Логотип Магариф уку
Цитата:

Финанс белемен – Интернет аша

Инде берничә ел рәттән Россия Үзәк банкы укучылар өчен финанс мәгълүматлылыгы (финансовая грамотность) буенча онлайн дәресләр оештыра, ягъни укучылар Интернет аша финанс мәсьәләләре белән бәйле төрле...

Инде берничә ел рәттән Россия Үзәк банкы укучылар өчен финанс мәгълүматлылыгы (финансовая грамотность) буенча онлайн дәресләр оештыра, ягъни укучылар Интернет аша финанс мәсьәләләре белән бәйле төрле темаларга дәресләрдә катнашалар. Ә дәресләрне Үзәк банк белгечләре алып бара. Моның өчен персональ компьютер, Интернет, тавыш колонкалары гына кирәк. Укучылар, махсус сайтка кереп, теркәлү узалар да, интерактив расписаниегә кереп, үзләренә кирәк дип санаган дәресне билгеләп куялар. Шулай ук аның көнен һәм сәгатен дә үзеңә уңайлы вакытка сайлап була.
Дәресләр укучылар өчен гади, аңлаешлы итеп алып барыла, күргәзмәлелек өчен таблицалар һәм схемалар тәкъдим ителә. Бу дәресләр көзге һәм язгы сессияләргә бүлеп үткәрелә. Хәзер бара торган көзге сессия 18 декабрьдә төгәлләнәчәк. Ә язгысы март-апрель айларында үткәрелә. Бүгенге көндә укучылар «Твой безопасный банк в кармане», «Вклады: как сохранить и приумножить?», «Личный финансовый план. Путь к достижению цели», «С деньгами на «ты» или зачем быть финансово грамотным?», «Что нужно знать про инфляцию?» исемле дәресләр узды. Укучыларымның бу дәресләргә карата фикере уңай. Һәр көнне мошенниклар корбаны булган кешеләр турында хәбәрләр килеп торган заманда бездәгедәй авыл мәктәбе укучылары үз акчалары белән идарә итү буенча бик файдалы киңәшләр ала.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ