Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормышны икегә аерган фаҗига

Кемнең күңелендә инану бар – шул бәхетле.Н.Пирогов Күз алдыма китерү буенча, УЛ җыйнак гәүдәле, нур чәчүче коңгырт-кара күзле, ике бит уртасында мәхәббәт чокырлары батып торган ак халатлы хатын-к...

Кемнең күңелендә инану бар – шул бәхетле.
Н.Пирогов
 Күз алдыма китерү буенча, УЛ җыйнак гәүдәле, нур чәчүче коңгырт-кара күзле, ике бит уртасында мәхәббәт чокырлары батып торган ак халатлы хатын-кыз булырга тиеш иде. Татарстан Президенты аның күкрәгенә Н.Пирогов ордены кадап куйганда күргәнемнән туган образ шушы бит.

Гомер юлын билгеләгән адым
Чынлап та, 7 нче шәһәр хастаханәсенең административ бинасындагы иркен кабинетның ишеген ачып керүгә, каршыма халык төс-кыяфәтен «җиләк яшь» дип таный торган ачык йөзле ханым килеп басты. Якын, бик якын иде ул миңа. Алдыма сузылган кечерәк кулны кысасы урынга, иңеннән кочып алдым. Башкача ничек булсын, ковидлы авырулар дәваланучы «Кызыл зона»дан айлар буе чыгып тормаган белгеч бит ул! Тик без бу хакта сөйләшүне соңгарак калдырып, башта Киров районы «панелька»ларының берсендә гади эшче гаиләсендә туып, XIX гасырда Россиянең могҗизалы докторы дип танылган хирург, анестезиологиягә нигез салучы Николай Пирогов ордены белән бүләкләнүгә кадәр юл узган шәфкать туташы – Луиза Тәлгать кызы Гобәеваның тормыш мизгелләрен барлап китик әле.
Аның әти-әнисе чыгышлары белән Казан артыннан. Луиза–җәйләрен Арча районының Кызылъяр авылында яшәүче Зәйнәп әбисе янында эшкә өйрәнеп үскән кыз.
– Үзенең аяклары йөрмәгәнгә, ул, утырып торган килеш, миннән бөтен хатын-кыз эшен эшләтте: токмач кисәргә дә, камыр басарга да, өй җыештырырга да өйрәтте, – дип, аерым бер җылылык белән искә ала ул дәү әнисен. – Аны, картайгач, үзебезгә алып килдек. Безнең нәселдә өч буын бер өйдә җыелып яшәү шул чаклардан килә.
Ә ана телендә матур итеп сөйләшә алуы өчен, Луиза ханым Галиәсгар Камал театрына һәм әтисе Тәлгать абыйга рәхмәтле. Әтисе турында героем:
– Ул заманда телевидениедә әллә ничә канал юк иде бит. Теләсәләр-теләмәсәләр дә балаларга әти яраткан ТНВ тапшыруларын карау мәҗбүри булды. Өйдә сөйләшү дә гел татар телендә иде. Әти шул тәртипне тотты, – дип сөйли. – Рөстәм Нургалиевич күкрәгемә орден беркетеп куйганнан соң, аңа, коллективыбызга, гаиләмә туган телемдә рәхмәт әйтә алуыма хәзергәчә куанам, – дип, гади генә билгеләп үтте әңгәмәдәшем. Аннан: – Апам Эльза белән мине югары белем алырга кыстаучылар да әти белән әни булдылар. Кыстап кына калмадылар, һәрьяклап булыштылар да, – дип өстәде.
Ул чактагы 73 нче мәктәпнең мактанычы була Луиза – укуда да, җәмәгать эшендә дә. Аны алтын медаль белән тәмамлагач, үзе хыялланган медицина институтына юл тап-такыр шикелле тоелса да, юк шул – «баллың җитмәде» диләр кабул итү комиссиясендә. Менә шунда кыз алдагы гомер юлын сызарлык адым ясый. Документларын медицина училищесына илтеп тапшыра. Бик ошый аңа анда белем алу. Нәтиҗәсе – Кызыл диплом. «Кулымнан килсә, медик булырга теләүчеләрнең барысын да шул уку йорты аша уздырыр идем, – дип куя ул хәзер. – Анда уку – венаны тишмичә, тәнне күгәртмичә, укол кадарга өйрәнү генә түгел. Училищеда безне шәфкатьле булырга, авыруларның хәленә керергә, ачык йөз күрсәтергә өйрәттеләр».
 Кремль астында урнашкан шәһәр онкология хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлагач, якаларыннан үлем чире эләктергән авырулар гына түгел, табиблар да аның үзен нәкъ менә шул сыйфатлары өчен яраталар. Атаклы хирург Фоат Әхмәтҗанов аны үз янына шәфкать туташы-анестезистка итеп ала.
Тормышны икегә аерган фаҗига
Кайбер медиклардан гомерләрен медицина белән бәйләргә ант итүләре үзләре яки якыннары юлыккан фаҗига белән бәйле икәнен ишеткәнем бар. Профессия сайлавына тәэсир иткәнме – белмим, ләкин апасы Эльзаның һәлакәте Луизаларның түгәрәк гаилә бәхетен икегә бүлә. Ул үзеннән дә ныграк яраткан апасының Идел суында батып үлүен хәзергәчә күз яшьләрсез искә ала алмый.
– Апам белән без игезәкләр кебек булдык. Ул чакта фатирыбыз дүрт бүлмәдән торгач, һәркемнең аерым бүлмәдә яшәү мөмкинлеге бар иде. Ә без шунда да аерыла алмадык. Хәтта бер ятакта йоклый идек. Апам финанс-икътисад институтын тәмамлады. Күңеле сизгән кебек, ул бала чагыннан ук судан курыкты, – ди әңгәмәдәшем, күзе яшьләнмәсен өчен тирән күкрәк сулышы алып. – Ләкин йөзәргә өйрәнү теләге бик көчле иде аның. Шуның өчен хәтта төшке аш вакытында хезмәттәш кызлары белән Казанкага төшеп йөргәннәрен беләм. Ә беркөнне Идел буендагы дачабыздан ялгызы елгага киткән. Су аның гомерен алды. Шуннан бирле минем тормышым икегә аерылган кебек булды: апам белән һәм апамнан соң... Әлеге фаҗига авырлыгыннан мин, ныгып, бөтенләй икенче кешегә әйләндем. Башым белән эшкә-мәшәкатькә чумасым –онытыласым килде. Онкология хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләп торган килеш, Казан медицина институтында яңа ачылган шәфкать туташлары эше бүлегенә укырга кердем. Нинди була ул югары белемле шәфкать туташы? Ул чакта моны беркем дә белми иде.
Беркадәр дәшми торгач, әңгәмәдәшем, кабат тирән тын алып, хатирәләрен янә дәвам итте.
– Әмма яшәргә кирәк иде. Шулвакыт һич көтмәгәндә мәхәббәт килде. Мин Айдарга гашыйк булдым.
Айдар белән алар бер мәктәптә укыганнар, мәктәпкә бер йорттан чыгып йөргәннәр. Әллә сукмаклары йортның төрле башыннан салынганга, әллә берсе «отличник», икенчесе «средняк» булганга, мәктәп елларында бер-берсенә күзләре төшмәгән. Ул арада егет армиядә булып кайткан, кыз, медучилище тәмамлап, вузга укырга кергән. Менә трамвайдан төшкән япь-яшь кыз, чәчен җилдә җилфердәтеп, үзләренең подъездына таба юнәлә. Анда исә берничә егет сөйләшеп-көлешеп торалар. Медик кызның очлы карашы шунда ук ак чалбардан, кара күзлектән басып торган озын буйлы, чибәр егеткә төшә. Ә беркөнне алар очраклы гына тукталышта очрашалар. Бу – Луизаның егерме беренче туган көнен үткәрергә җыенып йөргән чагы. Кыз шаярып кына егетне бәйрәмгә дәшә. Егет килә, һәм шуннан бирле алар бергә. Әби-бабай йоласы буенча, егет ягыннан кыз сорарга килеп, яшьләрне ярәшәләр. Соңыннан Айдар әйтә: «Беренче очрашудан ук мин синең миңа кияүгә чыгасыңны белдем».
Бу туй Эльза фаҗигасеннән соң ике ел узуга була. Тагын бер елдан аларның кызлары туа. Күңеленә: «Эльза минем тормышта яшәргә тиеш», – дип беркетеп куйган яшь ана башта – иренә, аны ризалатканнан соң, әти-әнисенә нәни кызчыкка Эльза исеме кушарга теләвен әйтә. Алар да, туган-тумача да бик тиз килешмиләр аның белән. Луизага, таныш абыстайга барып, бу мәсьәләгә ислам диненең мөнәсәбәтен белешүдән башка чара калмый. Сара абыстайдан: «Исем кабердә ятарга тиеш түгел», – дигән җавап ишетә. Хәзер медицина институтының педиатрия факультетында укып, балалар табибы булырга әзерләнүче кызны күргән таныш-белешләре: «Машалла, Эльзаны очраткан кебек булдык», – диләр.
Офыкларны ачкан тәкъдим
Яшь баласын кочаклап, декретта белем кыясын кимереп утыручы Луиза Гобәеваны көннәрнең берендә эш урынына чакырып алалар. Эштән киткән өлкән шәфкать туташы урынын тәкъдим итәләр аңа. Луиза аптырап кала. Бу – төрле язмышлы берничә йөз хатын-кызның эше өчен җаваплы булу дигән сүз бит. Әле аңа 23 кенә яшь. Эшен төгәл белсә дә, бала-чага дип караулары бар. Баш табиб урынбасары Виталий Стрункин, аның икеләнеп торуын күреп, үз киңәшен бирә:
– Луиза, баш тартма. Син булдырасың. Гаиләң белән генә киңәшләш тә....
Гаилә советында хәлиткеч сүзне әтисе әйтә:
– Кызым, мондый тәкъдим гомердә бер була.
Әнисе Люция, эшеннән китеп, бала багарга карар кыла. «Ә бит ул чакта әнинең яше минем хәзерге яшем чамасы гына булган. Менә нинди тәвәккәллеккә һәм корбанга барды ул. Айдар да каршы төшмәде, –  ди әңгәмәдәшем. – Гомумән, ирем минем бер теләгемне дә кире бормый. Ул баштан ук: «Мине укырга кыстама. Уку минем эш түгел, – дип кисәтеп куйды. –  Үзең теләгән кадәр укы. Булышырмын». Чынында да шулай. Ул – әйбәт рәссам. Кайда укысам да, кирәкле сызымнарны ирем сызып бирә иде. Мин икенче белем алу өчен ТИСБИның юридик факультетына укырга кергәч, һич иренмичә, кичләрен мине машинасы белән дәресләргә йөртте. Хәзер дә машинаның рулен генә тота беләм бит. Калганын ул кайгырта. «Оргсинтез»да «алтын кул, техник зиһен»  диләр аның турында. Анда ул, кадровый эшче булып, зур абруй казанды».
Беркемгә дә сер түгел, гаилә ягыннан ярдәм булмаса, бездә хатын-кызга карьера ясау, Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли, «едва ли». «Миңа шул гаилә советында канатлар куйгандай булдылар. Шуннан бирле мин гел югарыга «очам», – дип таный бүгенге көндә 7 нче шәһәр хастаханәсенең шәфкать туташлары эше буенча баш табиб урынбасары вазифасын биләгән Луиза Гобәева һәм шуның өчен беренче чиратта гаиләсенә, иренә, балаларына, коллективына чиксез рәхмәтле булуын белдерә.
Дөресен әйткәндә, ул үзе дә, хезмәте өчен генә түгел, ана буларак та олы рәхмәткә лаек. Эше бик мәшәкатьле һәм борчулы булуга карамастан, Эльзасын бер яшькәчә имидән аермаган. Икенче баласы Эдуардны да эш белән уку арасында дөньяга китергән. Ире бик теләгәч, өченче бала табарга ризалык биргән.
– Мин Эдуард белән декрет ялында чагында безгә баш табиб итеп көч-куәте ташып торган, яңалыкка омтылган, амбицияләренең күктә булуын яшермәгән Марат Наилевич Садыйков билгеләнде. Аның онкология юнәлешендәге медицинаны модернизацияләүдәге тырышлыгын югарыда күреп алдылар һәм, күп тә үтми, 7 нче шәһәр хастаханәсенә баш табиб итеп күчерделәр. Ул командасын да үзе белән алды, – ди Луиза Тәлгатовна, шәһәрдәге иң зур һәм иң дәрәҗәле 7 нче хастаханәгә эләгүенә ачыклык кертеп.
 19 яшьтән килеп, унбиш ел шатлыкны да, кайгыны да бергә кичергән коллективтан аерылу җиңел булмый, билгеле. Тегендәге өч йөз шәфкать туташы урынына монда аңа 1300 шәфкать туташы һәм 600 санитардан торган коллектив белән җитәкчелек итәргә кирәк. Вазифасы да шуның бәрабәренә тиң – шәфкать туташлары эше буенча баш табиб урынбасары.
– Мин онкологиядә һәрберсенең борчу-сөенечләрен белә идем. Үлем чире белән көрәшүчеләрне кайчан да булса ташлап китүемне күз алдына да китермәдем. Әйтерсең лә йөрәгемне, ите-ние белән йолкып алып, бозлы суга ыргыттылар. – Шул чакларны искә төшереп, ул бүген шулай сөйли.
Бозлы су диярлек булган шул. Иске коллективны яңа команда белән яраштырып эшләп китүгә, хастаханәдә киң колачлы модернизация башлана. Ул да булмый, Университет спорты халыкара федерациясе тарафыннан 2013 елда Казанда Студентларның бөтендөнья универсиадасы уздыру карары кабул ителә. Республика җитәкчелеге тиз арада 7 нчене ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәгенә әйләндерү эшен башлый. Хастаханә артындагы бушлыкта унбер катлы өр-яңа корпус күтәрелә, иң югары класслы медицина җиһазлары кайта башлый. Ә Луизабыз... авырлы.
– Коллегалар: «Син Лилиананы эштән төшке ашка туктаган арада таптың», – дип, озак көлешеп йөрделәр. Чыны да шул бит. 25 августта мин әле сәламәтлек министры үткәргән киңәшмәдә утырдым. Ә 12 сентябрьдә кызыбыз туды, – дип, мәшәкатьле дә, сөенечле дә вакыйгаларга кагылып үтә баш табиб урынбасары. Әнисе Люция бу юлы да, алты айлык сабыйны үз җаваплылыгына алып, кызын яраткан коллективына озата.
Ә командасы көчле Гобәеваның. Шәфкать туташларының, Татарстанда гына түгел, Россия буенча узган һөнәри бәйгеләрендә 7 нче шәһәр хастаханәсе вәкилләре җиңүләр исәбе буенча Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Онкология клиник хастаханәсе коллективлары белән янәшә йөри. Аныкыларның конкурсларда йә беренче, йә икенче урынны алуына күнеккәннәр инде. Рушания Дәүлиева – «Иң яхшы шәфкать туташы», Эльвира Мөхәммәтҗанова «Татарстанның иң яхшы акушеркасы» исемнәренә лаек. Ә илле яшьтән өлкәнрәкләр арасында баш табиб урынбасары «ышанычлы, зирәк» дип атаган Светлана Добросова Россиядә икенче урынга чыккан.

Күрәсе килгәнне күрмичә, гүргә керү
Өченче оныгын иң өзелеп көткән кеше Луизаның әтисе Тәлгать була. Бу вакытта ул инде унбер ел яман шеш белән алыш-бирештә яши. Моңа ике ел гомер генә фаразлаган табибларның да исе китә. Янына Газраилне якын җибәрмичә саклап торырлык фәрештәләре булганга, гүргә керү вакытын шулай озайта ала ул. Аянычка, бик күрәсе килгән өченче оныгын гына көтеп бетерә алмый. Нәрсә яшәтә бөтен гомерен төзелешкә багышлаган Дусым егетен? Бу хакта Луизаның үзеннән туп-туры сорасаң, ул «Ярату!» дип җавап бирер иде. «Мин әти кызы», – дип таныган Тәлгать кызының һәр сүзеннән шул саркып тора.
– Шундый заманда үстек бит – әтинең авыр эштән соң аз-маз кабып кайткан чаклары да була. Менә шунда ул әнидән: «Яратасыңмы соң син мине?» – дип сорый иде. Әни – бик сабыр, тыйнак кеше. Хисләр турында сөйләргә балалардан уңайсызланган дип уйлыйм. Ул хәтта романтик җанлы әти 31 декабрьдәге көмеш туйларына 25 роза күтәреп кайткач та елмаеп кына куйды. Йорт-җирне чиста тотуы, ризыкны тәмле пешерүе әтинең яратуына җавап булгандыр, – ди ул, тавышына чыккан сагышны йотып. – Ә безнең чор хатын-кызлары мәхәббәтне игътибар аша гына түгел, төрле сюрпризлар, бүләкләр аша белдерүләрен дә телиләр. Айдарны чәчәк бүләк бирдерергә мин менә үзем өйрәттем. Күнекте. Бергә яши башлауның 20 еллыгына, һич көтмәгәндә, бриллиант кашлы йөзек бүләк итте.
Айдарның әтисе фани дөньядан иртәрәк китте. Шуңадырмы, әтинең үзенә «улым» дип әйтүен бик тели иде. Ә әти гел шаярта: «Кызлар гына үстергәч, андый сүзгә тел әйләнми бит». Аның вафатыннан соң Айдар әти җиткергән йортны танымаслык итеп яңартты: түбәсен алыштырды, ишегалдына брусчатка түшәде. Беркөнне уянып китте дә: «Төштә әтине күрдем. Миңа: «Молодец, улым», – диде дип шатлана. Эдуардның кечкенәдән эш белеп үсүе дә – әти үрнәге. Авырый башлагач, үзенә бик кыен булса да эскәмиягә чыгып утыра да оныгын эшкә өйрәтә: утын ярырга, мунча ягарга, кар көрәргә, ишегалдын чистартырга. Улыбыз боларны хәзер, нәкъ дәү әтисе кебек, пөхтә итеп эшли, – ди Луиза Тәлгатовна, булачак гаилә башлыгының йорт эшләрен белеп үсүенә куануын яшермичә. – Ул – әтисе малае. Теләсә кайсы эшкә кулы ята. Тик уку аныкы түгел. Мин аңардан бик яхшы хирург чыгар дип уйлаган идем. Ул исә энергетика институтына барып керде. «Юк, мин болай чиләнергә риза түгел», – диде ул, Эльзаның көнне төнгә ялгап дәрес әзерләгәнен күргәч. «Теләмәсә, көчләмик. Баланың күңелен сындырырбыз», – диде әтисе дә.
Тынычта – яу кыры
Кем белә, өлгерә төшкәч, егетнең медицинага кереп китүен сизми дә калырлар әле. Өченче курс студентының һәр җәйге каникулы хастаханә белән бәйле икәнен ишеткән кешенең шулай уйламый хәле юк. I курста ул – ишегалды җыештыручы һәм бакчачы, II курста – архивны тәртипкә салучы, III курста – ковид-үзәктә санитар.
– Санитарның вазифасы нәрсәдән гыйбарәт инде? –
 дип сорап куям, белмәгән, күрмәгән кеше кебек. «Ничек унтугыз яшьлек йөрәк парәгезне ковид белән чирләүчеләр янына илтеп керттегез?» – дип, турыдан кызыксынасы урынга.
– Пычранган бинтларны җыя, авыруларга судно бирә, памперсларын алмаштыра. Ашата, – дип, һәр санитарга хас вазифаларны санап китә шәфкать туташлары эше буенча баш табиб урынбасары. – Ул бит минем кул астындагы 600 санитарның берсе генә.
Үзе күзен дә йоммый ковид-үзәктә эшләргә алынган ана балаларының ихлас теләгенә ничек каршы төшә алсын, ди. Дөньяда пандемия игълан ителеп, Казан хастаханәләре бер-бер артлы йогышлы авыруларны кабул итүгә көйләнә башлаганда, 7 нчедә эшләүчеләрнең өмете була әле: аларга тимәсләр, үзгәртмәсләрдер, алар бит – ашыгыч ярдәм күрсәтү үзәге. Әмма медицинада «дыр» белән «дер»гә урын юк. Өстән фәрман килеп төшкәч, бер генә сорау калка: кем беренче, кем үзе теләп «кызыл зона»га керә? Радио-телевидениедән, Интернеттан бик куркыныч хәбәрләр таратылган беренче дулкын була ул. Бу зәхмәттән авырулар гына түгел, медицина персоналы да үлә, дип куркыталар. Менә шунда шәфкать туташлары эше буенча баш табиб урынбасары:
– Алай булгач, мине язып куегыз, – дип әйтеп сала, гадәттән тыш очракта медицинада хәтта гаилә белән киңәшләшеп торуның да артык булуын аңлап. Кичкә өлкән шәфкать туташы ковид-үзәккә барырга теләк белдергән сестралар, медбратлар, санитарларның исемлеген тотып керә. Егылып китә яза җитәкче: исемлек башында диярлек – Эльза Гобәева! Эләгәчәк аңа моның өчен ире Айдардан: «Син үз гомерең өчен үзең җавап бирәсең. Ләкин нигә бөтен дөньяны дер калтыраткан йогышлы авыру дуенына балаларны илтеп тыгарга!» – диячәк ул, гомердә булмаганча кызып. Ләкин баш табиб урынбасары 18–19 яшьлек егет-кызларның ашкынуына үзенең киртә куярга тиеш түгеллеген вазифа буенча гына түгел, күңеле белән сизә. Бу мизгелдә, бәлкем, аның күз алдына әнисе Люцияләрнең Кызылъяр авылындагы йортлары каршындагы өч кызыл уелган электр баганасы килеп баскандыр. Әбисе Зәйнәпнең кулак дип сөргенгә сөрелгән өч бертуганын, сугыш башлангач, штрафбат белән фронтка озаталар. Аларның берсе дә әйләнеп кайтмый. Әтисе ягыннан Муллахаҗи бабасы да Ленинградны саклаганда яралана. Аннан Белоруссия, Балтыйк буе фронтларында сугышып, туган якка өч яшьлек улы – Тәлгать бәхетенә лейтенант дәрәҗәсендә исән-сау кайта.
Коронавирус йоккан авыруларны хастаханәгә күпләп кабул итә башлаган беренче апрель ае да әнә шул аяусыз яу кырын хәтерләтә. Ул чакта Эльза белән Эдуард тулай торакта яши, әниләре каенана фатирында куна. Әнисе, ире, кечкенә кызлары өйдә үзләре генә. «Хәзер беренче дулкын чигенде. Икенчесе салмаграк бара, – ди Луиза ханым. – Тик тынычланырга иртә әле». Ә гаиләнең үзенә барыбер бу чирне уздырырга туры килә. Йорт хуҗасы аны октябрь аенда эшеннән йоктырып кайта.
 «Ышандырып әйтә алам: бу – әлегә кадәр күрелмәгән коточкыч авыру. Бигрәк тә өлкәннәр, хроник авырулы, иммунитеты түбән булган кешеләр өчен. Шуңа күрә мартка фаразланган өченче дулкынны халык битараф каршыламасын иде». Бу – 25 ел дәвамында иң авыр чирләр белән көрәшеп, йөзләрчә ватандашларының гомерен саклап калуда үзеннән өлеш керткән өчен Николай Пирогов орденына лаек булган Луиза Тәлгать кызы Гобәеваның халыкка үтенече.
Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ