Логотип Магариф уку
Цитата:

«Географик диктант» сезне көтә

Ни гаҗәп: соңгы вакытта укучыларыбыз арасында география фәненең дәрәҗәсе, аның белән кызыксынучылар саны да елдан-ел кими. Әйтик, быел республикабыз буенча нибары 149 чыгарылыш сыйныф укучысы гына гео...

Ни гаҗәп: соңгы вакытта укучыларыбыз арасында география фәненең дәрәҗәсе, аның белән кызыксынучылар саны да елдан-ел кими. Әйтик, быел республикабыз буенча нибары 149 чыгарылыш сыйныф укучысы гына географиядән бердәм дәүләт имтиханы тапшырырырга җөрьәт итте. Бу – БДИ тапшыруда катнашканнарның нибары 0,91 проценты, ягъни һәр 109 укучының берсе генә дигән сүз бу.
Һәм шунысы аяныч: география фәнен үз итүче укучылар саны гел кимүгә бара. Быел бездә бу фәннән БДИ тапшырган укучылар санының 2020 елдагыга караганда 44 кә кимрәк булуы – шуңа дәлил. Югыйсә, география – шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, үзендә күпме серләр саклаган фән бит! Шултикле искитмәле фәнгә карата яшь буын күңелендә нинди юллар белән кызыксыну ачкычы табарга? Бик күпләрне, барыннан да бигрәк, география укытучыларын, борчыган мәсьәлә бу. 2015 елдан бирле ел да үткәрелеп килүче «Географик диктант» – шундый изге ниятне күздә тоткан проектларның берсе. Аның максаты – кемнәрнеңдер географиядән белем дәрәҗәсен тикшерү түгел, ә халык арасында географик белемнәрне популярлаштыру, шулай ук география фәненә, милли мирасыбызга карата кызыксыну уяту.
Алты ел эчендә «Географик диктант» проектында 1,8 миллион кеше катнашкан инде. 2017 елда ул беренче тапкыр халыкара статус алган булган: ул елны дөньяның географик диктант язуда 25 ил кешесе катнашкан. Узган ел исә бу проектта 110 илдән катнашучылар булган. Коронавирус зәхмәте күпме генә аяк чалырга тырышмасын, быелгы «Географик диктант» халык арасында тагын да колачлырак һәм популяррак булырга охшап тора. Быел ул 14 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр көндезге сәгать 12 белән 1 арасында үтәчәк. Ул ике төрле форматта: сайтта онлайн төстә һәм алдан билгеләнгән урыннарда узарга тиеш. Татарстанда географик диктантта катнашу өчен 323 шундый мәйданчык оештырылачак. Шуларның 310 сы – мәгариф оешмаларында. Республикабыздагы югары уку йортларында оештырылачак алты мәйданчыкта 1750 кеше географик диктант язуда катнашыр дип көтелә. Иң күп катнашучылар Казан танк һәм Суворов училищеларында, Казан федераль һәм Чаллы дәүләт педагогия университетлары базасындагы мәйданчыкларда булачак. «Географик диктант» проекты республикабыз мәктәпләрендә дә зур хуплау таба. Телефоннан аралашкан һәр мәктәп вәкиле  үзләрендә аңа ныклап әзерлек эшләре    алып барылуы хакында хәбәр итте. Әйтик, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш урта мәктәбе директоры Дамир Хатыйп улы Нәбиуллин: «Мәктәбебездә диктантларның нинди генә төрендә катнашмыйбыз инде: «Татарча «Яз»мы, «Этнографик диктант»мы... Ә инде «Географик диктант» укучыларыбыз аеруча үз итә. Быел да урта һәм өлкән сыйныф укучыларының һәркайсы диярлек катнашачак анда», – дигән фикерен җиткерде. Ә инде Әтнә районының Комыргуҗа урта мәктәбенең география укытучысы Рафил Хөрмәтулла улы Миңлебаев: «Моннан ике ел элек КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Илгизәр ага Гайсин җитәкчелегендәге бер төркем галимнәр катнашында «Географик диктант»ны зур колач белән уздырган идек. Ул чакта бу проектта 86 кеше катнашкан иде. Быел коронавирус аркасында катнашучылар санын илле кешедән арттырырга ярамый. Шулай да оешкан һәм географик бәйрәм төсендә уздырырбыз дип уйлыйм», – дип белдерде. Ә сезнең мәктәптә геграфик белем белән  кызыксынучылар, «Географик диктант»та катнашырга җыенучылар бармы? Әлеге проект  сезнең дә катнашуны көтә.
                  Таһир САБИРҖАНОВ                  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ