Гастрономия бәйрәме

24–25  сентябрьдә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» узачак. Гастрономия бәйрәме кунаклары грильдә әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчәдән ризыклар ашап карый алачаклар. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

Мәдәни-күңел ачу программасы – музыкаль төркемнәр чыгышы, диджей-сетлар, мастер-класслар һәм фотозоналар әзерләнгән. Нәниләр өчен балалар уен зонасы оештырылачак.

Фестиваль 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр барачак.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.