Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң яхшы укытучыларга премияләр саны артты

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр санын арттыру турында карар имзалады. Конкурста җиңүчеләр саны 1000 нән 1 250 гә кадәр җи...

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр санын арттыру турында карар имзалады. Конкурста җиңүчеләр саны 1000 нән 1 250 гә кадәр җитәчәк. Бу турыда хөкүмәт сайтында хәбәр ителә дип яза «ТАСС» сайты шул турыда.
Билгеләп үтелгәнчә, бәйге төбәк дәрәҗәсендә үткәрелә, җиңүчеләр 200 мең сум күләмендә премия ала. Аны бирүнең төп критерийлары: укытучының үз методик эшләнмәләре булу, укучыларының нәтиҗәләре һәм казанышлары, төрле категорияле укучылар белән адреслы эш.
Конкурс 2006 елдан бирле үткәрелә. Анда белгечлеге буенча өч елдан артык эшләүче укытучылар катнаша ала. Ел саен премия алуга бөтен Россиядән дүрт меңгә якын педагог дәгъва итә.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ