Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйлемсез гамәл юк

Кайсы гына мәктәпкә килеп керсәң дә, беренче карашка ул звоноктан звонокка гына яшәгән кебек тоела. Нәрсәнең кайда икәнен белеп алгач, хәтта тәнәфес вакытларындагы ыгы-зыгының да үз тәртибе булуын чам...

Кайсы гына мәктәпкә килеп керсәң дә, беренче карашка ул звоноктан звонокка гына яшәгән кебек тоела. Нәрсәнең кайда икәнен белеп алгач, хәтта тәнәфес вакытларындагы ыгы-зыгының да үз тәртибе булуын чамалыйсың.
 

«ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА, НУРГА ИЛТӘ!..»


700 дән артык баланың умарта күчедәй гөжләп тыз-быз килүен күз алдына гына китер: кемдер ашханәгә чаба, кемдер алдагы тәнәфестә уйналып бетмәгән шахмат партиясенә «нокта куярга» җыена, кемдер ТДИ, БДИ буенча кирәкле укытучысын «тотып калырга» ашыга. Кыскасы, «Гали дә үз эшендә, Вәли дә үз эшендә» була андый чакта. Ә менә сүз Нурлат шәһәренең Советлар Союзы Герое Михаил Егорович Сергеев исемендәге иң яңа мәктәбе (2006 елда ачылган) турында барса, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гайнуллина янына барып: «Бүген театр түгәрәге буладыр бит инде?» – дип, дәрестән соңгы эшләрне кайгыртып йөрүче «артистлар» да табылачак. Репетициягә өзеклек килмиме янәсе. Менә шуннан аңлыйсың инде сәхнәнең балаларны тарту көче ни дәрәҗәдә булуын.
Ә театр дигәнең укытучыларның үзләреннән башлана. Балаларга үрнәк булсын дип, педколлектив татарча кыскарак спектакльләр әзерли башлый. Татарлар гына түгел, русы да, чувашы да бер сәхнәдә уйный. Әле генә физика дәресе укытып чыккан Хәлим Алимов – Вәли, татар теле һәм әдәбияты укытучыларыннан Рузалия Мостафина – Гафифә, Гөлия Шәйхетдинова – Биби, информатика укытучысы Алексей Фадькин Фатыйх рольләрен сәхнәдә шундый оста башкаралар, чын артистлар дип белерсең.

Укытучыларның әнә шулай, «Беренче театр», «Зәңгәр шәл» кебек классик әсәрләрдән башланган репертуарлары күзгә күренеп арта. Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, балаларның да артист буласылары килеп, җаннары кымырдый. Шулай итеп, мәктәптә театр түгәрәге оешуын сизми дә калалар. Бу инде бердән, драматургларның әсәрләрен «эчтән» тоярга ярдәм итсә, икенчедән, балаларның сөйләм телен баетуга, дикцияне, хәтерне яхшыртуга да йогынты ясамый калмый. Шул ук вакытта теләсә кайсы аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә бала, бер-берен ярты сүздән аңларга күнеккән дуслар да шушы түгәрәктә табыла.
Нәтиҗә озак көттерми. Нурлат гимназиясенең яшьләр труппасы «Сәйяр» мәктәп укучыларының республика театр бәйгесеннән, кош тоткандай булып, икенче урын яулап кайта. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәзилә Мостафина шушы ук «Сәйяр»дә татар милли театрының нигез ташларын салучыларның берсе булган Габдулла Кариев иҗатына багышлап язган пьесасы өчен 1 нче урынга лаек була.

 

ИТӘКНЕ САЛСАҢ, КҮЛМӘККӘ ӘЙЛӘНӘ


Инде эшләр мондый юнәлеш алгач, мәктәп коллективы алдына тагын бер мәсьәлә килеп баса: «Тарихи костюмнар кирәк икән бит безгә», – диләр алар. Бөтенесенең карашлары технология укытучысы Наталья Петровна Кутузовага төбәлә. Хәзер инде кайсы гына укытучыдан сорасаң да, «Безнең театр эшчәнлегебез технология дәресләре белән тыгыз бәйләнгән», – диячәк. Район технология укытучыларының һөнәри осталык бәйгесе әлеге мәктәптә узуы да юкка түгел. Аларның теләсә кайсы дәрәҗәле кунак алдына чыгып, подиумда күрсәтерлек кием тупланмалары бар. Эшләре арасында реконстукцияләнгән тарихи костюмнарны да, стильләштерелгән милли киемнәрне дә күрергә була. «Яшь дизайнер»лар түгәрәгенә йөрүче Диана Кульметьеваның эшләре инде хәзердән үк дәрәҗәле бәйгеләрдә күрсәтелә һәм алдынгы урыннар яулый.
– Ул минем фәннән генә түгел, башкаларыннан да бик тырышып укый, – дип таныштыра укытучысы бу сәләтле кыз белән.

Диана классташ кызлары ярдәмендә безгә дә этник элементлар белән тегелгән алты милли кием комплекты күрсәтте. Ел дәвамында кич утырып эшләгән ул аларны. Баш киемнәре, бизәнү әйберләре исә без хуҗалыкта файдалана торган гап-гади баудан ясалган. Әлеге эшләр белән «Без бергә» республика конкурсының район этабында 1 нче урынга чыккан булсалар, технология олимпиадасында катнашып, призер булганнар. Әле бит сәнгать мәктәбендә дә укый Диана. Кайбер модельләренең трансформер булуы практик яктан отышлы: әйтик, итәген салып куйсаң, беренче карашка киң, купшы булып тоелган милли костюм бернинди артык детале булмаган кичке классик күлмәккә әйләнә дә куя.
– Укытучымнан башка бу тупланманы иҗат итә алмас идем. Икебезнең идеяләрен бергә кушкач, менә шундый бик матур эшләр килеп чыкты. Киләсе елда да әлеге юнәлештә иҗат итәргә телим. Киләчәктә кем буласымны әлегә тәгаен гына белмим. Бәлкем, дизайнер, бәлкем модельер-конструктор булырмын. Бик тә, бик тә иҗаты белән танылган кеше буласым килә, – ди Диана.


ИДӘН ШАХМАТЫ


Бу мәктәп укучылары озын тәнәфес вакытларында, дөньяларын онытып, шахмат уйныйлар. Шунысы бар, гадәттәге кебек, өстәлдә түгел. Биредә өстәл уены идәнгә төшкән. Фигураларны кырып, үзең ясагач, кул белән күтәреп кую гына түгел, аяк белән шудырсаң да була шул. 30 ар, 40 ар сантиметр зурлыктагы гадәти булмаган ул сыннарны егетләрнең үзләре үк ясаган станокта кырдыруын белгәч, мондый оста куллы балаларга да, аларның остазларына да соклану бермә-бер артты. Күпләр искерде дип чүплеккә чыгарып ташлый торган кер юуу машинасының барабанын әйләндерә торган приводын файдаланып, йортка бик кирәкле җиһаз җыеп була дип кем уйлаган. Кулларыннан килмәгән эшләре юк бу мсалайларның. Шуңа күрә елның-елында Казанда технология буенча уза торган олимпиадаларда, «Я мастер» бәйгесендә алдынгы урыннар алып киләләр.

– Монда безгә менә нәрсә ярдәм итә? Нурлат урман хуҗалыгы белән бик тыгыз эләмтәдә яшибез. Алар безне үсентеләр белән дә, шушы шахматларны, сыерчык ояларын, башка җиһазларны ясар өчен кирәкле чимал белән тәэмин итеп торалар, – дип аңлатып куя гимназия директоры Алсу Насыйх кызы Рәхмәтуллина.


БИШ ФАТИРЛЫ СЫЕРЧЫК ОЯСЫ


Иң мөһиме – балаларны әтиләрчә кайгыртып, бөртекләп эшкә өйрәтүче Фәнис Талип улы Гаязов кебек остаз бар. Аның гимназиядә технология укыта башлавына алты ел икән. Аңа кадәр, үзе әйтмешли, эшләмәгән эше калмаган. Агротехникумда махсус предмет та укыткан, нефтьчеләр арасында да кайнашкан. Гимназиянең элеккеге директоры аны: «Безнең столяр-слесарьлык җиһазлары яхшы, малайлар оста куллы. Кил, җаның теләгән иҗади эштә булырсың»,– дип, бик кызыктырып, чакырган.
– Егетләрнең эш нәтиҗәсен күргәч, бөтен авырлыклар онытыла. Без ел саен 60 – 70 сыерчык оясы ясап урманга илтәбез, – дип күргәзмәгә эленгән сыерчык ояларын күрсәтә оста.

Алар арасында «ике фатирлылары» да, «бишлеләре дә», «тулай торак» ка ошап торганнары да бар. Бу эшкә быел 9 нчы сыйныфка баручы Владимир Музиков атлы егетләре бик маһир икән. Реназ Валиуллин, Айназ Касыймовка нинди схема бирсәң, шуннан шаккатмалы җиһаз ясап бирәчәкләр. Алар ясаган өстәлләр дә ни җитте генә түгел. Бишкә бөкләнә торган «акыллы» өстәлләр. Егетләр арасында инде бүгеннән инженер һөнәре турында хыялланучылар бар.
– Һәрбер сыйныфта кулы эшкә ятып торган берничә укучы була. Мин аларны техник түгәрәккә алам. Ун-уникеләп малай атнага ике тапкыр йөри. Агач белән дә, тимер белән дә эш итәбез. Шахмат сыннарына килсәк, мәсәлән, ат ясау өчен бик авыр фигура. Аны башта станокта кыралар, аннары кисеп наждак белән шомарталар, буйыйлар, лаклыйлар – эше җитәрлек, – дип тезеп китә Фәнис Гаязов.
Тагын бик мөһим нәрсә – бу уку елыннан 1 нче сыйныф укучыларын мәҗбүри рәвештә шахмат түгәрәгенә тартырга ниятләре. Моның өчен кызыгып уйнарлык, үзләре ясаган 6 комплект шахматлары бар аларның.


ОЛИМПИАДА - АЛАРНЫҢ ЯРАТКАН ШӨГЫЛЕ


– Укучыларыбыз нигездә технология һәм социаль-икътисадый юнәлешне сайлый. Олимпиада күрсәткечләре буенча  без районда беренче урында. Үткән уку елында район күләмендәге 63 призлы урын безнеке булды. Шуларның 24 е – 1 нче урын! –ди сөйли Алсу Рәхматуллина, горурлануын һич яшереп тормыйча. – Коллективның иң зур куанычы – әлбәттә инде укучыларыбызның уңышлары. Узган ел, әйтик, Дарья Воронцова (аның чыгышын без видеога төшереп алдык. magarif-uku.ru сайтында карый аласыз) – татар теленнән, Әлфинә Гомәрова татар әдәбиятыннан республикада беренче урын яуладылар. 
Күп кенә 9 – 10 нчы сыйныф укучыларының башка мәктәпләрдән аларга күчү сәбәбен дә менә шушы олимпиадаларда катнашучыларның күп, белем дәрәҗәсе югары булу белән аңлаталар. Гимназиядә уку бер сменада гына алып барыла. Шулай да балалар кичкә кадәр мәктәптә. Дәрес бетте дип, тота-каба өйгә кайтырга ашыкмыйлар биредә. Өстәмә дәресләр, түгәрәкләр, ике спорт залы – барысы да укыту-тәрбия эшенең алыштыргысыз өлеше. Моның бәләкәй генә бер сере: дәресләрдән соң баланың ашаханәдә җылы ризык ашау мөмкинлеге бар. Шулай булгач, нигә ашыгырга соң? 

– Олимпиада димәктән, бездә олимпиадаларда катнашучылар слеты уздыру да матур традицияләренең берсенә әйләнде. Бу чарада химаячыларыбыз – РИТЭК җәмгыяте вәкилләре олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга тантаналы шартларда акчалата премияләр тапшыра. Без моны бик зур стимул буларак бәялибез. Шефларыбыз өлкән сыйныф укучылары белән профориентация юнәлешендә дә максатчан эшли. Җир куеныннан тәүлек буе кара май куучы сиртмәле коелар – качалкалар янына экскурсияләрдә булганнан соң югары сыйныф укучыларның нинди хис-тойгылар белән кайтуын чамалавы кыен түгел, – ди укытучылар.
Гыйлемсез гамәл юк, диләр. Шуны истә тотып, белем бирүне дә, тәрбияне дә, хезмәткә өйрәтүне дә – бөтенесен, иңләп-буйлап, бер тигез алып баралар Нурлат гимназиясендә.
 
Расиха ФАИЗОВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ