Фил һәм бака дустанә йортта

Берсеннән-берсе кыяфәте белән генә түгел, эшләнгән материаллары белән дә аерылып торучы йөзләгән фил һәм йөзләгән бака «яши» бу йортта. Филне көнчыгышта зирәк җитәкчегә кирәкле сыйфатлар туплаган тотрыклылык һәм уңыш символы буларак  кабул итәләр. Баканы исә бөтен кыйтгада муллык алып килүче дип фаразлыйлар.

Ир баш…

– Юк, юк, безнең бу тупланмага бернинди ырым-шырымнарга бәйсез рәвештә   моннан 16–17 ел  элек нигез салынды. Шул чакларда тормыш җайга төшеп, чит-ят тарафларга сәфәр кылу мөмкинлеге туды бит. Берән-сәрәннән башлаган идек, бу мавыгуга дусларыбыз да кушылып, алар күзгә күренеп арта торды, – ди йорт хуҗасы Рәсим.–Тик шунысы бар: бу мәхлуклар бик тәрбияләп, карап торуны ярата. Кем әйтмешли, өсләренә тузан да кундырмаска кирәк.Мәшәкатьләре бер дә Лениза чәчәкләренекеннән ким түгел.

Лениза һәм Рәсим Мусиннар – нефть төбәге кешеләре. Азнакай егете Рәсим Азнакай ЦКППНын, ә Әлмәт кызы Лениза «Транснефть-Прикамье» АҖга караган Азнефть кудыру станциясе Азнакай филиалы лабораториясен җитәклиләр. Лениза КХТИның – 4 нче, Рәсим 5 нче курсында укыган чакларында була аларны таныштырган вакыйга. Танышуларының өченче көнендә үк тәвәккәл егет кызга: «Син минем хатыным булырсың!» – дип белдерә. Сабантуйлар җиткәч, сөйгәнен әти-әни, әбисе белән таныштырырга үзләренә алып кайтып китә. Биек үкчәле туфли кигән кызны егетнең Татшуган авылында яшәүче әбисе: «Азнакайга кайтырлык булмасаң, егетебезнең башын әйләндереп йөрмә»,– дип каршылый. Ә Лениза сайлаган ярының төпле гаиләдән булуын, үзенең булдык-
лы, ышанычлы икәнен чамалап алган бит инде. Булачак каенатасының алты туганы алты яктан: «Кыз ничек җавап бирер?» дип көтеп торганда, кыюлыгын җыеп: «Без бит якташлар. Һөнәрләребез дә бер чама булачак», – дип кенә әйтә ала. Аның каравы Рәсиме: «Лениза, син кайгырма, асфальты да булыр, һәммәсе җайланыр», – дип, аларны киләчәктә бәхетле язмыш көтәчәгенә ышандыра. Узган гасырның билгесезлек, акчасызлык томаны каплаган 90  нчы еллары була бу.

Ике еллап очрашып йөргәннән соң кавышалар. Ул вакытта Рәсим, институтны тәмамлап, «Актүбәнефть» идарәсенең Бирючёвка товар паркына өченче разрядлы ремонтчы-слесарь  булып эшкә урнашкан була инде. Озак та үтми, аны халык телендә  Шанхай дип йөртелгән Павловский  резервуар паркына күчерәләр. Максатчан, белемле егетне җитәкчелек тиз күреп ала.  Йөгәнсез ат кебек һаман алга ыргылган вакытны тотып тыям димә икән. Хезмәтен терсәктән майга батып башлаган Рәсим Сөләйман улы Мусин, нефть сәнәгатендә  ир-егетләр җилкәсе күтәрердәй бөтен авырлыкларны җиңеп, баскыч арты баскыч өскә күтәрелә: инженер, мастер, механик, резервуар паркы җитәкчесе, идарәдә әйдәп баручы инженер-технолог, цех җитәкчесе урынбасары. Соңгы 16 елда  «Азнакайнефть»  идарәсенең   267   кеше хезмәт куя торган иң эре цехларының берсе булган ЦКППНны, ягъни нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехын җитәкли.

–Кара алтын дигәнебез   җир куеныннан нефть хәлендә түгел, ә составында су, нефть, газ булган өч фазалы  сыекча рәвешендә күтәрелә. Шул болганчык сыекча нефть һәм газ табу цехыннан (ЦДНГ) безнең объектларга килә, һәм без шуны судан, газдан аерабыз. Газ торба буйлап Миңнебай газ эшкәртү заводына озатыла,  суны катлам басымын саклау цехына куалыйбыз. Нефтьне исә, тиешле нормага китереп әзерләгәннән соң, кирәкле объектларга озатабыз, – дип, кыскача гына белешмә биреп алды Рәсим Сөләйманович, катлаулы эшләре турында җиңел генә сөйләп.Бик җаваплы, 365 көндә тәүлегенә 24 сәгать эшли торган тармак бу югыйсә.1 нче класслы (димәк, бик куркыныч объект!) куркынычсызлык тәэмин итү шарт. Янгын сүндерүчеләрдән башлап, экология,  милиция, Ростехнадзор, Санэпиднадзор хезмәтләре – җәмгысы 15 ләп юнәлеш буенча тикшереп  торалар икән үзләрен.

– Бездә, чыннан да, җаваплылык баштан ашкан, – дип сөйлиләр аның кул астында эшләүчеләр.   Шуңа күрә дә,  нинди генә хәл килеп чыкса да, Рәсим Сөләйман улының кабинеттан киңәш, әмер биреп  утыру мөмкинлеге юк. Төнме-көнме – проблемалы участокка сәгате-минуты белән үзе килеп  җитә. Өч урынбасары булган җитәкчегә  кайсыберсен үз җилкәсеннән төшерсә дә  ярыйдыр да. Әмма холкы шундый: җаваплылыкны беркайчан да башкалар өстенә салмый.

…хатын — муенмы?

Менә шундый азамат ирнең хатыны Лениза  Леназ кызы «Транснефть-Прикамье» АҖның Азнефть кудыру станциясе ике дистә елга якын    нефтьнең сыйфатын анализлаучы лабораториясен җитәкли. Бу ике җитәкченең,  Рәсимнең әбисе шарт куйганча, Азнакайда төпләнеп, үз нигезләрен коруларына 30 еллап гомер узган инде. Балалары Алинә  белән Камил икесе дә Мәскәүдә, туган нигездә кунак кына алар хәзер. Кыз – Д. Менделеев исемендәге Россия химия-технология университетын тәмамлап, әнисе кебек үк, «Транснефть»  системасы лабораториясендә инженер-химик. Ул Татарстандагы сыман сиксән еллап суырту чорында суланган һәм үзләнгән нефть белән түгел, ә нефть продуктлары белән эш итә. Ә инде балачакта тарих дип хыялланган Камилләре Россия техник университетында программистлыкка укый икән.

– Дөрестерме инде ул, юкмы, безнеңчә, бала техник һөнәр сайласа, аңа тормышта көн күрергә җиңелрәк була, – диләр ирле-хатынлы Мусиннар, үз тәҗрибәләренә таянып. Иллә мәгәр ул фикерне алар ике баланың берсенә дә көчләп такмаганнар. Ни өчен шулай кирәклеген аңлатканнар гына.  Тегендә барыгыз,  монда кайтыгыз дип үгетләү дә булмаган, бары тик: «Үз юлыгызны үзегез сайлагыз, иллә Азнакайда туган йортыгыз булуын онытмагыз,  тормышта нидер барып чыкмый икән, киңәш-
табышка ишекләр һәрвакыт ачык», – дип   озатканнар.

–Сездәге кебек, проблемасыз балалар ничек  үсә дә, ничек тәрбияләнә соң ул?– дип сорап куям алардан, сүз тәрбия темасына борылыш алгач.

–Теге яки бу әйбернең ни өчен шулай булганын төшендерү, нигә алай кирәк булганын яшьтән аңлату мөһим балага. «Уку безгә инде кирәк түгел, әниегез мәктәпне медальгә, институтны кызыл дипломга тәмамлаган, мин дә киләп сарып йөрмәдем – тырыштым. Белем бу сезнең үзегез өчен кирәк, безнең өчен укымыйсыз», – дидек. Дөнья булгач, ул проблемасыз гына да булмый. Әйтик, Мәскәүдә укый башлагач, Алинә берзаман елап шалтырата башлады. Эш шунда ки, мәктәптә  сызым кермәде боларга, ә группадашларының яртысы диярлек ул фәнне укыган булып чыкты.  Юкса үзем дә теләсә кайсы фигураны төрле ракурстан сызып бирә алам, ә кызым: «Әтием, мин моны аңламыйм, сыза алмыйм», – дип елый.  «Ярар, булдыра алмасаң, кайтырсың да эшкә керерсең»,– дидем.  Кая ул – җиңелергә күнекмәгән бала, теше-тырнагы белән ябышып, үҗәтләнеп укый башлады.

Иренең тәрбия турындагы фәлсәфәсен тыныч кына тыңлап торганнан соң, аңа Лениза ханым кушыласы итте.

–Кая гына барсак та, санаторийгамы яки чит илгә сәяхәткәме, без һәрвакыт гаилә белән йөри идек. Балаларны әти-әниләргә калдырып киткән булмады.   Без эштә чагында исә  алар әби-бабайның игътибарына, мәхәббәтенә тиенеп үстеләр. Балалар кечерәк чакта Әлмәттә яшәүче әти-әниемә  кунакка баргалаганда, әни балалар кибеттә ни сорасалар, шуны ала иде. Мин үзем бу мәсьәләдә кырысрак:«Үсендермә балаларны», – дип  әйтә идем. Ә ул гел: «Сез, әти әниләр, тәрбияләргә, ә без, әби-бабай, аларның күңелләрен күрергә тиеш!» –дип кабатларга яратты. Аннан балага тегенди бул, мондый бул, дип кенә  булмый. Алар яхшымы-яманмы безне  кабатлыйлар. Минем әти-әни – гомер буе банк системасында эшләп, ялга  чыккан кешеләр. Әлмәттә яшәсәләр дә,  атна саен үзебезгә алып килеп,  мунча кертәбез, тәрбияләп озатып куябыз. Авырып киткәндә, аларның бездә яшәгән чаклары да  булды. Бала бит боларның барысын да күреп, шулай тиеш, дип белеп  үсә.

Яңа ел – гаилә бәйрәме

Сүз иярә сүз чыгып сөйләшә торгач, бу гаиләнең язылмаган үз законнары булуы да ачыкланды. «Безнең әти-әниләр  үзләре дә  шулай булгандыр дип әйтә алмыйм, әмма шәхсән безнең бер генә тапкыр да ике яктан да әти-әниләрдән, сеңлебез Гүзәлдән башка гына Яңа ел каршылаганыбыз булмады», – диләр Мусиннар.  Азнакайда гомер кичергән әтиләре, бөтен районга билгеле суыткычлар ремонтлаучы  Сөләйман ага исән чагында төп нигездә очрашкан булсалар, хәзер исә, барысы өчен әтиләре урынына калган  олы абый һәм нәселдәге өлкән килен буларак, җыелу урыны үзеннән-үзе Рәсим белән Лениза йортына күчкән.

–Әтиебез өч көн эчендә йөрәк белән китеп барды, бик авыр кичердек. Бу олы югалту безнең унтугызъ-
еллык уртак тормышыбызны  тамырдан үзгәртте,   үзенең вафаты белән ул гаиләбезнең ныклыгын да сынады шикелле, – дип сөйли Лениза ханым каенатасы хакында. – Ни өчен дигәндә, балаларны   репетиторларга йөртүче дә, каядыр озатып, каршы алучы да, аларның ялын мөмкин кадәр кызыклырак итәргә тырышучы да әти иде. Оныклары өчен җанын фида кылырга әзер булган Сөләйман бабалары,  Алинә мәктәпне медальгә тәмамлап, университетка кергән елны әбиләре Дилбәрне ялгыз калдырып китеп бара. Гадәттәгечә, оныгын вокзалга кадәр илтеп, озатып кала ул. Соңгы күрешүләре булыр, дип кем уйлаган?..

 Акыллы хатын ирен мактар

–Рәсим дә, әтигә охшап, бик үҗәт тә, булдыклы да. Студент чагында ук әти-әни  җилкәсенә салынып ятмады – эшләде.  Хәзер дә   нинди эшкә тотынса да  кулы ятып тора. Балта эшен дә белә, мунчаны энәсеннән җебенә кадәр – ләүкәсеннән алып урындыгына, элгечләренә кадәр – үзе эшләде. Өйдәге техника чыгымласа да, кешегә ялыныч төшкәне юк. Чөнки кечкенәдән радиотехника, төсле музыка белән хыялланган Рәсимне суыткыч ремонтларга чыгып киткәндә, әти  үзе белән ала торган булган. Шуңа күрә дә теләсә кайсы техниканы сүтеп җыя, физика законнарын белгәч,  асылына  төшенүнең  кыенлыгы юк аңа. Кәефе булганда ишегалдында ит ризыклары да пешерә әле, бастырма да ясый, балык та тозлый ул. Әле беркөнне Интернеттан бүдәнәләр карап утыра.  «Әллә асрап карыйкмы?» –ди. Ни хикмәттер, бергә өй ремонтлау гына авыр бара бездә. Эш беткәндә, тәмам ачуланышып диярлек, аерылышыр  дәрәҗәгә җитеп туктыйбыз, – дип, иренә карап көлә  хуҗабикә. Янәсе, алар да проблемасыз түгел.

 Күкрәк кагу өчен җай

Үз йорты белән яшәгән кешенең иртә таңнан кичкә кадәр хуҗалык эше көтеп тора бит әле. Никадәр мәшгуль булмасыннар, күрше-тирәнең күз алдында:  Мусиннарның  бер генә эшне дә кеше чакырып эшләткәннәре юк. Син дә хуҗа, мин дә хуҗа, атка печән кем сала, дип тарткалашу булмый бу йортта.Аларда булганда күреп сокландым инде: бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш: 150 ләп төп  помидор, 50 ләп төп борыч, кыяр, 7–8 төп чия, виноград, груша, слива… Хәзинәдә  булган бер генә әйберне дә әрәм-шәрәм иткәннәре юк.   Әле томат, әле чия согы, әле как, әле шәраб ясыйлар.Подваллары тулы нигъмәт. Бары – бергә, югы  – уртак дигәндәй, туган-тумачага да, дус-ишкә дә өлеш мулдан чыга. Балалары да әти-әнинең җылы өен, мул табынын сагынып, җай чыккан саен, туган якларга кайтырга гына торалар.

– Мәскәү күңелемне яулый алмый әлегә,– ди Камил. – Азнакаебызны  юксынам. Экология ягыннан да алар бер-берсеннән нык аерылалар. Гомумән, башкалада саф һаваның әсәре дә юк бит.  Андагы ыгы-зыгыда яшәү җиңел түгел. Татарстанда бөтенләй башка мохит. Казанга килеп төшүгә үк  үземне өйдә сыман хис итәм.

–Әле күптән түгел генә  бергә укыган Тула  кызы бездә кунак булып китте, – дип, энесенең сүзен җөпләп ала Алинә. –Ул – әти-әниләре белән бөтен Европаны әйләнеп чыккан кеше.  «Сезнең Татарстан   үзенә бер дөнья икән,  ул Европа да түгел, әмма шул ук вакытта Россия дә түгел», – дип шаккатты. «Илгә миллиардлаган тонна нефть биргән төбәк бит без»,– дип күкрәк кагарга, шулай гел җай чыгып тора. Әтием дә күкрәгендә «Өч миллион тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» бирелгән (2010 ел) медальне горур йөртә.

…Менә шундый гаиләгә бәхетне тотрыклылык һәм уңыш символы Фил фаразлап китерә дә муллыгын Бака тәэмин итә, дип әйтсәм – ышанырсызмы?

Расиха ФАИЗОВА

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.