Укучыларда финанс белемне арттыруга ничек кызыксыну уятырга?

Җәмгыятебездә базар мөнәсәбәтләре киңрәк колач җәя барган саен, финанс өлкәсенә кагылышлы белемнәрнең җитеп бетмәвен күбрәк аңлыйсың. Һәркем финанс дөньясында иркен ориентлаша, үзләренә кирәк булган финанс хезмәтен сайлап ала алсын өчен, шул ук вакытта намуссыз сатучылар кармагына эләкмәсен өчен, Россия Үзәк банкы халыкны финанслар ягыннан агарту, белемен күтәрү юнәлешендә күп эш башкара. Инде берничә ел рәттән әлеге банк мәктәп балаларының финанс белемен күтәрү буенча онлайн-дәресләр оештыра. Бу очракта укучылар Интернет аша финанс мәсьәләләре белән бәйле төрле темаларга багышланган дәресләрдә катнаша. Дәресләрне Үзәк банк белгечләре алып бара. Көн дә мошенниклар корбаны булучылар хакында хәбәрләр килеп торган заманда укучылар үз акчалары белән идарә итүгә бәйле булган бик тә файдалы киңәшләр ала. Шулай ук Үзәк банк мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында бу фәнне укыту өчен программалар эшләүдә катнаша. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән Үзәк банк арасында төзелгән килешү нигезендә, мәктәпләрдә финанс белемлелеге дәресләре кертелде. Киләчәктә мондый дәресләрне мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә дә кертү күздә тотыла. 

Чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белеменнән тапшыра торган Бердәм дәүләт имтиханнарында да финанслар буенча аерым биремнәр бар. Атнага бер сәгать кергән дәрес белән генә финанс мәсьәләләренә кагылышлы бөтен программаны укучыга биреп бетереп булмый. Сыйныфтан тыш чара мөмкинлекләреннән дә активрак файдалану сорала. Мәктәпләрдә финанс белемлелеге көне, атналыклар, олимпиадалар уздыру да отышлы санала. Түбәндә тәкъдим ителә торган брейн-ринг та – шушы юнәлештә уздырыла торган бер чара. Һәр укытучы, үз мәктәпләре мөмкинлекләреннән чыгып, аңа төзәтмә-өстәмәләр кертә ала.

Максат: укучыларның финанс өлкәсендәге белемнәрен актуальләштерү, аларның финанс-икътисад даирәсендә үз-үзләрен тоту компетенцияләрен үстерү.

Бурычлар:

– укучыларда финанс белемнәрен арттыруга кызыксыну уяту; финанс базарларында үз-үзеңне ышанычлы тоту күнекмәләрен үстерү;

– балаларда акча белән идарә итү өчен кирәк булган мәгълүмат табу, аны анализлау күнекмәләре булдыру;

– укучыларның иҗади потенциалын, социаль активлыкларын, коммуникатив сыйфатларын үстерергә тырышу.

Уен барышы

Укытучы. Бүгенге сыйныфтан тыш чарабыз финанс белемлелегенә багышланачак. Финанслар кеше тормышында аның яшеннән, со-
циаль хәленнән бәйсез рәвештә зур урын тота. Үз гомерендә кеше кулы аша бик зур суммадагы акчалар үтә. Алай гына да түгел, финанс өлкәсендәге уңышлар кешенең тормыштагы гомуми уңышын да билгели.

Шулай итеп, үз финансларың белән идарә итү осталыгы – иң зур осталык.

Finansia сүзе XIII – XV гасырларда туа, латин теленнән кулдагы акча, акча белән эш йөртүгә бәйле гамәлләр, керем дип тәрҗемә ителә. Ә «финанс белемлелеге» дигән төшенчә төп финанс төшенчәләрен аңлауны, булган белемнәрне хәвефсез кредит алу, финанс базарлары, биржада эшләү һәм акча белән дөрес эш итүдә куллана белүне үз эченә ала. Шулай ук бу төшенчә  шәхси финансларны планлаштыру һәм банк хезмәтләреннән файдалану, шәхси бюджет формалаштыру, финанс мөмкинлекләре модельләре, банкка акча салу һәм кредитлар, банк карталары, банк хезмәтеннән ерактан торып файдалана белү мәсьәләләрен дә колачлый.

Бүгенге уеныбызны брейн-ринг формасында уздырырбыз. Анда 7 – 8 нче сыйныф укучыларыннан торган ике команда катнаша. Һәр команданың үз командиры. Уен дүрт раундтан торачак. Командаларга уңышлар теләп, уеныбызны башлыйбыз.

I раунд

(Алып баручы командаларга икътисадка кагылышлы сораулар бирә. Командалар ярты минут эчендә сорауга җавап әзерләргә тиешләр. Әзер команда жетонын күтәрә. Җавап дөрес булса, ике балл ала; җавап дөрес булмаса, җавап бирү хокукы көндәш командага күчә. Дөрес җавап биргән очракта, ул команда 1 баллга ия була.)

Акчаларын үзендә туплап, аларны кредит тәртибендә вакытлыча файдалануга биреп торучы, шулай ук эшханәләр, оешмалар һәм аерым физик затлар арасында үзара түләү, исәп-хисап алып баруда арадашлык итүче, илдәге акча әйләнешен көйләүче оешма. (Банк.)

Икътисадның төрле милли тармакларына яки чит ил икътисадына табыш алу максатында хосусый һәм дәүләт капиталын, мөлкәтен һәм башка кыйммәтләрне озак вакытка салу. (Капитал салулар. Инвестиция.)

Акчаларны автомат рәвештә кулдан алу яки кулга бирү өчен хезмәт итүче программалаштырылган аппарат. (Банкомат.)

Җитештерү, акча әйләнеше һәм дәүләт финанслары өлкәсендә гамәлдә булган сәбәпләр аркасында кәгазь акчаларның бәһаләре, кыйммәте кими бару. (Инфляция.)

Эшханәләрнең, оешма яки хосусый затларның мөлкәтен башлангыч бәядән артыграк хак бирүчегә сатуны халык алдында оештыру юлы белән сәүдә итү формасы. (Аукцион.)

Бурычка акча яки товар биреп тору, яки билгеле чыгымнар өчен бирелгән акча. (Кредит.)

Вакытында түләмәгән өчен көн исәбеннән өстәлә бара торган штраф. (Пеня.)

Кәгазь акчалар беренче тапкыр кайсы илдә һәм кайчан барлыкка килгән? (Кытайда, VIII гасырда.)

Сәүдә итүнең, акча түләмичә, үзара әйберләр алмашуга нигезләнгән бер төре. (Бартер.)

Әйберләрнең, башкарылган эш яки күрсәтелгән хезмәтнең акчалата кыйммәте; ул сорау белән тәкъдимнәрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә хасил була. (Бәя.)

Әйберләрне алмашканда, гомуми эквивалент буларак йөри торган махсус товар. (Акча.)

Иясенә автоматик касса аппаратларыннан кирәкле акчаны теләгән вакытта алырга мөмкинлек бирә торган махсус пластик карта. (Акча картасы.)

Килешү шартлары яки аерым вәгъдәләшү нигезендә сатучының сатып алучыга өстәмә ташлама ясавы. Ул товарларның бәясеннән яки мәгълүм бер вакытта сатып алынган товарлар суммасыннан чыгып исәпләнелә. (Бонус.)

Кыйммәтле кәгазьнең күрсәтелгән бәясе. (Номинал.)

Нинди дә булса эшчәнлек өлкәсендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен көрәш. (Көндәшлек.)

Мәгълүм гамәлләр башкарганда тиешле дәүләт органнары, таможня, суд, прокуратура һ.б. тарафыннан физик һәм юридик затлардан алына торган акча. (Дәүләт пошлинасы.)

II раунд

(Командаларга төрле дәрәҗә авырлыктагы мәсьәләләр тәкъдим ителә. Җавап бирү һәм өстәмә балл алу тәртибе беренче раундтагыча ук.)

  1. Китап кибетенең дисконт картасына ия булучыларга 1 процент ташлама ясала. Китап 600 сум тора. Дисконт картасы булган сатып алучы бу китап өчен ничә сум түләр? (540 сум.)
  2. Галстук 360 сум тора иде.
    Аңа бәя артканнан соң, ул 414 сум тора башлады. Аның бәясе ничә процентка күтәрелгән? (15 процентка.)
  3. Бер пачка сыер мае 60 сум тора. Кибет пенсионерларга 5 процент күләмендә ташлама ясый. Пенсионер бер пачка майны ничә сум түләп алыр? (57 сум.)
  4. Кибеттә реклама акциясе бара: биш «Алёнка» шоколады алучыга алтынчысы бушка бирелә. Бер шоколад бәясе 24 сум торса, 400 сумга түләп һәм акция белән ничә шоколад тияр? (16+3 бүләк.)
  5. Җәй көне җиләкнең килосы 80 сум тора. Алсу 1 кг 750 г җиләк сатып алса, аңа 200 сумнан ничә сум кире кайтарырлар? (60 сум.)
  6. Бер флакон шампунь 130 сум тора. 35 процент ташлама белән саткан очракта, 1100 сумга ничә флакон шампунь тияр? (13 данә.)

III раунд

(Командаларга финанс мәсьәләләре белән бәйле булган җиңелрәк биремнәр тәкъдим ителә. Балл алу шартлары беренче раундтагы кебек үк.)

  1. 10 нчы сыйныф укучысы Марат «Нептун» банкында үз исеменә дебет картасы рәсмиләштерә. Уңайлы булсын өчен, банк Маратка картасын интернет-банкингка тоташтырырга тәкъдим итә. Интернет-банкинг белән файдалануның уңайлы яклары нидән гыйбарәт? Берәр уңайлы ягын әйтегез. Интернет-банкингтан файдаланганда, Маратка нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк булачак? Кимендә бер кагыйдәне әйтегез.

Җавап. Уңайлыклары: теләсә кайсы вакытта банк счётында күпме акча барлыгын карарга була; башка кеше картасына акча күчерергә яки үз картаңа башка картадан акча күчертергә; ансат кына һәм бик тиз коммуналь һәм башка түләүләрне башкарырга мөмкин.

Куркынычсызлык кагыйдәсе: беркайчан да интернет-банкингның паролен чит кешеләргә хәбәр итмәскә кирәк.

  1. Балигъ яшьтәге Нәсимә үз исеменә кредит картасы рәсмиләштерергә карар кыла. Моның өчен аңа нинди оешмага барырга кирәк? Үзенә файдалырак вариантны сайлау өчен, Нәсимәгә кредит картасын рәсмиләштергәндә нинди шартларга игътибар итәргә киңәш бирер идегез? Икедән дә ким булмаган шартны атагыз.

Җавап. Нәсимәгә коммерция банкына барырга кирәк.

Шартлар:

– кулланырга мөмкин булган кредит күләме;

– кредитның проценты;

– картадан түләп сатып алганда бонуслар алу мөмкинлеге;

– картадагы кредит чараларын процентсыз файдалана алу вакыты.

  1. 14 яшьлек Идрискә әти-әниләре дебет картасы рәсмиләштерде. Хәзер алар аның картасына акча күчерә ала. Идрис-
    кә акчадан мондый алым белән файдалану һәм саклау нинди өстенлекләр бирә? Әлеге карта белән файдаланганда, мошенниклар корбаны булмас өчен, аңа нинди киңәш бирер идегез?

Җавап. Өстенлекләре, мәсәлән:

– читтән торып та сатып алу мөмкинлеге;

– акчаларны төшереп калдырып югалту куркынычы булмау;

– карта балансын читтән торып, әти-әниләр янда булмаганда да тулыландыру мөмкинлеге булу һ.б.

Киңәш: беркайчан да чит кешеләргә карта номерын һәм ПИН-кодны әйтмәскә; ПИН-код номеры белән картаны бергә сак-
ламаска, аны яттан белергә яки язып ышанычлы урында сакларга.

  1. Сәлимгә социаль челтәр аша дусты Мараттан хәбәр килә: «Сәлим, сәлам! Сишәмбегә кадәр акча белән булышып тор әле. Телефонымда баланс минуска китте, әтиләргә шалтыратасы идем. Әлеге номерга 500 сум сала алмассыңмы?»

Килеп туган хәл Сәлимнең финанс ягына нинди куркыныч яный? Аңа ничек дөрес адым ясарга?

Җавап. Сәлимнең аккаунтын «җимереп» кергән мошенниклар эше бу.

Беркайчан да күрсәтелгән
адреска акча җибәрмәскә, «кайнар линия»гә һәм Сәлимнең үзенә шалтыратырга.

  1. Балигъ булган Айсылуның смартфонына мондый хәбәр килгән: «Хөрмәтле Айсылу! Безнең банк үзенең клиентлары арасында 1 млн сум уйнатты, аны сез оттыгыз. Акча призын алуга әзер икәнлегегезне раслау өчен, түбәндә күрсәтелгән сылтама белән безнең банкның интернет-банкингы аша үз аккаунтыгызга үтеп, ризалык бирүегезне сорыйбыз. Шуннан соң сезнең картагызга отыш акчалары күчәчәк». Әлеге ситуация шәхсән Айсылуга нинди финанс куркынычы тудыра? Аңа нинди киңәш бирер идегез?

Җавап. Болар – конфиденциаль мәгълүматка ия булып, картадагы бар акчаны алып бетерүне планлаштырган мошенниклар. Күрсәтелгән сылтама белән керсәң, сайт-клонга чыгасың һәм шунда үзеңнең аккаунт күрсәткечләреңне кертәсең. Шулай итеп, алар мошенниклар кулына килеп керә.

Киңәш: беркайчан да бирелгән сылтама буенча кермәскә, кичек-
мәстән клиентлар өчен булган «кайнар линия»гә яки банкның иминлек хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

  1. 16 яшьлек Камил җәй көне курьер булып эшкә урнашты. Хезмәт хакын ул дебет картасына алды. Бервакыт, эштән кайтканда, картасын югалта. Мондый очракта Камилгә нишләргә? Дебет картасын куркынычсыз файдалану өчен, аңа нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Җавап. Камилгә, банкның «кайнар линия»сенә мөрәҗәгать итеп, картасын ябуны сорарга яки интернет-банкинг аша моны мөстәкыйль эшләргә, шуннан соң яңа карта эшләтү максаты белән банк бүлегенә барырга кирәк.

Киңәш: беркайчан да чит кешеләргә карта номерын һәм ПИН-кодны әйтмәскә; картаны ПИН-код номеры белән бергә сакламаска, аны ятларга яки язып ышанычлы урында сакларга кирәк.

IV раунд. Командирлар ярышы.

1 нче командирга сораулар

Торак йортлар төзү яки сатып алу өчен кредит бирә торган банклар ничек атала? (Ипотека банкы.)

Акча әйләнешен көйләү өчен әйләнешкә өстәмә акча чыгару. (Эмиссия.)

Язма йөкләмә, бурыч кәгазе. (Вексель.)

Дәүләтнең акча берәмлеге. (Валюта.)

Билгеле бер процент белән бирелгән ссуда. (Кредит.)

Бер яки берничә мең миллион белән санарлык байлыгы булган кеше. (Миллиардер.)

Хирург ясый торган операциядән тыш тагын нинди төр операцияләр беләсез? (Валюта, банк операцияләре.)

Теге яки бу милекнең бик тиз акчага әйләнә алу сәләте. (Ликвидлык.)

Икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итү өчен әйләнештәге акчаны көйләү максатында чаралар күрү сәясәте. (Монетаризм.)

2 нче командирга сораулар

Дивидендлар китерә торган кыйммәтле кәгазь. (Акция.)

К.Марксның билгеле схемасы «Товар-акча-…» ничек төгәлләнә? (Товар.)

Фондлар базарында акцияләрнең бәясе даими үзгәреп тору ничек атала? (Акция курсы.)

Гамәлдәге законнар буенча иминиятләштерү килешүе язмача төзелергә тиешме? (Әйе.)

Физик затларның кеременә салым ничә процентны тәшкил итә һәм быелдан аңа нинди үзгәреш кертелде? (Моңарчы ул 13 процент иде, ә быелның 1 гыйнварыннан еллык керемнең 5 млн сумнан арткан өлешеннән 15 процент салым алына.)

Акчаның сатып алу көче кимү. (Инфляция.)

Банк тарафыннан кредит биргән вакытта алып калына торган сумма ничек атала? (Комиссия.)

Евро курсы көннән-көн үсә барса, сумның курсы еврога карата үсәрме, әллә кимерме? (Кимер.)

Сез элемтә салоныннан яңа айфонны кредитка алсагыз, кредитны кемгә кайтарачаксыз? (Коммерция банкына.)

Соңыннан командаларның баллары саналып, җиңүче команда билгеләнә.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге Республика премиясе лауреаты
Фото: pixabay

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.