Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Туган тел фест – 2022» республикакүләм фестивале үтәчәк (ПРОГРАММА)

24 августта 9:00-15:00 сәгатьтә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында (Казан шәһәре, Ә. Терегулов урамы, 18 йорт) мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытуч...

24 августта 9:00-15:00 сәгатьтә «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында (Казан шәһәре, Ә. Терегулов урамы, 18 йорт) мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучыларның икенче «Туган тел фест – 2022» республикакүләм фестивале була.
«Туган тел фест –  2022» фестивален Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә, «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасы оештыра.
Фестивальнең максатлары:
- Татарстан Республикасы балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләрне  үзара таныштыру, берләштерү.
- Практик юнәлешле педагогик чара үткәреп, тәрбиячеләрне заманча, алдынгы педагогик кейслар белән таныштыру.
- Татар телендә укытуның сыйфатын үстерү барышында барлыкка килгән проблемалар һәм туган тәкъдимнәр буенча фикер алышу мөмкинлеген булдыру.
Балалар бакчаларында татар мохитен ничек булдырырга? Татар теле дәресләренең нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балалар татарча иркен аралашсын өчен, дәресне ничек алып барырга? Фестивальдә шушы һәм тагын күптөрле башка сорауларга җавап табу өстендә эш алып барылачак. Әйдәп баручы белгечләр осталык дәресләре үткәрәчәк. Укытучылар, тәрбиячеләр туган телне укытуның төрле методикаларын өйрәнәчәк, татар телендә алып барырга мөмкин булган проектлар белән танышачак (мәсәлән, «Акыллы уеннар» өстәл уеннары клубы, балалар бакчаларында заманча татар музыкасы куллану, дәресләрдә «нейропсихологик келәм», «ковробук» уен әсбабын файдалану һ.б.). Катнашучы педагогларның үзен кызыксындырган мастер-класска килү мөмкинчелеге булачак. Моннан тыш, һәр осталык дәресеннән соң спикер белән аралашу, килеп туган мәсьәләләр турында фикер алышу һәм элемтәләр алмашу өчен вакыт биреләчәк. Шулай итеп, фестиваль татар теле укытучылары, тәрбиячеләренә тәҗрибә уртаклашу һәм яңадан-яңа идеяләр тудыру мәйданчыгына әвереләчәк.
Фестиваль географиясе шактый киң: Татарстан Республикасының Яшел Үзән, Яр Чаллы, Арча, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләреннән килгән белгечләр спикер буларак мастер-класслар уздырачак. Күргәзмәдә татар телендә язылган китаплар тәкъдим ителәчәк, чарада аларның авторлары да катнашачак.
Хәзерге көндә семинарлар белем алуның популяр формаларының берсе булып тора, педагоглар тарафыннан белем бирү дәрәҗәсен күтәрүнең нәтиҗәле ысулы буларак актив кулланыла. Фестивальне үткәрү вакыты да юкка гына шушы көнгә билгеләнмәде. Яңа уку елына яңа көч, яңа белемнәр белән аяк басыйк. Тәрбиячеләрне, укытучыларны тәҗрибә уртаклашырга, хезмәттәшләребезнең эшеннән илһам алырга һәм татар халкының бай мирасын тирәнтен өйрәнергә чакырабыз!
ПРОГРАММА
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ