Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Гыйльметдинов журналистлар белән очрашты

«Татар-информ» агентлыгының брифинглар залында каләм әһелләре Россия Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе...

«Татар-информ» агентлыгының брифинглар залында каләм әһелләре Россия Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе (ТФММА) Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белән очрашты.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов  журналистларны үзе җитәкләгән Советның  эшләре белән таныштырды. «Татарларның федераль милли-мәдәни  автономиясе» Җәмәгать оешмасы  1998 елның сентябрендә   РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән. ТФММА – Россия Федерациясендәге татарларның – илдәге саны буенча икенче урында торган этник бергәлекнең  мәнфәгатьләрен   чагылдыручы оешма.  ТФММА Россия татарлары исеменнән   федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнары белән  бергәләшеп эш йөртә, милли – мәдәни  автономиянең хезмәтен координацияли, төбәк һәм җирле ММА ләренә, башка татар җәмәгать һәм милли-агарту структураларына  хокукый, методик , эксперт-консультатив    ярдәм күрсәтә.
Бүген әлеге җәмәгать оешмасы татарларның 38 төбәк һәм 7 җирле милли–мәдәни оешмасын  (Россиянең 45 төбәген) берләштерә. ТФММА  ҖО Советы әгъзалары – үз төбәкләрендә бик тә абруйлы затлар,  алар арасында Закон чыгару Җыелышлары  әгъзалары, күренекле бизнесменнар һәм җәмәгать эшлеклеләре бар. Совет рәисе  үзе дә  РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр  Советы,  Федераль агентлыкның милләтләр эшләре буенча  милли-мәдәни автономия эшләре Консультатив Советы составына керә.
ТФММА эшчәнлеге үз мәдәниятен, рухи-әхлакый  традицияләрен, күп гасырлы тарихын, социаль һәм мәдәни тормышын фикерләү нигезендә кешелек цивилизациясен үстерүгә корылган.
                                                                             Ирек НИГЪМӘТИ

фото: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ