Логотип Магариф уку
Цитата:

Февраль аенда истәлекле көннәр

1 – Невролог, психиатр, җәмәгать эшлеклесе, медицина докторы, психиатрларның фәнни мәктәбенә нигез салган Владимир Бехтеревның тууына 165 ел (1857–1927).Шагыйрь Салават Рәхмәтулланың тууына 80 ел (194...

1 – Невролог, психиатр, җәмәгать эшлеклесе, медицина докторы, психиатрларның фәнни мәктәбенә нигез салган Владимир Бехтеревның тууына 165 ел (1857–1927).
Шагыйрь Салават Рәхмәтулланың тууына 80 ел (1942–2021).
Язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь.
Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Дилә Барышевага 60 яшь.
2 – Байбаклар көне.
Шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Гаделнең тууына 80 ел (1942–2012).
Актёр, Татарстанның атказанган артисты Сәлим Мифтаховка 75 яшь.
3 – Хор дирижёры, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, озак еллар КДУның «Каз канаты» ансамблен җитәкләгән Ирнис Рәхимуллинга 80 яшь.
4 – Кытай башкаласы – Пекинда XXIV Кышкы Олимпия уеннарын ачу тантанасы була.
Рәгаиб кичәсе көне.
Методист, Татарстанның атказанган укытучысы, дәреслекләр авторы Мәрьям Галләмованың тууына 130 ел (1892–1985).
Татар әдәбиятының проза остасы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газиның тууына 115 ел (1907–1971).
7 – Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителүгә 30 ел (1992).
Россиядә спортның кышкы төрләре көне.
Инглиз язучысы Чарльз Диккенсның тууына
210 ел (1812–1870).
Тәрҗемәче, театр һәм музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмзия Такташка  90 яшь.
«Мәгариф» журналының актив авторы, КФУ доценты, педагогика фәннәре кандидаты Кадрия Шакировага 70 яшь.
8 – Россия фәне көне.
Бөтендөнья имин Интернет көне.
Яшь герой-антифашистларны искә алу көне.
Театр рәссамы, график, педагог Константин Чеботарёвның тууына 130 ел (1892–1974).
Театр сәнгате белгече, тәнкыйтьче, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, «Тантана» премиясе лауреаты Ильтани Иляловага 90 яшь.
9 – Халыкара теш табиблары көне.
10 – Дипломатия хезмәткәрләре көне.
Рус халкының бөек шагыйре Александр Пушкинны искә алу көне (1799–1837).
11 – Бөтендөнья сырхаулар һәм аларның хәлен белү көне.
12 – Җырчы, Татарстанның халык артисты Гөлсем Сөләйманованың тууына 115 ел (1907–1968).
Актриса, Татарстанның халык артисты Рәисә Гобәйдуллинаның тууына 110 ел (1912–1997).
Сәясәтче, фәлсәфә фәннәре кандидаты, тарих фәннәре докторы, академик, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рафаэль Хәкимовка 75 яшь.
13 – Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Андрей Прокопьевның тууына 100 ел (1922–1993).
14 – Халыкара компьютерчылар көне.
Халыкара китаплар бүләк итешү көне.
Спортның кышкы төрләре көне.
Гашыйклар көне.
Язучы, публицист, педагог, тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Кол Гали исемендәге халыкара, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге премияләр лауреаты, 1950–1970 елларда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналын-
да бүлек мөдире булган Мәхмүт Әхмәтҗановның тууына 95 ел (1927–2010).
15 – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне.
Яман шештән интегүче балаларның халыкара көне.
Татар халкының каһарман улы, герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилне искә алу көне (1906–1944).
Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировны искә алу көне (1935–2019).
Композитор, музыка белгече Юрий Виноградовның тууына 115 ел (1907–1983).
Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның тууына 80 ел (1942–1994).
17 – Яшь сайлаучылар көне.
Россиядә студент отрядлары көне.
Дин галиме, мөфти, җәдитчелек хәрәкәте идеологы Галимҗан Барудиның тууына 165 ел (1857–1921).
Халык мәгарифе эшлеклесе, 1950–1958 елларда ТАССР мәгариф министры булган Әминә Вәлиуллинаның тууына 110 ел (1912–1972).
Музыка белгече, педагог, баянчы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитовка 80 яшь.
18 – Транспорт полициясе көне.
Язучы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфкать Кәрамигә 80 яшь.
Җәмәгать һәм партия эшлеклесе, социолог, со-
циология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Зыятдинованың тууына 75 ел (1947–2011).
19 – Шагыйрь, мәзәк остасы, кул көрәше буенча ветеран спортчылар арасында Европа, дөнья чемпионатлары призёры Фәнис Нуретдиновка 70 яшь.
20 – Бөтендөнья социаль гаделлек көне.
Рус язучысы, публицист, сәяхәтче Николай Гарин-
Михайловскийның тууына 170 ел (1852–1906).
21 – Халыкара туган тел көне.
Бөтендөнья экскурсоводлар көне.
Яшь сайлаучылар көне.
23 – Ватанны саклаучылар көне.
Татар әдәбияты классигы, язучы, сәясәтче, журналист, татар милли хәрәкәте эшлеклесе Гаяз Исхакыйны искә алу көне (1878–1954).
Нәкыш остасы, сынчы, график, педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманченың тууына 125 ел (1897–1990).
24 – Рус совет язучысы, журналист, җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Константин Фединның тууына 130 ел (1892–1977).
Композитор, педагог, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Леонид Любовскийның тууына 85 ел (1937–2021).
25 – Актёр, театр эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Әбүлмәмбәтовның тууына 80 ел (1942–2002).
26 – Француз шагыйре, язучы, драматург Виктор Мари Гюгоның тууына 220 ел (1802–1885).
Татарстан Фәннәр академиясе академигы, фармаколог, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Гәрәевкә 80 яшь.
27 – Мигъраҗ кичәсе.
Публицист, драматург, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Изаил Зариповның тууына 95 ел (1927–1999).
28 – Атом-төш сугышына каршы халыкара туплану көне.
Әдәбият белгече, тарихчы Юрий Лотманның тууына 100 ел (1922–1993).
Аш-су остасы, татар халкының традицион милли ризыкларын әзерләү рецептларын туплаучы, эшкәртүче, бастырып чыгаручы Юныс Әхмәтҗановның тууына 95 ел (1927–1984).
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының
Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты Мәрди Рәфыйковның тууына 95 ел (1927–2009).
Шагыйрь, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Сәгъдәтшинга 70 яшь.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ