Логотип Магариф уку
Цитата:

Илдар Таҗетдинов: «Терек сумы, үле сумы?»

Кибеткә кергәч, еш кына мәктәп укучыларының һәм студентларның энергетик эчемлек сатып алуларына тап буласың. Яшьләрнең  урамда, әйтүләренә караганда, хәтта  кайбер мәктәпләрнең бәдрәфләрендә...

Кибеткә кергәч, еш кына мәктәп укучыларының һәм студентларның энергетик эчемлек сатып алуларына тап буласың. Яшьләрнең  урамда, әйтүләренә караганда, хәтта  кайбер мәктәпләрнең бәдрәфләрендә электрон тәмәке пыскытуы табигый хәлгә әйләнеп бара. Минемчә, берсе генә дә яхшыга илтә торган күренеш түгел. Бу хакта белгеч фикерен ишетәсе иде, дип республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул, бик теләп, әлеге зәхмәтләрнең организмга тәэсирен бәян итте.

– Энергетик эчемлек нәрсә соң ул? Аны нинди вакытта кулланалар? Сүзне шуннан башлыйк, – диде Илдар әфәнде. –  Гадәттә, ниндидер ашыгыч эш булганда, өлгерә алмыйм, соңарам, йоклап китүем ихтимал дип борчылганда, көч-гайрәт кертер дип эчәләр аны. Бервакыт мин дә эчеп карадым һәм шул, табиб буларак, минем өчен зур тәҗрибә булды. Автомобильдә Мәскәүгә юл чыккан идек. Бөкеләр булу сәбәпле, көнендә барып җитә алмабыз дип борчыла башладым. Киосктан энергетик эчемлек сатып алдым. Хәл кертмәсме, йокыны качырмасмы дип эчтем инде. Аның составында матдәләр алмашуын тизләтә, нерв системасын ярсыта, зиһенне ача торган кофеин, женьшень тамчысы, төрле кислоталар, глюкоза, шикәр бар, дип язылган иде. Кая ул хәлне яхшырту! Киресенчә, бер-ике сәгатьтән кәеф бозыла, нык арыганлык сизелә башлады. Ярый әле, янда хатын бар иде. Рульне аңа тоттырдым да үзем йокымсырап, изрәп үк киттем.
Ни кызганыч, студентлар, югары сыйныф укучылары хәзер энергетик эчемлекләрне  еш куллана. Хәтта реклама өчен, әкиятләрдән үрнәк алып, «терек су» дип тә йөртәләр. Чынлыкта аны даими эчү үлемгә китерергә мөмкин. Энергетик эчемлек кулланганда, кан басымы күтәрелүенә яшьләр бик игътибар биреп җиткерми. Сау-сәламәт күренгән яшь кешеләрнең урамда егылып үлүе шул бәйлелекнең тәэсире түгелме, дип тикшереп караучы юк. Әйтик, мин үзем йоклап киттем. Кемдер гасабилана, хәле китә, эче поша башлый. Бәлкем, составында тәмләткеч химикатлар гына түгел,  кофеин да булганга кеше аңа тиз  ияләшәдер. Белгеч-диетологлар 300 грамм ул эчемлектә кофеин күләме  җиде чынаяк кофеныкы кадәр була дип раслыйлар. Составында шикәр дә булгач, диабетиклар өчен ул аеруча хәвефле. Күп эчү хәтта йөрәк өянәге китереп чыгарырга мөмкин. Машина белән чагыштырсаң, бу – коточкыч зур тизлеккә күчүгә тиң. Автомобильне генә түгел, кеше организмын даими  шулай куалау аның гайрәтен киметә; нерв системасы какшый. Шуңа да карамастан энергетик куллану яшь буында гадәткә әйләнеп бара. Кая монда дәрт-көч алу, киресенчә, булган гайрәтне дә җуюга китерә ул. Битарафлык пәйда булу, байтак хилафлыкларга күз йому шуңа бәйле. Ниндидер хасталыклар килеп чыкмыйча, яшьләр моны аңламый, үз-үзләрен сакламый.  Мондый  «сыек батареялар» Казанда зур  супермаркетларда гына түгел, киоскларда да сатыла. Бездә әле үсмерләрне кызыктыра торган бу төр эчемлекләргә игътибар бирмиләр. Ә менә чит илләрдә, аерым алганда Төркиядә, Дания, Норвегия, Исландиядә, гомумән, Европа Берлегендә мондый эчемлекләрне 15 яшьтән өлкәнрәкләргә генә саталар һәм зыянын даими аңлатып торалар. 
– Бер хезмәттәшебез мәктәптә укучы кызның электрон сигарет тартырга  күнегеп килүе хакында сөйләде. Шул хакта белеп алгач, чит ил кешесе булган әтисе: «Әгәр тартырга теләсәң, классик сигарет тарт. Электрон сигаретка ризалыгым юк», – дигән. Сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?
– Гадәттә, тәмәкечеләр, тартуны ташлыйм дигән булып, электрон сигаретка күчә. Тик андый таныш-
ларым һәм пациентларымның моңа карап кына тәмәкедән бизгәннәре юк әле. Киресенчә, шул модалы саналган зәхмәткә  күнегеп кенә китәләр,  чөнки аның составы химик матдәләрдән тора. Тартучы шул химияне суырып, үпкәләренә ала. Даими тарткан сурәттә, бу матдәләр, үпкәдә ялкынсыну (пневмония), астма китереп чыгарырга мөмкин. Канцерогенлы матдәләр әкренләп яман шешкә китермәс дип әйтүе дә  кыен. Кызык өчен тарта башлаганда әле бу хакта уйламыйлар. Берничә елдан зыян сиздерә башлый инде. Төтен чыга икән, югары температура хасил булып, сулыш юллары пешә дигән сүз бит. Тын юлларының даими югары температура белән очрашуы үзе үк организм өчен зарарлы халәт. Тынычланабыз дигән булып, киресенчә, организмга зыян гына салалар. Күптән түгел телевизордан шундый бер очракны күрсәттеләр: электрон тәмәке, тартучының авызында шартлап, тешләрен бәреп төшергән. Мондый хәл хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.
– Хәзер яшьләр арасында төнге клублар бик популяр. Өлкән буын аларны наркотиклар оясы дип күз алдына китерә.  Бу чынга туры киләме?
– Андагы мохит яшь-җилкенчәкне күңел ачуга, тыелган нәрсәләрне татып карауга этәрә. Марихуана, гашиш – җиңел наркотик, бер-ике суырганнан берни булмый, дип бер-берсен үгетли торгач, ихтыяр көче азрак булганнарның моңа бирешүе гаҗәп түгел. Андый клубларга барган саен, наркотикның берәр төрен сынап карый башласаң, бик тиз ияләшәсең. Аннары, менә бу таблетканы татып кара әле, марихуанадан  гайрәтлерәк ул, дип әйтәчәкләр. Наркомания  менә шушылай кызыксынудан, иярүдән, башкалардан калышмаска тырышудан башлана. 
– Бездә элегрәк наркотикларга каршы көрәшүче махсус хокук саклау органы бар иде. Аны әкренләп бетерделәр дип беләм.  Бу наркоманиянең кимүе турында сөйлиме?
– Хәзер аның белән башка хокук оешмалары шөгыльләнә. Матбугат чараларының сөйләп һәм күрсәтеп торуларына караганда, наркотиклар тарату һәм куллану бер дә кимегәнгә охшамый. Үзебезнең эшчәнлектән чыгып карасак та, наркотикларга бәйлелек кимеде, дип әйтә алмыйм. Бездә 70 ятак бар. Аларның 15–20 сен наркотикка бәйле хасталар били. Ни кызганыч, наркоманнарның саны һаман да әкренләп арту ягында. Наркотикка бер ияләшкән кеше гомере буе аңа бәйле булып кала. Юкка гына «элекке наркоман булмый ул» дип әйтмиләр бит инде. Бүгенге көндә бер генә төрле, чиста наркотикны  аерып алуы кыен. Элек кокаинга, героинга бәйлелек дип аерым әйтә ала идек. Хәзер һәртөрле катнаш наркотик куллану очраклары артуга бара.
– Мәктәп укучылары арасында бу куркыныч мавыгу гадәттә ничәнче сыйныфларда башланырга мөмкин?
– Безнең клиника, илдә беренчеләрдән булып, укучылар арасында наркотик куллануны ачыклаучы сораштырулар уздыра, анализлар ала башлады. 12–13 яшьлек укучылар арасында да наркотиклар белән мавыга башлаганнарны, токсикоманнарны ачыклаганыбыз булды. Соңгы вакытта андый яшүсмерләр очрамый. Гадәттә, ныклап торып мавыгулар X–XI сыйныфларда, вузның беренче-икенче курсында укыганда башлана.  
– Берничә ел элек, мәктәпкә наркологлар киләсе мәгълүм булуга, наркотик белән мавыгучы үсмерләр тикшерүчеләрне алдау ысулын таба, үзе өчен сыйныфташының савытын анализга  тапшыра, дип сөйлиләр иде. Хәзер ничек?
– Өч-дүрт ел инде без башкачарак эшлибез. Әйтик, 5 мең укучыны тикшерергә дигән бурыч куела, ди. Алдан хәбәр итеп тормыйча, теләсә кайсы мәктәпкә барабыз. Хәзер безне алдау шактый кыен. Заманча, камил җиһазлар кайтартылды. Нәрсәдер шикле тоелса, ышандырмаса, кабат анализ алабыз. Әле бер наркоманның да безне бармак тирәсендә әйләндереп, алдалап йөртә алганы юк.
Билгеле, югары уку йортлары, көллиятләр күпләп урнашкан, төнге клублар эшләп торган, студентлар күп булган районнарда җиңел наркотиклар белән мавыгучы яшьләр ешрак очрый. Бу – шәһәр үзәге, димәк. Шикләнгән күңел ачу урыннарына махсус рейдлар да уздырабыз. Җитештерү предприятие-
ләре урнашкан эшче районнарда, шәһәр читендә эчкечелеккә хирысланып баручы яшьләр күбрәк.
– Өйдә – әти-әниләр, мәктәптә укытучылар тәмәке, наркотик кебек зәхмәтләрнең зыянын даими аңлатып тора кебек. Нишләп өлкәннәрнең үгет-нәсыйхәте бер колактан кереп икенчесеннән чыгып китә? 
– Ни гаҗәп, үсә төшкән саен, бала алдында әти-әнисенең абруе төшә бара. Тора-бара дуслары, яшьтәшләре яшүсмер өчен абруйга әйләнә. Гадәттә, шуларга ияреп, шулар үрнәгендә наркотикларга ияләшәләр дә инде. Аралаша торган мохитендә, сыйныфында аерылып торасы, «ак карга» булып күренәсе килми. Башкалар ничек –  мин дә шулай, имеш. Тәрбия эшендә иң яхшысы – шәхси үрнәк, әлбәттә. Балалар ата-анасы сүзенә түгел, мәшһүр спортчының, эшкуарның, артистның фикеренә күбрәк колак сала. «Теге кеше кырын юлга кереп, әрәм булган» ише мисалларны, бу миңа кагылмаячак, дип колак яныннан гына уздырып җибәрә алар. Менә үзенең берәр якын кешесен югалтса, ниндидер кыен хәлгә тарыса, бабайлар әйтмешли, авызы пешкәч, наркоман үзенең хаста булуын аңлый башлый. Мин республиканың сәламәтлекне саклау өлкәсендә наркоманнарны тернәкләндерү юнәлешенә җавап бирәм. Бездә тернәкләндерү үзәкләре инде егерме елдан артык эшләп килә. Хәзерге көндә анда эшләүче социаль хезмәткәрләрнең, консультантларның өчтән бере – элеккеге наркоманнар. Тәгаен  әйткәндә, алар 41 кеше. Тернәкләндерү курсы узып, сәламәт яшәү рәвешенә кайткан кешеләр болар. Алар наркоманнарга үз башларыннан үткәнне сөйлиләр, сәламәт яшәү рәвешенә кайту тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Табибның үгет-нәсыйхәте, лекцияләренә караганда, боларның тәҗрибә уртак-
лашуы күпкә тәэсирлерәк һәм нәтиҗәлерәк.  Наркотикларның зыянлы икәнен күпләр болай да яхшы белә. Ни кызганыч, яшүсмерләр, яшьләр, мин вакытында туктармын, тыелып калырмын, бу – вакытлы шаяру гына, дип уйлый. Тик уйнап башлаган эшнең ахыры аяныч булып чыга.
– Хәзер компьютерга, Интернетка бәйлелек дигән хаста да барлыкка килде инде.
– Әйе, заманыбызның бер чире бу. Бәйлелекләр шактый күп хәзер.   Америкага баргач,  исем китте: анда юаннар бик күп. Аркылыга – бер, буйга ике метр булганнары да очрый. АКШта халыкны ризык-
ка тиендерүләре бер караганда яхшы. Тик җитеш, тук тормышның тискәре ягы да бар икән. Күп һәм туктаусыз ашап, кеше бик нык симерә башлый. Минемчә, өйдә ризык әзерләүдән бизеп, фастфуд ашау-
га күчү американнарны шундый хәлгә төшергән. Аяныч, өй ашына караганда,төрле тәмләткеч химикатлар кушып әзерләнгән чит-ят ризыкларны өнәү үзебезнең балаларда да күзәтелә.
Үз акылы һәм тәне белән гармониядә яшәү, ни кызганыч, һәркемгә дә бирелми. Бигрәк тә өлкәнәя башлагач, күбрәк хәрәкәтләнү зарур.  Төшенкелеккә, шуның ише башка чир-чорга бирешмәс  өчен, бер-бер эш белән мавыгу мөһим. Адәм баласы үсмер чагында, яшьлегендә генә түгел, пенсиягә чыккач та, ни белән булса да кызыксынып, тормыштан ямь-тәм табып, башкаларга игелек кылып яшәргә тиеш. Вакытын бушка уздырып, юкны бушка аударып, дөньяны сүгеп яшәгәннәргә һәртөрле чир-зәхмәт ябышырга гына тора.
Люция Закирҗанова Психолог:
– Энергетик эчемлек кулланучы яшүсмерләрдә баш әйләнү, күңел болгану, тахикардия (буылу), эч пошу кебек халәт ешрак барлыкка килә. Икенчедән, ярсу, кабынып китү, борчылу, «үзеңне нишләтергә белмәү», юктан гына ачу килүнең дә сәбәпчесе энергетик булуы ихтимал. Өченчедән, кеше, бигрәк тә яшүсмер, мондый эчемлекләргә тиз ияләшә. Беренчел мәлдә ул баш мие эшчәнлеген (фикерләү тизлеген, хәтерне, игътибарны) яхшырта, кәефне күтәрә, активлыкны арттыра сыман. Тик бу – үз-үзеңне алдау гына. Кеше әкренләп шушындый халәткә ияләшә. Бераз вакыт үтеп, энергетикның тәэсире беткәч, организм гадәти хәленә кайта, билгеле. Әмма инде ул элеккечә яхшы эшли алмый кебек тоела, аны кулланучы, даими эчәргә кирәк, дип нәтиҗә ясый.
Дәрескә әзерләнәсем бар, йоклап китүем ихтимал, дип энергетикларны төнгә таба куллану аеруча зыянлы. Чөнки кешенең йокы вакыты бозыла. Йокы туймыйча йөрү үзе үк таркаулыкка, сүлпәнлеккә китерә.
Энергетикка ияләшкән яшүсмерләр тора-бара снюс, спайс,  алкоголь, наркотик сыман психиканы ярсытучы актив матдәләр кулланмас дип кем әйтә ала? Бер караганда, бу гаҗәп тә түгел. Андыйлар, инде организмның, гадәти халәттә нинди булуын онытып,  дәртләндереп, ашкындырып торучы нәрсәләр эзли башлавына күнеккән була. 
Рәшит Минһаҗ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ