Логотип Магариф уку
Цитата:

Илебезнең язмышы мәктәпкә бәйле

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор советларының уртак утырышы узды. Утырышның төп темасы – педагогик кадрлар әзерл...

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Россия Мәгариф министрлыгы, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рособрнадзор советларының уртак утырышы узды. Утырышның төп темасы – педагогик кадрлар әзерләү. Анда катнашучылар педкадрлар әзерләүне алга таба камилләштерү һәм җәмгыятьтә укытучының ролен арттыру буенча чаралар турында фикер алышу кирәклегенә игътибар иттеләр, дип хәбәр итә РФ Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте.
«Педагогик кадрлар әзерләү мәсьәләсе бүген бик актуаль. Әгәр дә бездә яхшы укытучылар булмаса, белем сыйфаты да, тәрбия компоненты да зыян күрә. Ә бит ахыр чиктә, ничек кенә яңгырамасын, илебезнең язмышы мәктәпкә бәйле. Шуңа күрә Россия хөкүмәте, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы дәрәҗәсендә бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә», – дип сөйләде Владислав Гриб.
Виталий Сурвилло игътибар иткәнчә, педагогик юнәлешләр һәм белгечлекләр буенча бюджет урыннары арта.
Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе шулай ук педагогик кадрлар әзерләү сыйфатын бәйсез бәяләү системасы эшләнүе һәм гамәлгә кертелүе турында да сөйләде.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ