Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәрит Мөхәммәтшин «Семык» бәйрәмендә катнашачак

Татарстан – Россия Федерациясендә иң үзенчәлекле төбәкләрнең берсе. Төбәк мәдәнияте илдә генә түгел, бөтен дөньяда инде байтактан үзенә карата зур кызыксыну уята. Татарстан Республикасында ел саен шуш...

Татарстан – Россия Федерациясендә иң үзенчәлекле төбәкләрнең берсе. Төбәк мәдәнияте илдә генә түгел, бөтен дөньяда инде байтактан үзенә карата зур кызыксыну уята. Татарстан Республикасында ел саен шушында яшәүче халыкларның тиңдәше булмаган горфи бәйрәмнәре уза.
Май аеннан башлап июль  ае тәмамланганчы тантаналы рәвештә халкыбызның көтеп алган олуг Сабан туе бәйрәме, русларның «Каравон» фольклор,  мари дусларның «Семык», чуваш  күршеләрнең «Уяв»,  мордваларның «Балтай», удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон», керәшеннәрнең «Питрау», славян мәдәниятенең «Иван  Купала» бәйрәмнәре үткәрелә. Әлеге чараларның төп максаты – республикада яшәүче халыкларның мәдәни мирасын һәм милли үзенчәлекләрен   тагын да баету, яшьләрдә милләтара мөнәсәбәтләр культурасын тәрбияләү, балаларны һәм үсмерләрне бәйрәм традицияләренә якынайтудан гыйбарәт.
Быелгы тантаналар онлайн – һәм офлайн – форматларда уза. Онлайн –формат кысаларында бәйрәмнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен эченә алган видеоматериаллар , фильмнар тәкъдим ителә, халык иҗаты буенча күргәзмәләр, мастер-класслар күрсәтелә, Инстаграм, Вконтакте, Ютуб каналларының интернет-мәйданчыкларында  иҗат коллективлары чыгыш ясый.
Әйтик,    Актаныш районы Мари Суыксуы авылында мари мәдәниятенең  19 июньдә узачак «Семык-21» Республика фестивале  бу форматта 15 июньдә башланып китте инде. һәм ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ә менә 19 июньдә Мари Суыксуының үзендә узачак  бәйрәмендә катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм боткасы һәм мари халкының милли таба ашлары белән сыйлану, Актаныш җирендә яшәүче халыкларның этнографик ишегаллары, көнкүреше белән танышу көтә. Бәйрәм «Семыкның чәчәк атуы» дигән күренеш белән башланып китә. Кунаклар  анда мариларның бу якларда кайдан килеп чыгуларын, аларны шушы авылга туплауда Уюшто Памашның (Салкын Чишмә) нинди роль уйнавын, ничек итеп тормыш итүләрен, халыкның хәзер дә борынгы бабаларының гореф-гадәтләрен кадерләп саклауларын тамаша кылачак. Программа Татарстан һәм Марий Эл Республикалары фольклор  коллективларының гала-концерты  катнашуында барачак. Гадәт буенча,  «Чевер марий удыр» (мари гүзәле) һәм «Марий Патыр» (мари батыры) конкурсларында катнашучылар туган тел, гореф-гадәтләр, тарих, мари халкының мәдәни мирасы  буенча көч сынашачак.
«Семык» – мари халкының горфи һәм милли бәйрәмнәр циклын  ачып җибәрүче иң яраткан бәйрәмнәреннән санала. Монда аларның барлык  дөньясы – милли киемнәре, халык җырлары һәм биюләре, милли уен кораллары музыкасы, халык уеннары, төрле аш-сулары тамашачы күз алдына куела. Бәйрәмдә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнаша.
Татарстан Республикасының традицион мәдәният бәйрәмнәре 17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең «Питрау» мәдәният фестивале белән тәмамланачак. Анда ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның катнашуы көтелә.
                                                                     Ирек НИГЪМӘТИ

фото: visuairian.ru

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ