Логотип Магариф уку
Цитата:

Июль аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья архитектура көне.Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне.Рус язучысы, тәрҗемәче Павел Антокольскийның тууына 125 ел (1896–1978).Рус совет шагыйре Владимир Луговскийның тууына 120 ел (1901–19...

1 – Бөтендөнья архитектура көне.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне.
Рус язучысы, тәрҗемәче Павел Антокольскийның тууына 125 ел (1896–1978).
Рус совет шагыйре Владимир Луговскийның тууына 120 ел (1901–1957).
2  – Химик-органик, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казанда химикларның фәнни мәктәбен оештыручы Александр Зайцевның тууына 180 ел (1841–1910).
Физика-математика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Әхәт Ильясовка 85 яшь.
3 – Халыкара кооперация көне.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автомобиль инспекциясе хезмәткәрләре көне.
Нептун планетасы барлыгын ачыклаганга 180 ел (1841).
Сәнгать белгече, профессор Пётр Корниловның тууына 125 ел (1896–1981).
Рус язучысы Владимир Богомоловның тууына 95 ел (1926–2003).
4 – Халыкара кооперативлар көне.
Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне.
5 – Театр эшлеклесе, актёр, режиссёр, публицист Сергей Образцовның тууына 120 ел (1901–1992).
Педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россиянең атказанган укытучысы Габделхан Габдуллинга 85 яшь.
6 – Мәгариф һәм матбугат ветераны, Татарстанның атказанган укытучысы Зөфәр Хисамовның тууына 80 ел (1941–2019).
Татарстан Республикасының халык уен кораллары дәүләт оркестрының сәнгать җитәкчесе, дирижёры, Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиковка 75 яшь.
8 – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
«Солдат аналары» хәрәкәте теркәлгәнгә 30 ел (1991).
Опера җырчысы, педагог, Татарстанның халык артисты Рафаэль Сәхәбиевнең тууына 70 ел (1951–2019).
9 – Дәүләт һәм спорт эшлеклесе, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Марат Бариевка 60 яшь.
10 – «Союзмультфильм» киностудиясе оешканга 85 ел (1936).
Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы төзелүгә 25 ел (1996).
Рус язучысы Макс Поляновскийның тууына 120 ел (1901–1977).
Татарстанның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Колбарисовның тууына 100 ел (1921–1981).
Сәламәтлек саклау эшлеклесе, хирург, медицина фәннәре докторы Камил Зыятдиновның тууына 70 ел (1951–2015).
11 – Балыкчылар көне.
Бөтендөнья шоколад көне.
Россия почтасы көне.
Филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Габделҗәмил Зәйнуллинның тууына 75 ел (1946–2020).
13 –Татарстан Фәннәр академиясе президенты, физик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Мәгъзүм Сәлаховка 70 яшь.
14 – Дәүләт эшлеклесе, 1921–1924 елларда ТАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе булган Кәшшаф Мохтаровның тууына 125 ел (1896–1937).
Педагогика фәннәре кандидаты географ, Татарстанның атказанган укытучысы, «Мәгариф» журналының актив авторы Габделбәр Хаҗиевка 75 яшь.
15 – Актриса, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Асия Хәйруллинаның тууына 100 ел (1921–2004).
Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гәрәй Рәхимгә 80 яшь.
16 – Рус шагыйре, прозаик, драматург, тәрҗемәче, нашир Сергей Глинканың тууына 245 ел (1776–1847).
Педагог, гарәпчә-татарча сүзлек авторы Таһир Ильясиның тууына 140 ел (1881–1933).
17 – Сәяхәтче, этнограф, антрополог. биолог Николай Миклухо-Маклайның тууына 175 ел (1846–1888).
Рус балалар язучысы Сергей Ивановның тууына 80 ел (1941–1999).
Композитор, педагог, дирижер, казах профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Латыйф Хәмидинең тууына 115 ел (1906–1983).
18 – Металлурглар көне.
Язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Зиннур Хөсниярга 60 яшь.
19 – Тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Диләрә Тумашеваның тууына 95 ел (1926–2006).
Рәссам-график, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зифа Мөхәммәтҗанованың тууына 70 ел (1951–2016).
20 – Корбан бәйрәме.
Халыкара шахмат көне.
Тарихчы, библиограф, туган якны өйрәнүче, шагыйрә Нина Пашаеваның тууына 95 ел (1926–2013).
22 – Рус прозаигы, шагыйрь Сергей Баруздинның тууына 95 ел (1926–1991).
Эстрада җырчысы, композитор, шагыйрь, Россиянең халык артисты Олег Газмановка 70 яшь.
Рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗевкә 70 яшь.
23 – Рус тарихчысы, фольклорчы, тарихчы, әдәбият белгече Александр Афанасьевның тууына 195 ел (1826–1871).
24 – Сәүдә хезмәткәрләре көне.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гали Ильясовның тууына 85 ел (1936–2000).
Мәгариф  һәм матбугат ветераны, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәҗит Вәлиуллинга 80 яшь.
25 – Россиядә тикшерү органнары хезмәткәрләре көне.
26 – Инглиз драматургы, язучы, публицист, Нобель премиясе лауреаты Джордж Бернард Шоуның тууына 165 ел (1856–1950).
Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Россиянең атказанган фән эшлеклесе, техник фәннәр докторы Алмаз Юлдашевның тууына 95 ел (1926–2010).
27 – Инсулин даруы уйлап табылганга 100 ел (1921).
Физик, физика-математика фәннәре докторы Альберт Гыйльметдиновка 65 яшь.
28 – Россиядә PR-белгечләр көне.
Рус рәссамы, академик Александр Ивановның тууына 215 ел (1806–1858).
Фәлсәфәче, икътисадчы, геолог Сергей Булгаковның тууына 150 ел (1871–1944).
29 – Язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Габдулла Шәрәфинең тууына 95 ел (1926–1997).
30 – Татарстан Рәссамнар берлеге оешканга 85 ел (1936).
Халыкара система администраторлары көне.
Халыкара дуслык көне.

                                    ****


Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ