Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел гаиләсе – 2021» бәйгесендә татарстанлылар республика данын яклаячак

«Ел гаиләсе-2021» Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан данын Чүпрәле районыннан Куракиннар, Яшел Үзән районыннан Миңнуллиннар, Балтач районыннан Миңнебаевлар һәм Балык Бистәсе районыннан Сибгатовл...

«Ел гаиләсе-2021» Бөтенроссия конкурсы финалында Татарстан данын Чүпрәле районыннан Куракиннар, Яшел Үзән районыннан Миңнуллиннар, Балтач районыннан Миңнебаевлар һәм Балык Бистәсе районыннан Сибгатовлар гаиләсе яклаячак, дип хәбәр итә конкурсның оештыру комитеты.
Конкурс 2016 елдан РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Конкурсының төп максаты – гаилә тормышын пропагандалау, җаваплы ата-ананың абруен күтәрү. Гаиләләр  «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гаилә – традицияләрне саклаучы» номинацияләре буенча үзләрен сынаячаклар.
Финалист гаиләләр төрле Бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында һәм фестивальләрдә катнашып җиңүләргә ирешкән булганнар. Шуларның берсе – 2020 елда «Авыл гаиләсе» номинациясендә җиңүгә ирешкән Балтач районыннан Заһидуллиннар гаиләсе.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ