Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кар десанты» һәм «Ватан» хәтеребез сагында

Июнь аен хәрби-патриотик рух белән сугарылган, хәтерләрне яңарту ае дисәк тә була. Моннан нәкъ 82 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган булган.Хәтер... Ил хәтере,...

Июнь аен хәрби-патриотик рух белән сугарылган, хәтерләрне яңарту ае дисәк тә була. Моннан нәкъ 82 ел элек, 1941 елның 22 июнь иртәсендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган булган.
Хәтер... Ил хәтере, халык хәтере... Бу сугыш беткәнгә инде ничә еллар үтсә дә,ул китергән кайгы-хәсрәт, яра-җәрәхәтләр күңелләрне әле дә сыкрата. Ә күпме хәбәрсез югалганнарны барлыйсы, исемнәрен халыкка кайтарасы бар. Бу нисбәттән, быел үзенең 55 еллыгын билгеләп үтүче «Кар десанты» республика эзләнү  хәрәкәте һәм 30 еллык тарихы булган «Ватан» яшьләр берләшмәсенең хәтеребез сагында кылган изге гамәлләре өчен һәркайсыбыз ихластан рәхмәт әйтергә тиешле. Әйтик, «Ватан» берләшмәсе составындагы 65 башлангыч оешмада 1160 кеше эзләнү отрядларында, хәрби-патриотик клубларда хәбәрсез югалганнарны барлау белән мәшгуль.
Утыз ел эчендә алар тарафыннан 400 дән артык эзләнү экспедицияләре оештырылган, 11 меңнән артык сугышчының җәсәдларын табып, кадерләп күмүне оештырганнар, 1500 дән артык солдат һәм офицерның исемнәрен ачыклаганнар. Әле менә 8 июньнән 11 енә кадәр алар инициативасы белән Казанда «Солдат медальоннары ачыклаган исемнәр» дигән Бөтенроссия конференциясе үтәчәк. Анда Россиянең илледән артык төбәгеннән эзләнү отрядлары вәкилләре катнашыр дип көтелә. Анда шушы исемдәге сериядән нәшер ителүче китапларның инде унберенче томы тәкъдим ителәчәк. Аның беренче томы 2005 елда басылып чыккан булган. Бу китапларда 23 254 совет сугышчысының исемнәре инде халыкка кайтарылган.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ