Логотип Магариф уку
Цитата:

Ифтарга чакыру

15 апрельдә «Казан Экспо»  халыкара күргәзмәләр үзәгендә Рамазан аендагы иң күркәм мәҗлес XI Республика ифтары узачак, быел анда Россия һәм республика төбәкләреннән унберенче  тапкыр үткәрелүен исәпкә...

15 апрельдә «Казан Экспо»  халыкара күргәзмәләр үзәгендә Рамазан аендагы иң күркәм мәҗлес XI Республика ифтары узачак, быел анда Россия һәм республика төбәкләреннән унберенче  тапкыр үткәрелүен исәпкә алып 11 мең кеше катнашачак.

Кунаклар арасында мөселман дин әһелләре, башка конфессия руханилары, рәсми оешма җитәкчеләре, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле, аз керемле гаиләләрдән булган мөселманнар булачак. Нинди статуста һәм социаль катламнан булуына карамастан Рамазанда алар уртак табынга бергәләп утырачак. Мәҗлестә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булыр дип көтелә, башка елларда да ул катнашып килде.
Бу мөһим чарага бәйле фикерләре белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Ак Барс Арена» стадионы генераль директоры Радик Миннәхмәтов, «Туган авылым» милли-туристик комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов һәм «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев «Татмедиа»да  оештырылган матбугат конференциясендә уртаклашты.
Рамазан ае дәвамында мәчетләрдә уздырылып килә торган мәҗлесләрдән аермалы буларак, республика ифтарына керү өчен махсус чакыру кирәк. «Әмма быел бернинди чикләүләр дә юк, – диде мөфти Камил хәзрәт.  – Чакыру билетларын электрон формада Диния нәзарәте, «Ярдәм» һәм «Зәкят» фондлары һәм районнардагы мөхтәсибәтләр аркылы алырга мөмкин. Әлегә ун меңгә якыны гына таратылган».
«Килүчеләргә урыннар җитәрме соң?» – дигән сорауга, оештыручылар бу мәсьәләдә дә проблема булмавын ассызыклап узды. «Өстәлләр дә, җәймәләр дә,  ризыклар да әзер. Бу максатларда  2 тонна ит,  берәр тонна  дөге һәм яшелчә, 800 килограмм кипкән җиләк-җимеш, 500 килограмм  конфет  һәм башка тәм-томнар әзерләнгән. Тәгамнәр табыннарда экологик чиста булган  бамбуктан эшләнгән ланч-боксларга салыначак. – диде «Туган авылым»  җитәкчесе  Радик Абдрахманов. Мәҗлестә катнашучыларга барлыгы 600 волонтер ярдәм һәм хезмәт  күрсәтәчәк.
Кунакларны каршы алучы як буларак, «Казан Экспо» үзәге генераль директорының беренче урынбасары Игорь Аставьев шәхси машиналарда килүчеләрне урыннар белән тәэмин итүдә һәм  куркынычсызлык мәсьәләсендә шулай ук проблема булмаячагына ышандырды. Биредә  3 мең машинага исәпләнгән парковка урыны бар, аннан тыш ,Казан тимер юлыннан аэропортка кадәр йөрүче поезд республика ифтарында  катнашучыларны бушлай алып барачак.  Монысы  мөселман кардәшләребез өчен аеруча уңайлы  һәм отышлы булыр.
Республика ифтарын оештыручылар әлеге чараны үткәрүгә елдагыча  бик җаваплы киләләр һәм аны үзенчәлекле итәргә тырышалар.  Кунакларны Буа районында яшәгән Нургали хәзрәт Хәсәновның тормыш юлына нигезләнеп куелган «Дәрвиш» дип аталган моноспектакль һәм мөселман әйберләре белән сату итүче сәүдә рәтләре белән каршы алачаклар.
Бу көнне җәмәгать белән намаз уку һәм дога кылу,  бергәләп ифтарда катнашу кешеләрне бер-берләренә тагын да якынайтыр, күңелләрен иман нурлары белән яктыртыр дигән теләктә калабыз.
 
Альберт САБИР
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ