Логотип Магариф уку
Цитата:

«ӘДӘБИ КАРТА» БӘЙГЕСЕНӘ НИГЕЗЛӘМӘ

«ӘДӘБИ КАРТА» БӘЙГЕСЕНӘ НИГЕЗЛӘМӘ1. Гомуми нигезләмәләр1.1.Әлеге Нигезләмә укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында бәйге шартларын, оештыру һәм үткәрү тәртибен билг...

«ӘДӘБИ КАРТА» БӘЙГЕСЕНӘ НИГЕЗЛӘМӘ
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1.Әлеге Нигезләмә укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре арасында бәйге шартларын, оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели.
1.2. Бәйгене оештыручылар  – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе.
1.3. Бәйгене мәгълүмати һәм оештыру-техник яктан тәэмин итүгә «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе җаваплы.
1.4. Бәйгенең төп максаты – укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренең иҗади эшчәнлеген һәм һөнәри осталыгын үстерү өчен шартлар тудыру, журнал укучылар аудиториясен киңәйтү.
1.5. Бәйгенең бурычлары:
- балаларга белем, тәрбия бирү һәм аларны киң кырлы шәхес итеп үстерү юнәлешендә хезмәт куйган сәләтле укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләренең иҗатына ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу;
- педагогларның мәгълүмати культурасын үстерү.
1.6. Бәйгегә оештыру комитеты җитәкчелек итә.
1.7. Оештыру комитеты Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, абруйлы журналистлардан торган жюри комиссиясен туплый, бәйге этапларын үткәрү вакытын, урынын, регламентын һәм шуларга бәйле башка мәсьәләләрне хәл итә.
1.8. Оештыручы Бәйгегә башка оешмаларны, вазифаи затларны, җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм спонсорларны җәлеп итәргә хокуклы.
1.9. Бәйге этапларының вакыты һәм урыны буенча мәгълүмат үзгәрсә яки әлеге Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелсә, бу хакта «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларында яки www. magarif-uku.ru сайтында хәбәр ителә.
1.10. Бәйге этапларында килеп чыккан бәхәсләрне, гаделлек принципларыннан чыгып һәм җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Оештыручы хәл итә.
1.11. Бәйге турында өстәмә мәгълүмат «Мәгариф» журналы редакциясендә (Казан ш., Декабристлар ур., 2), magarif-uku.ru порталында һәм журналларның социаль челтәрдәге рәсми битләрендә урнаштырыла.
2. БӘЙГЕДӘ КАТНАШУ ТӘРТИБЕ
2.1. Бәйгедә Татарстан һәм Россия төбәкләрендә яшәп, татар телендә иҗат итүче укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре (алга таба – Катнашучылар) катнаша ала.
2.2. Бәйгедә катнашу ирекле. Катнашучы үз-үзен тәкъдим итәргә хокуклы.
2.3. Районнардан, мәктәпләрдән катнашучылар саны чикләнми.
2.4. Катнашучының яше, белеме, эш тәҗрибәсе буенча чикләүләр юк.
2.5. Бәйге эшләре татар телендә тәкъдим ителә.
2.6. «Әдәби карта» бәйгесендә катнашучыларның һәркайсы «Мәгариф»  (язылу индексы П2423), «Гаилә һәм мәктәп» (язылу индексы П2429) журналларына (2022 елның 2нче яртыеллыгына) язылган булуы шарт.
3. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ
3.1. Катнашучыларның иҗади фикерләү осталыгын, әдәби фикерләү алымнарын, эш тәҗрибәсен мөмкин кадәр тулырак ачыклау максатыннан бәйге түбәндәге вакыт аралыгында уза:
I этап – эшләрне кабул итү: 2022 елның 1 сентябреннән 30 декабренә кадәр.
II этап – жюри комиссиясе эше, җиңүчеләрне билгеләү: 2023 елның 30 гыйнварына кадәр.
III этап – җиңүчеләрне бүләкләү: 2023 елның 28 февраленә кадәр. Төгәл дата өстәмә хәбәр ителә.
3.2. Әсәрләр 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, а/т 47 адресы буенча яисә magarif@bk.ru я gaila-mektep@mail.ru электрон почтасы аша агымдагы елның 30 декабренә кадәр кабул ителә. Хатның темасында «Әдәби карта»  бәйгесенә» дип искәртү мәҗбүри.
3.2.1. Җибәрелгән әсәргә таләпләр:
– язмага башисемне (заголовок) автор, язмасындагы төп фикерләрен күздә тотып, мөстәкыйль куя. Башисем әлеге Нигезләмәнең 2.2 пунктында күрсәтелгән теманың берсен чагылдырырга тиеш. Язманы журналга урнаштырганда, Оештыручы башисемне авторы белән килештермичә үзгәртергә хокуклы;
– Әсәр белән бергә авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме; шәхси телефон номеры; эш урыны һәм башкарган вазифасы күрсәтелгән гариза (Нигезләмәгә Кушымтаны карагыз) һәм авторның фотосы юлланырга тиеш;
– текст компьютерда Times New Roman шрифты, 14 нче кегль, 1,5 юлара интервал белән җыелган булырга һәм күләме 3-5 биттән дә артмаска тиеш; күләме арткан очракта редакция, автор белән килештермичә, язмасын кыскартырга яки кире борырга хокуклы.
3.2.3. Катнашучылар түбәндәге темалар буенча язылган шигырьләрен, хикәяләрен, әкиятләрен юллый ала:
А) «Гаиләм – ныклы терәгем»;
Ә) «Беренче мәхәббәт»;
Б) «И газиз туган телем.»
3.2.4. Әсәрнең эчтәлеген бәяләүдә критерийлар:
– әсәрнең Бәйге регламентына туры килүе;
– әсәрнең актуальлеге, гамәли һәм социаль яктан мөһимлеге;
– проблеманы кую һәм аны хәл итү юлларына үз карашың булу, фикер тирәнлеге;
– әдәби тел нормаларының үтәлүе, грамоталылык;
– оригинальлек, плагиаттан азат булу, иҗадилык.
3.3. Әдәби эшләр Бәйге таләпләренә туры килергә, тәрбияви юнәлештә булырга, әхлакый нормаларга һәм Россия Федерациясе законнарына туры килергә тиеш.
3.4. Бәйгегә юлланган әдәби әсәре, гаризасы һәм фотосы белән Катнашучы үз материалын һәм фотосын бастырып чыгаруга, редакциянең интернет-ресурсларында урнаштыруга ризалык бирә; Катнашучы интернет-ресурсларда язмасына карата закон кысаларына сыя торган фикер алышуга каршылык күрсәтмәскә, Интернетта фикер алышуларда әдәплелек, һөнәри этика сакларга һәм закон нормаларын үтәргә бурычлы.
4. ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ
4.1. Бәйгедә җиңүчеләр санын Оештыру комитеты билгели.
4.2. Җиңүчеләр акчалата премиягә лаек булачак. Чәчмә һәм тезмә әсәрләр буенча аерым номинациягә бүленеп:
Гран-при – 10 мең сум
1 урын – 7 мең сум
2 урын – 5 мең сум
3 урын – 3 мең сум.
4.3. Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның 29 февраленә кадәр үткәреләчәк.
Бәйге нәтиҗәләре «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының март санында игълан ителә.
 Анкета Әдәби карта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ