Логотип Магариф уку
Цитата:

«Игелекле эшләр көне» фонды балалар өчен агачтан ясау сәнгате буенча мастер-класс оештыра

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Мәскәүдәге «Абилимпикс» милли чемпионаты финалисты Александр Казаков белән берлектә Казанда 10 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен агачтан ясау сәнгате буенча бушлай мастер...

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Мәскәүдәге «Абилимпикс» милли чемпионаты финалисты Александр Казаков белән берлектә Казанда 10 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен агачтан ясау сәнгате буенча бушлай мастер-класс оештыра.



Александр Казаков кулында агач эшләнмәләр шедеврларга әверелә, ул барлык агач токымнары – юкә, усак, нарат, чыршы, каен һәм хәтта алмагач белән эшли. Башлангыч белемнәрен мастер агачка уеп бизәк төшерү түгәрәгендә алган, аннары столяр-мебель җыючы һөнәренә укыган, ә хәзер аның үз остаханәсе бар.
Александр Казаков материал белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәк, мастер-класста катнашучылар яңа ел бизәкләре, чыршы яки агачтан уенчык ясый алачак.
Мастер-класс 17-нче декабрь көнне 15:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча «Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсендә узачак. Алдан язылу өчен телефон: +7(843)236-65-61. Урыннар саны чикләнгән, дип хәбәр иттеләр фондта.
Чыганак: Казан мэриясе



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ