Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел инженеры – 2021»  бәйгесе игълан ителде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән очрашуга бу юлы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов,  КИТТУның вакытлыча ректор вазифаларын башкаруч...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залына журналистлар белән очрашуга бу юлы ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов,  КИТТУның вакытлыча ректор вазифаларын башкаручы  Юрий Казаков, «ТР Предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр союзы»  җәмәгать оешмаларының төбәк советы рәисе Айдар Сәгытдинов, «Ел инженеры -2019» конкурсында  катнашкан Рөстәм Мөхәммәдрәхимов килде.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Родион Карпов 15 август – 20 сентябрь көннәрендә «Ел инженеры - 2021» бәйгесенә документлар кабул ителәчәген әйтеп узды.
Конкурс өч категориядән тора. Алар: 1.«Булачак инженерлар – инженер белгечлеге студентлары»; 2. «Яшьлек, уңыш, мөмкинлекләр» - 35 яшькә кадәрге эш егәрендәге инженерлар»; 3. «Тәҗрибә, уңышлар, яраклылык» - 35 яшьтән соңгы эш егәрендәге инженерлар.
Бәйге ике этапта: читтән торып  (фәнни хезмәт җибәрү) һәм турыдан-туры комиссия каршында ( фәнни хезмәтеңнең нәтиҗәсе) үткәрелә.
Җиңүчеләр ел азагында ачыклана. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
 
                                                         Ирек НИГЪМӘТИ

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ