Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы әтиләр вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин

Дәүләт Думасына өч һәм аннан да күбрәк баласы булган аталар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында закон проекты кертелде. Аның авторлары - «Справедливая Россия - За правду» фракциясе җитәкчес...




Дәүләт Думасына өч һәм аннан да күбрәк баласы булган аталар өчен пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында закон проекты кертелде. Аның авторлары - «Справедливая Россия - За правду» фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар. Бу хакта «Российская газета» яза.




Фракция лидеры аңлатканча, гамәлдәге законнар буенча күп балалы аналар 50–53 яшьтән пенсиягә китә ала, ә күп балалы аталарның андый мөмкинлекләре юк.
Авторлар 55 яшькә җиткән ир-атларга вакытыннан алда пенсия билгеләргә тәкъдим итә. Әмма моның өчен аларның ким дигәндә 20 ел иминият стажы булырга тиеш. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булуы һәм аларны тәрбияләүдә катнашуы (һәрхәлдә, сигез яшькә кадәр) шарт булып тора.
Дүрт баласы туган һәм аларны тәрбияләгән очракта 57 яшьтә, ә өч баласы булганнарга 58 яшьтән пенсия билгеләргә тәкъдим ителә.

tatar-inform.ru 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ