Логотип Магариф уку
Цитата:

Июнь аенда истәлекле көннәр

1 – Балаларны халыкара яклау көне.Бөтендөнья ата-аналар көне.Казанда өченче кызлар гимназиясе ачылуга 120 ел (1901).Язучы, журналист Әсгать Айдарның тууына 105 ел (1906–1956).2 – Рус язучысы, драматур...

1 – Балаларны халыкара яклау көне.
Бөтендөнья ата-аналар көне.
Казанда өченче кызлар гимназиясе ачылуга 120 ел (1901).
Язучы, журналист Әсгать Айдарның тууына 105 ел (1906–1956).
2 – Рус язучысы, драматург Константин Тренёвның тууына 145 ел (1876–1945).
3 – Хирург, совет нейрохирургиясенә нигез салучы, академик, СССР медицина фәннәре академиясенең беренче президенты, Социалистик Хезмәт Герое Николай Бурденконың тууына 145 ел (1876–1946).
4 – Кечкенә елга һәм инешләрне саклау көне.
Рус шагыйре Аполлон Майковның тууына 200 ел (1821–1897).
Тел галиме, педагог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вәли Хангилдиннең тууына 130 ел (1891–1971).
5 – Бөтендөнья әйләнә-тирә мөхитне саклау көне.
Экологлар көне.
6 – Россиядә Пушкин көне.
Рус теле көне.
Мелиораторлар көне.
Рус шагыйре Александр Пушкинны искә алу көне (1799–1837).
Язучы, журналист Әсгать Айдарның тууына 115 ел (1906–1959).
Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Татьяна Кривошеевага 70 яшь.
7 – Михаил Ломоносов тарафыннан Венера планетасында атмосфера барлыгы ачыкланганга 260 ел (1761).
8 – Социаль  хезмәткәрләр көне.
«Яшь гвардия» яшерен оешмасы җитәкчесе, Советлар Союзы Герое Олег Кошевойның тууына 95 ел (1926–1943).
Хакимият эшлеклесе, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган урманчысы Рәис Миңнехановка 60 яшь.
9 – Халыкара дуслар көне.
10 – «Союзмультфильм» киностудиясе оешканга 85 ел (1936).
Язучы, публицист, педагог Инга Бикбулатованың тууына 85 ел (1936–2018).
11 – Рус әдәби тәнкыйтьчесе Виссарион Белинскийның тууына 210 ел (1811–1848).
12 – Россия көне.
Язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ләбиб Гыйльминең тууына 115 ел (1906–1947).
Педагог, дәреслекләр төзүче Габдулла Фәйзинең тууына 135 ел (1886– 1958).
13 – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне.
Инглиз физигы, математик, механик Джеймс Максвеллның тууына 190 ел (1831–1879).
Рус нашире Александр Гранатның тууына 160 ел (1861–1933).
Педагог, дәреслекләр төзүче Габдулла Фәйзинең тууына135 ел (1886–1958).
Балалар язучысы, тәрҗемәче Гарәфи Хәсәновның тууына 100 ел (1921–1992).
14 – Халыкара донор көне.
Башкортстанда мәдәният хезмәткәрләре көне.
Язучы, драматург, тәрҗемәче, педагог Александр Волковның тууына 130 ел (1891–1977).
Шагыйрә Роза Хәлиуллинаның тууына 90 ел (1931–2014).
Шагыйрә, тәрҗемәче Алёна Кәримовага 45 яшь.
15 – Язучы, тәрҗемәче, журналист Абдулла Гомәрнең тууына 115 ел (1906–1974).
Театр һзм кино актеры, телевизион тапшырулар алып баручы Михаил Державинның тууына 85 ел (1936–2018).
16 – Шагыйрь, репрессияләр чоры корбаны Ярлы Кәримнең тууына 120 ел (1901–1937).
17 – Бөтендөнья корылыкка каршы көрәш көне.
Язучы, диссидент Виктор Некрасовның тууына 110 ел (1911–1987).
18 – Эстрада артисты, пародияләр ясау остасы, шоумен Максим Галкинга 45 яшь.
19 – Балалар футболы көне.
Шагыйрь, язучы, декабрист Фёдор Глинканың тууына 160 ел (1861–1933).
20 – Медицина хезмәткәрләре көне.
Рус балалар язучысы Анатолий Маркушаның тууына 100 ел (1921–2005).
21 – Әтиләр көне.
Язучы Кәрим Карага 65 яшь.
22 – Хәтер һәм матәм көне.
Җәйге кояш торгынлыгы көне.
Рус балалар язучысы Нина Саконскаяның тууына 125 ел (1896–1951).
Рәссам Леонид Александровның тууына 110 ел (1911–1941).
23 – Халыкара Олимпия көне.
Әдәбият галиме Сергей Беловның тууына 85 ел (1936–2013).
24 – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Галия Булатованың тууына 115 ел (1906–1985).
Рус язучысы, М.Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Ткаченконың тууына 95 ел (1926–2009).
25 – ТАССР төзелгән көн (1920).
Музыка белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Клара Таҗиевага 80 яшь.
26 – Халыкара наркоманиягә һәм законсыз әйләнештәге наркотикларга каршы көрәш көне.
Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне.
Педагогика фәннәре докторы, методист, Татарстанның атказанган укытучысы Гөлшат Әкбәровага 80 яшь.
27 – Россиядә яшьләр көне.
Бөтендөнья балыкчылар көне.
28 – Язучы, драматург Габделхәй Сабитовның тууына 90 ел (1931–1995).
Укытучы-методист, мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы Тихния Гайфуллинага 85 яшь.
29 – Рус язучысы Елена Ильинаның тууына 120 ел (1901–1964).
Хәрби эшлекле, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Иван Черняховскийның тууына 110 ел (1906–1945).
Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Четверговка 75 яшь.
Рәссам Ирина Фугалевичка 60 яшь.
30 – Икътисадчылар көне.
Халыкара спорт журналистлары көне.
Казанда почта оештырылуга 155 ел (1866).
Мәгърифәтче, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Рәхимкулованың тууына 105 ел (1916–2004).
                ***
Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады.

Сөмбел ТАИШЕВА фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ