне язарга үземнең нигезем бар. Төрле конкурс-бәйгеләрдә үзе катнашса да, нигезләмәләрен җибәреп, безне дә катнашырга чакыра ул, үзенә бер дә конкурент ясаудан курыкмый. Шуңа да аның белән еш кына төрле бәйгеләрдә очрашырга туры килә. Таныш булмаган кешеләр дә: «Сез Мамадыш районыннан Ринат Хәйруллин бит әле!» – дип, аның белән килеп күрешәләр. Димәк, таныйлар, беләләр, хөрмәт итәләр.

Ринат Миңнегаян улы турында язганда, үзенең һәм укучылары уңышларын язарга бик зур урын кирәк булыр иде. Аларны санап тормыйча, мәгариф ветераны Ринат Хәйруллинның үзенә һәм укучыларна таләпчән, кешелекле, ярдәмчел, киңәшче, аралашучан кеше булуы белән күпләргә үрнәк икәнен генә язасым килде. Чын укытучы әнә шундый булырга тиеш ул!

Лидия КОНСТАНТИНОВА,


Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ