Логотип Магариф уку
Цитата:

«Илһам»да Гран-при отсаң, КФУга укырга керү хокукы алачаксың

Мондый бәхет татар балалары арасыннан әдәби иҗатка омтылышы булганнарны ачыклау, аларны әдәбият мәйданына тарту максатын куйган Бөтенроссия «Илһам» конкурсы җиңүчесенә елмаячак. Татарстан язучылар бер...

Мондый бәхет татар балалары арасыннан әдәби иҗатка омтылышы булганнарны ачыклау, аларны әдәбият мәйданына тарту максатын куйган Бөтенроссия «Илһам» конкурсы җиңүчесенә елмаячак. Татарстан язучылар берлеге, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан 2014 елдан бирле оештырылып киленгән уртак проект ул.
Әдәбият мәйданына хәзер яшьләр бик үк килергә атлыгып тормый, дип зарланырга яратабыз. Ә чынлыкта ничек? Меңьеллык әдәбиятыбыз йөген җигелеп тартып барырдай, халык егылып укырдай әсәрләр иҗат итәрдәй, Тукай, Җәлил, Әпсәләмов, Туфаннарның XXI гасырдагы дәвамчылары булырмы? «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә бүген Бөтенроссия «Илһам» конкурсын оештыруда турыдан-туры катнашы булган бер төркем иҗат әһелләре: Данил Салихов, Ркаил Зәйдулла, Фәйрүзә Мөслимова, Рифә Рахман, Вакыйф Нуриев, министрлык вәкилләре, журналистлар белән очрашып, әлеге сорауларга карата үз фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты. Уйланырдай да, гыйбрәт тә алырдай, инде сүз куертудан арынып, әдәби агымга беркадәр яңа сулыш өрердәй эш алымнарын җанландыру кирәклегенә ишарәләгән язучы сүзе иде алар.
Әйтик, конкурсның беренче елында әлеге бәйгедә нибары 700 ләп бала катнашкан булса, 2017 елда аларның саны 3 меңнән артып киткән үзе. Тик узган елдагы тел вазгыятендәге буталчыклык аларның да санын бермә-бергә киметә. Быел тагын да кимемәсме дисәк, инде бүгенгә үк «Илһам» конкурсына 1624 эш килгән. Аеруча Арча, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Чаллы укучылары актив икән. Чит төбәкләрдән Башкортстан, Чувашстанның да яшь иҗатчылары «Илһам» бәйгесен үз итәргә өлгергән. Быел хәтта Калининград өлкәсеннән дә өч эш алынган инде. Тик язмаларның сыйфат ягы нык борчый. Аларның 80 процентында укытучы кулы сизелә. Күбесендә балаларча самимилек, дөньяга сабыйларча караш, үз сүзеңне әйтергә омтылу сизелми. Телевизион тапшырулардан чәлдерелгән сюжет-образлар, мәктәп программасы буенча язылган иншалардан ары китмәгән язмалар да шактый. Кайбер язмалар хәтта егермешәр ел, бер конкурстан икенчесесенә күчеп, әйләнештә йөри икән: узган елгысында үтмәгән иде, быелгысында, бәлки, укучым урын алмасмы диюләредер инде укытучы апаларының.
Ә инде «Илһам»га быел кайчан һәм ничек йомгак ясалачак дигән сорауга килгәндә... Бәйгедә җиңүчеләр Туган тел көне алдыннан – 21 апрельдә бүләкләнәчәк. Шигъри, проза, драматургия, журналистика номинацияләре буенча I – III урыннарга лаек булганнар билгеләнәчәк. Шулар арасыннан бары бер җиңүче балага Гран-при тапшырылачак һәм ул бала КФУның журналистика бүлегенә керү хокукы алачак. Тагын шунысы бар: бәйгедә I турдан узганнарның әсәрләре аерым альманах булып та басылып чыгачак.
Фото: tatar-inform.tatar

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ