Логотип Магариф уку
Цитата:

Флера Сөләймановага Илһам Шакиров премиясен тапшырдылар

Бүген халкыбызның легендар җырчысы, Татар АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләймановага 84 яшь тулды. Җырчыга Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика...

Бүген халкыбызның легендар җырчысы, Татар АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Флера Сөләймановага 84 яшь тулды. Җырчыга Татарстанның Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе тапшырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Флера ханымны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлады. Татар халкының сөекле җырчысын тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, БТКның Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадыйм Нуруллин, «Татарстан» ДТРКның Радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфыйк Сәгыйтов килделәр, диелә хәбәрдә.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ